Логотип
Архив Материалов

Мәхәббәт - ул химик реакция, яки булса да булыр икән...

  Чагыштырмача күптән түгел генә «Дәүләт театры» статусын алган сәнгать коллективының халык алдында популярлыгы хакында моңарчы да белә идек. Театр бинасының да заманча затлы икәнлеген ишеткән бар...

 

Чагыштырмача күптән түгел генә «Дәүләт театры» статусын алган сәнгать коллективының халык алдында популярлыгы хакында моңарчы да белә идек. Театр бинасының да заманча затлы икәнлеген ишеткән бар иде. Сәнгать җитәкчесе Раил әфәнде Садриның көчле, ташып торган энергетикалы, пассионар шәхес икәнлеге дә беркемгә сер түгел. Алда сөйләнеләчәк премьерага килгәндә исә, «Татар тотып карамыйча ышанмас!» – дигән әйтемне искә алып, без үзебез күрергә булдык. Өстәвенә, татар тотып кына түгел, татып карамыйча да ышана торган кавемнән түгел.

Күп очракта: провинциаль театрдан әллә ни өмет итеп булмый дип язалар, бәлки, «башкала» белән «провинция»нең аурасы бер-береннән аерылып торганга күрәдер. Аурага килгәндә исә ул провинциядә арурак, сафрак, кыскасы, чистарак була...

Сәхнәнең бизәлешенә дә телтеш тидерерлек түгел. Сәхнә күренешен автор үзенең пьесасында без күргәнгә караганда да гадирәк итеп сурәтли. Спектакльнең рәссамы Р.Садри сәхнәне бизәүнең үз стилен (гастрольләргә дә төянеп йөрисе бар бит) тапкан. Биш йолдызлы кунакханә бүлмәсеннән калышса да, Буа кебек зур булмаган шәһәрләрнең кунак бүлмәсенә генә торырлык. Юыну бүлмәсе дә начар түгел ахрысы: актерларның берничәсе шуннан чыкмый ята.

«Булса да була икән» – мәхәббәт, ярату, өйләнешү темасына багышланган сатирик спектакль. Авторы – инглиз Робин Хоудон, «фамилиясе тешне сындыра торган», дигән уй ташламады мине пәрдә ачылганчы. Мин үземә тагын бер нәрсәне гадәт итеп алдым: пәрдә ачылганчы тамашачы залына күз ташлыйм, хәер, халыкны фойеда ук күзәтә башлыйм: гадәттәге ыгы-зыгы, хатын-кызларның күбесе көзге алдында, көзге җитмәгәне үзе белән театрга килгән (алып килмәгән, нәкъ менә килгән: гадәттә ирләрне театрга хатын-кыз «җитәкләп» килә) ирләрен каршыларына бастырып, «көзге» итәләр» – чәче килешлеме, күлмәге артык кычкырып тормыймы, түфлие күлмәгенә туры киләме, туры килмәсә (ире кулындагы полиэтилен пакеттагы башка аяк киемен киясе түгелме һәм башкалар, һәм башкалар), кершәне матур төшкәнме... Үзләрен фой еда ук уңайсыз хис итә башлаган ир-ат халкы бик теләп «көзге» була: пәрдә ачылганчы вакытны уздырырга нинди шәп шөгыль! Һәм, әлбәттә, мин ошбу халыкны тамашадан соң янә күзәтәм. Үзенчә бу спектакльнең уңышлы уңышсызлыгына бер барометр. Чөнки татар тамашачысы театрга бәйрәмгә, дөресрәге, тамаша-концертка килгән кебек килә, эче катканчы көләргә дип, дөньялыктан онытылып торырга, ни сәбәпледер (тормыш мәшәкатьләре) боек күңелен күтәрергә дип килә. Ләкин еларга, күз яшьләрен түгәргә дип түгел: кемнең күз буявын яшькә чылатып, күлмәген таплыйсы, яки инде вакыт табып, билет юнәтеп, шул билет өчен әле акча түләп... Монысы дусларча шаярту булып аңлашылсын. Ләкин хак шаярту... Психология фәнендә моны бер сүз белән кыскача «катарсис» дип атыйлар. Ул спектакльнең тамашачыга тәэсире (тамаша ярдәмендә ул рухи чистара һ.б.) мәгънәсендә театр сәнгатендә дә кулланыла. Кыскасы, спектакльдән соң нинди катарсис булыр?!

Гадәттә, мин сайлаган «тамашачы-корбаннар» арасында берсе яшьрәк һәм икенчесе урта яшьләрдәге парлар була. Спектакль барган вакытта да мин әле кадәренчә аларның «реакцияләрен» күздән ычкындырмаска тырышам.

Бер-ике сүз белән генә эчтәлекне сөйләмәсәк, укучы ошбу рецензия-фикернең ни максаттан язылганын төшенеп җитмәстер. Вакыйга туй алдыннан, Лондоннан бик ерак булмаган шәһәрчектә бара. Сәхнә уртасында ике кешелек ятак, анда егет белән кыз йоклап ята. Менә берзаман «әтәч кычкырган» тавышка (спектакльдә болар үзләреннән үзләре уяна, әтәч тавышына уянсалар, бәлки, уңышлырак булыр иде, чөнки спектакльдә «әтәч гамәлләре» сюжет линиясе бар!) алар сискәнеп уянып китә. Булачак кияү Роберт- Булат Гәрәев (пьесада Билл исемле) булачак кәләш Эльвира-Айгөл Сагиева (пьесада Джуди) белән ничектер, ни сәбәпледер бер юрган астына эләгеп, төн уздырганнар. Кунакханәдә эшләүче Эльмира- Гөлназ Гыйззәтуллина (пьесада Джули) боларның өстенә диярлек килеп керә. Берзаман сәхнәдә булачак кәләш Регина-Гөлзада Камәртдинова (пьесада Рэчел) һәм кияү егет (пьесада Том) күренәләр. Тамаша башланып китә. Кияүгә бу хурлыклы хәлне сиздермәс өчен качышлы уены башланып китә.

Беренче мизгелләрдә үк күңелдә авыр хис туды: мондый азгынлык (иртәгә кияүгә чыгасы, ягъни булачак кәләшнең никах алдыннан чит кеше ятагында аунап ятуы!) безнең милли-әхлакый нормаларга капма-каршы килә; менә нәкъ шул каршылык сәбәпче булды да инде андый авыр хиснең барлыкка килүенә. Ярый, хуш... Алда тагын ниләр күрәсе булыр икән дип, мин зал белән бергә көтә башладым. Теге хис әлегә онытылып тора, моңа спектакльдәге интрига гына түгел, актерларның уены да тәэсир итте. Роберт-Булат Гәрәев беренче күренеш башында бик үк ачылып китә алмады, тагын төгәлрәк итсәк, үзе килеп тарган шарт-ситуациягә тәңгәл килеп бетә алмыйчарак интекте. Ә менә горничная ролен башкарган Гөлназ Гыйззәтуллина тамашаның башыннан ук образда булып, «алъяпкычы» үзенә бик килешле иде. Булат Гәрәев тә алай озак «буксовать» итмәде, соңрак ачылып, хәтта яктырып китте. Һәм торабара тамашачыга үзен яраттыра да башлады. Б.Гәрәевнең бу уңышлы роле.

Гөлназ роле хакында аерым әйтәсе килә: тамашачы Буа дәүләт драма театрында әллә кайчан күргән яңа «Биби» («Беренче театр»дагы Фирдәвес Әхтәмова тудырган истә калырлык образ) белән очрашты! Пьеса белән күптән таныш булганлыктан, мин аны андагы Джули белән дә чагыштырып карадым: Гөлназ хәтта аны да уздырып җибәрә: комик, бераз гади-гадәти тилемсә, ләкин шактый зирәк, үзен яраттыра торган образ тудыра алган Г.Гыйззәтуллина! Афәрин! Шуның янында Булат Гәрәевнең дә «уянып китүе» нур өстенә нур өстәде. Марсель-Илфир Солтанов баштарак ачылып китә алмаган шикелле тоелды. Шул ук сүзне Регина- Гөлзада Камәртдинова роле хакында да әйтеп булыр иде кебек. Спектакльдә алар икесе дә бик кыен һәм «бәхетсез» ситуациядә кала, әллә шушы хәл бераз комачаулык иттеме соң дигән фикер дә килмәде түгел. Әмма... ләкин тора-бара әлеге ике актер «үз тәлинкәләренә» төшеп утырдылар: үзләре тарган «бәхетсез хыянәтчел» шартларда образларын тулы рәвештә ачып бирүгә ирештеләр.

Шамил Шәфиков кәләшнең Әнисе ролен башкара, (пьесада Дафни атлы хатын); ир-атның хатын-кыз булып уйнавы (мәсәлән, юл уңаеннан гына чагыштырып үтү өчен «Здраствуйте, я ваша тетя!»дагы А.Калягин) һәрвакыт юмор хисләре уята. Бәлки, кайбер урыннарда арттырып та җибәрептер – Шамил Шәфиков спектакльгә нур өстәде дисәк, безнең тарафтан һич «арттыру» булмастыр кебек... Арттырып дигәннән, спектакльдә ансамбль хасил иткәндә бер актерның барлык игътибарны үзенә генә җәлеп итәргә тырышуы хуплана торган гамәл түгел.

Алдарак әйткән «теге авыр хис» кая югалды соң әле дип, аптырап уйладым мин кинәт сискәнеп. Актерларның шәп уены оныттырдымы, әллә спектакльдәге интригалар сәбәпче булдымы моңа? Ошбу сораулар кинәт чишелде, спектакльнең иң ахырында чишелде: Әнисе – Шамил Шәфиков, паригын салып атып, үзенең «Әнисе» түгел, ә кызның, Регинаның әтисе урынындагы кеше булуын да ачынып ачып салды, баласының бәхете өчен аны ялгыз башы гына тәрбияләп үстергәнлектән, тормышта берүзе ата белән ана роле башкарырга туры килгәнлеге хакында хәсрәтләнеп әйтеп куйды!.. Менә теге «авыр хисне» нәрсә юып алган икән күңелдән. Бәлки, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнеп үскән (ата тәрбиясе күрмәгән!) кызның үзен генә гамәлләре өчен гаепләргә ашыгу дөрес булырмы икән? Гаепләргә кирәк, ләкин «ашыгырга» кирәк түгел диюем...

Башыңны сакла, диде әнкәсе.

Колак салмады.

Яшьтән килде яшьнәсе.

Башыңны сакла, диде ул

үз кызына – колак салмады.

Дөнья шулай – нишләсен!..

Ни сәбәпле Эльвира никахы алдыннан гына шундый адымга бара соң әле? Без бу гамәлгә дә бәя биреп китәргә тиеш. Соңгы вакытта «Мәхәббәт – ул химик реакция» дигән фәнни фикерләр колакка чалына башлады. Төгәлрәк әйткәндә, антропологлар баш миен тагын да җентекләбрәк өйрәнеп, шундый фикергә килделәр: мәхәббәт дигәнебез көчле теләк (мәсәлән, җенси), ир-егет белән хатын-кызның бер-беренә булган омтылыш, көчле мавыгу һәм тартылу, күнегү-ияләшү, бәйләнү кебек үзенчәлекле эмоцияләрнең химик реакциясен китереп чыгара икән. Бу вакытта организмда көчле химик матдәләр хасил була: допамин – бәхет хисе бирә, фенилэтамин шәфкатьне көчәйтә, серотонин эмоциональ бөтенлекне саклый, ә норадрелин хисләрне арттыра.

Әлбәттә, ошбу гормоннар мәхәббәтне стимуллаштырмый, ә бары тик «матди» нигез генә булып торалар: йокысыз төннәр, бетмәс-төкәнмәс күрешүләр, телефоннан (элеккеге заманда хатлар аша) аралашулар һәм, ахыр чиктә, җенси кушылу – болар барысы да организман зур энергия таләп итә. Ләкин үз вакыты белән болар туктала. Бу хәл нигездә өч айдан алып бер елга кадәр дәвам итә икән. Һәм шунысы кызык: бу вакыт Табигатьнең бер биологик алымы, ягъни Адәм пәйгамбәр нәселен дәвам итү өчен ике җенесне якынайту, кушу түгелме соң? Шул рәвешле, ир белән хатын «кушылып», үзләренең бер-берсенә тормышны бергә дәвам итү өчен тиң икәнлеген аңлый һәм балалар туа, бәхетле гаилә тормышы башлана!.. Яисә киресенчә була, аралашу кинәт кенә өзелергә мөмкин.

Әлеге фикерләрне бу очракта нәкъ менә мисал итеп китерү авыртмаган тешне суырту булып аңлашылмасын. Безнең Эльвира күңелендә Марсельне түгел, ә бәлки Робертны ярату хисе яшәгән булгандыр, ягьни «химик реакциянең» үз организмында бары аңа карата гына булганлыгын аңлап алгандыр кыз?.. Кыскасы, яшьләр колагына ишарәдер бу: бер-береңә карата «химик реакция» булмаса, аралашып вакыт әрәм итеп торуның кирәге юк. Үз тиңеңне эзләргә кирәк, ягъни «химик реакция» башланганын сабыр рәвештә көтәргә...

Мин спектакльдән соң карашым белән генә үзем алдан билгеләп куйган парлы тамашачыларны эзләп таптым. Яшьрәк пар нигәдер уйчан иде, өлкәнрәкләр, киресенчә, күтәренке кәефле күренде. «Чак кына яратмаган кешесенә кияүгә чыкмый калды бит теге кыз, ә!» – дип елмаеп иренә дәште ханым. Ялгыш ишеттемме, белмим, әйтә алмыйм, ләкин ир-ат «танышым» аның фикеренә мөнәсәбәтле рәвештә «Бер сөйрәлчек нәмәрсәдер инде ул!» – ди түгелме соң? Һәм ни гаҗәбе: ханым аңа каршы бер сүз дә әйтми, бары, инде гардеробтан тунын алып, янә көзге янына килгәч кенә: «Әйбәт булды әле!» – дип куйды. Нәрсәнең әйбәт булганын мин тәки аңлый алмыйча калдым... Тунмы, әллә ошбу спектакльгә килүләре әйбәт булдымы икән?..

Тагын бер нәрсә хакында әйтмичә калу дөрес булмастыр: сәхнәдә Ш.Шәфиков күренүгә «О, Шамил бит бу!» диючеләр дә булды. Шундук баштан Буада Шамилне беләләр, яраталар дигән фикер узды. Буа тамашачысы, гомумән, театрны ярата. Раил Садриның тырышлыгы бушка китмәгән. Шул форсаттан моннан 3 мең еллар элек булган Дионис театры хакындагы мәгълүмат хәтергә төшә. Афинаның Акрополь тау сыртларында барлыкка килгән театрга керергә утыз мең кеше җыела торган була! Һәм шул вакытта ук (ничәмә ничә гасырлар элек бит!) түрәләр театр халыкны психологик, әхлакый яктан тәрбияләргә тиеш дигән максат куйганнар!.. Актерның дәрәҗәсе зур хәрби полководец дәрәҗәсенә тиңләшкән һәм, әлбәттә, хезмәт хакы да шулай зур (хәрби полководецныкы кебек) булган.

Тарихтан да, бүгенге вәзгыятьтән дә гыйбрәт алырлык сабак-үрнәкләр бихисап.

Нишлисең: Буа Татар дәүләт драма театры коллективы таң белән, ике труппага бүленеп, Пенза якларына гастрольләргә чыгып китте. Актерларның тамак хаклары өчен акча эшләү максатыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк