Логотип
Архив Материалов

Мәскәүнең маймылы без

  Җир йөзендәге һәммә бөҗәк, һәммә җәнлек иясе шатлыгын үзенчә белдерә. Менә шул хайванәт дөньясыннан кала бердәнбер адәми затка шатлыгын елмаеп кына белдермичә, шаркылдап көлү бәхете дә бире...

 

Җир йөзендәге һәммә бөҗәк, һәммә җәнлек иясе шатлыгын үзенчә белдерә. Менә шул хайванәт дөньясыннан кала бердәнбер адәми затка шатлыгын елмаеп кына белдермичә, шаркылдап көлү бәхете дә бирелгән. Авыз шәрифеңне бәрәкәтле ачып, башыңны артка ташлап, дөньяңны онытып, гөнаһсыз калып, гөргелдәп бер көлүең җанга әллә нинди шифалар бирәдер, мөгаен.

Кеше ялгызы гына әллә ни җәелеп көлә алмый. Ә инде күмәк булганда, бер­береңне котыртып, әсәртеп торганда көлү шарлавыгына кушылып китүеңне сизми дә каласың.

Көлүнең иң хикмәтле ачкычы – эстрада юморында.

Бармы ул безнең татар галәмендә андый юмор? Көлдергеч осталарын берәм­берәм күз алдыннан үткәрәм дә... бар да ул, юк та ул бездә, дигән нәтиҗәгә киләм.

Онытмыйк, җәмәгать!

Безнең халык бик тиз ышанучан, беркатлы, китапка басылган һәм сәхнәдән яңгыраган сүзне хисләнеп, йөрәге белән, уптым илаһи кабул итә һәм тиз арада канына сеңдерә. Шуңа күрә уйнап сөйләгәндә дә уйлап сөйләргә гадәтләник!

Нишлисең, Казанның эстрада юморы Мәскәү осталары үрнәгеннән, аларга охшарга тырышудан, алар тешләп ташлаганны иелеп алып кабудан ерак китә алмый шул...

Безнең эстрада сәнгате – Мәскәүнең маймылына әйләнә бара...

Китап юморы һәм сәхнә юморы... Бу жанрда хәзерге көндә әнә шундый аермалыклар барлыкка килде. Щедрин, Чехов, Зощенко, Тукай, Шәфигуллиннарның сюжетлы, хикәяләү рәвешендәге юморлары бүгенге мәйданга чыккан җөмлә юморы осталары тарафыннан кысрыклана бара. Тамашачы хәзер артистның һәр җөмләсеннән, аяусыз рәвештә, көлү көтә. Телевизордан күрәбез: Мәскәү тамашачысы сәгатьләр буе көлеп утырырга риза. Нәрсә бу?! Мәскәүлеләрнең – артык нык туклыгыннанмы, әллә соң елыйсы килгән заманнан көлеп үч алумы бу?!

Безнең кайбер артистларыбыз мәскәүлеләр теләсә ни сөйли бит әле дип, аннан­моннан ишеткән өчле-тугызлы анекдотларны сәхнәгә алып менделәр. Бигрәк тә Рәшит Шамкаев бу өлкәдә елгырлык күрсәтә. Көлдерүнең җиңел ысулын тапты ул: анекдотларын йә мишәрчәләп, йә ярым русча телне имгәтеп, билдән түбән якны анадан тума чишендереп, халыкны сарык итүне яратып башкара.

Казаннан бер төркем язучылар чыгыш ясап йөргәндә кайбер районнарда:

– Нигә чыгарасыз шул Шамкаевны, сәхнәдән бик тупас сүзләр сөйли бит?! – диләр.

– Зал белән көлеп утырасыз бит, сызгырып озатмыйсыз сәхнәдән, димәк, сезгә ошый. Тамашачысы нинди – артисты шундый, – дип җавап бирәбез чарасыз халыкка.

Рәшит Сабиров татар кызы яисә егете бүтән милләт кешесе белән никахлашса, гаҗәп бәхеткә ирешә икәне хакында берничә ел буена юмореска укып йөрде (Авторы кем? Рәшит үзе дә, мин дә хәтергә төшерә алмадым...). Яраткан артистыбыз Рәшит Сабиров шулай сөйләде, дип, ышанып, күпме татарлар үз балаларын чит милләткә озатып харап иткәндер. Димәк, төптән уйламыйча гына, Рәшит Сабиров корыч тавышы белән, сәхнә биеклегеннән күпме өлкәләрдә «милләтне киметү бациллалары» таратып чыккан.

Бәлки, беренче карашка шулай тоеладыр, әмма Мәскәү артистларының күбесе теләсә ни сөйләмиләр. Аларның репертуарында – эчке фабуласы­мәгънәсе булган, бүгенге көнкүрешнең мәзәк якларын чагылдырган, профессионал язучылар кулыннан төшкән әсәрләр. Надан кешегә генә алар теләсә ни турында сөйлиләр шикелле тоеладыр.

Нишләп әле соңгы елларда бездә юмор саекты; телебез көнкүрештән төшеп, кухня стеналары арасында йомыла барамы? Әнә, рус теле читтән реклама белән кергән һәрбер яңа сүзне чәйнәмичә дә йотып җибәрә. Ә безнең нәзберек телебез чит канны, чит тәнне бик авырлык белән кабул итә түгелме?

Әллә соң телебез шәһәрләшә, заман тизлегенә яраша алмыймы, аңыбыз бу чуар дөньяны кабул итәргә әзер түгелме? Юкмыни безнең язучыларны уята торган Петросян, Винокур, Шифриннарыбыз. Юкмыни безнең Задорнов кебек кентаврларыбыз (үзе язучы, үзе артист дигән мәгънәдә...)

Әнә шулай, мең­мең сораулар белән гаҗизләнеп, өметсезлеккә бирелеп йөргәндә... Кинәт!..Шаккатып калдым. Бар икән бит ул безнең дә кентаврыбыз! Язучылар янында – артист, артистлар янында язучы булган Камил Кәримов бар икән ич безнең! Искәрми дә йөргәндә, ул көлдерү аланында үткен чалгысын көйләп куеп, мул покослар чыгарга өлгергән дә икән. Юморы – саф татарча, заманча, елгыр фикерле, йөгерек уйлы, йомры мәгънәле – залдагы тамашачының күңелен әйләндерә дә каплый, китә көлү ерганаклары! Задорновларың тел шартлатып куярлык.

Болай булгач, яшибез әле! Камил Кәримовтан соң да сәхнәгә юмор кентаврлары менәр, Аллаһ боерса!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк