Логотип
Архив Материалов

"Нәүрүз" ниләр белән сөендерде?

   Язгы көн белән төн тигезлеген билгели торган Нәүрүз бәйрәмен бөтен төрки халыклар да бәйрәм итә. Бик борыңгы чорлардан ук Нәүрүз театральләштерелгән тамашалар белән тыгыз бәйләнгән була. Шуңа кү...

   Язгы көн белән төн тигезлеген билгели торган Нәүрүз бәйрәмен бөтен төрки халыклар да бәйрәм итә. Бик борыңгы чорлардан ук Нәүрүз театральләштерелгән тамашалар белән тыгыз бәйләнгән була. Шуңа күрә 1989 елда Алма-Ата шәһәрендә Урта Азия һәм Казахстан драма театрларының беренче фестивале уздырылуы очраклы түгел. “Нәүрүз” фестивале 1990 елда – Бишкәктә, 1991 елда – Дүшәнбедә, 1992 елда – Ташкент шәһәрендә дәвам иттерелде. 1993 елда Ашхабадта үткән фестивальдә кунаклар сыйфатында Әзәрбайҗан, Төркия, Татарстан театр коллективлары катнашты. Шул вакытта “Нәүрүз”дә географик чикләрне киңәйтү, бөтен төрки халыкларның театр сәнгатен берләштерү кирәклеге ачык күренде. Әмма СССР таркалуы күп еллык мәдәни элемтәләрнең өзелүенә, иҗади багъланышларның туктап калуына китерде. “Нәүрүз” фестивале 5 ел булмый торды. 1998 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов һәм директоры Шамил Закиров республикабызның җитәкчелеге ярдәме белән “Нәүрүз” фестивален яңартып җибәрә. Фестивальне Казанда үткәреп барырга карар кылынды. Аннары “Нәүрүз” 2002 елда, Казаныбызның 1000 еллыгын бәйрәм итү чараларының берсе буларак 2005 елда үтте. Ә 2009 елдан төрки халыкларның театр фестивале ике елга бер тапкыр үткәрелеп килә. “Нәүрүз” фестивале химаясендә халыкара театраль белем бирү форумын гамәлгә куярга карар кылынды. Ул беренче тапкыр 2010 елда Казаныбызда узды. Анда Россиянең һәм чит илләрнең танылган мөгаллимнәре осталык дәресләре уздырды, лекцияләр укыды.

        Быел төрки халыкларның театр фестивале “Нәүрүз” уникенче тапкыр үтте. Ул алдагы еллардагылардан шактый аерылды. Моңа нәкъ менә үткән елда булып узган театраль белем бирү форумы сәбәп булды. Былтыр форум театраль тамашаны ритуальләштерүгә багышланган иде. Быелгы фестиваль, әйтерсең лә, былтыргы форумның дәвамы булды. Андагы күп кенә спектакльләр шул форматта иде. Үткән еллардагыдан аермалы буларак, быел Казахстан театрлары күп чакырылган иде. Моннан соң һәр “Нәүрүз” берәр төрки республиканың театр сәнгатенә багышланачак. Казахстаннан башлау очраклы түгел, чөнки беренче “Нәүрүз” фестивале дә Казахстанда үткән иде бит. Аннары, белгечләрнең әйтүенчә, Казахстан театрлары үз эчләренә йомылып яшәми, башкалар белән дә нык аралаша, үсә, байый, фестивальләрдә актив катнаша, шуңа күрә аларда театр сәнгате яңалыкка бай, төрле һәм кызык. Сәнать белгече Сания Кабдиеваның әйтүенә караганда, Казахстанда 55 теар эшләп килә. Профессиональ театрларының 90 еллык бай тарихы бар. Казах һәм рус театрларыннан кала республикада тагын алман, корей, уйгыр, үзбәк телләрендә тамашалар куючы театр коллективлары бар.

         Фестивальнең ачылу тантанасында кунакларны Татарстан мәдәният министры Айрат Сибгатуллин сәламләде. Ул республикабыз президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановның да сәламләү хатын укып ирештерде. Кырым Республикасы Дәүләт Советы урынбасары Рәмзи Ильясов берәр елны “Нәүрүз”нең Кырым театрларына багышланып үткәреләчәгенә өметен белдерде. Театр тәнкыйтьчесе Алексей Бартошевичның фикеренчә, “Нәүрүз” – дөньядагы иң шәп театр фестивальләреннән берсе, чөнки ул һәрвакыт билгеле бер тема, проблема тирәсендә театр белән бәйле иҗатчыларны тупларга омтыла.

       Фестивальнең беренче кичендә М.Ауэзов исемендәге Казах дәүләт академия драма театрының Иран Гайыпның әсәренә нигезләнеп куелган “Коркыт тәүбәсе” спектакле күрсәтелде. Коркыт – төрки дөньяның аерым ылысларга таркалу чорының күренекле вәкиле, киләчәкне алдан күрә белүче фикер иясе. Коркыт беренче булып кубызда уйнарга өйрәнә, беренче бахши була. Аның көй-моңнары бүген дә халык күңелендә яши һәм ватанпәрвартлек хисләре уята. Коркыт турында риваять киләчәккә өмет белән сугарылган. Аның мәгънәсе – сәнгать ярдәмендә кешелеккә хезмәт итеп, үлемсезлеккә ирешү. Шунысы кызык, спектакльне Литва режиссеры Йонас Вайткус куйган. Театр белгече Нияз Игъламовның әйтүенә караганда ,Литва кешесенең казах актерлары белән эшләве спектакльнең уңышын билгеләде дә. “Казах  артистлары бик хисси, кызу темпераментлы, ә спектакльдә алар берникадәр салкын, төгәл билгеләнгән мохиткә куып кертелгән, шул конфликттан гаҗәеп көч туа һәм ул спектакльне бик тәэсирле итә”, - диде белгеч. Ә гомумән алганда, спектакль Коркыт турында, аның музыкага сәләте турында гына түгел, сәнгать кешесенең язмышы,  аның гомер-гомергә ялгыз булуы, бары тик зыялылардан гына гасырлар үткәч тә кыйммәтен югалтмаган әсәрләр карылга мөмкин булуы турында. Коркыт турында риваятьләр әзәрбайжаннарда да, кыргызларда да, төркмәннәрдә дә яши, һәркайсы аны үзенеке дип саный, әмма казахлар бу риваять белән аеруча горурлана, чөнки аларда гына Коркытның 6 көе сакланган. Казах музыкантлары аларны бүген дә бик яратып башкара.

           Коркыт көйләрен фестивальдә дә ишетергә мөмкин булды. Аларны Кабан күле янындагы амфитеатрда Казахстанның “Туран” фольклор-этнографик ансамбле башкарды. Ансамль 5 егеттән тора. Һәркайсы консерватория тәмамлаган. Коллектив музыка уен кораллары музее каршында эшләп килә. Алма-Ата шәһәрендә бу музей 1970 елларда ук ачылган була. “Туран”ның максаты борыңгы көйләрне яңадан кайтару, борыңгы музыка уен коралларын саклау, фольклорны заманчалаштырып хәзерге заман кешесенә якынайту, бер үк вакытта аның кыйммәтен дә саклау. Күп кенә профессиональ коллективлар да кулланмаган сирәк уен коралларында уйнаганга бу егетләрнең чыгышлары гаҗәеп тәэсир көченә ия. Ут һәм тавыш көчәйтү җайланмаларыннан оста файдаланып, музыкантлар үткәнне һәм бүгенгене чагылдырган образлар һәм картиналар тудыра, уйнаулары төгәл, матур һәм җиңел. “Туран” фольклор-этнография ансамбле Казахстан Республикасының беренче президенты фонды грантына ия булган.

      Фестиваль дәвамында тагын “Учар” Кыргыз дәүләт яшьләр театры, Истамбул дәүләт театры, Кырым татар академия музыкаль-драма театры, П.Кучияк исемендәге милли драма театры (Алтай республикасы), Н.Җантурин исемендәге Мангистау өлкә музыкаль-драма театры, П.Ойунский исемендәге Саха академия театры, К.Иванов исемендәге Чуваш дәүләт академия драма театры, Астана шәһәһре хакимияте “Жастар театры”, “Дийор” театр-студиясе (Үзбәкстан), Әзәрбайҗан дәүләт академия милли драма театры, М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма театры, үзебезнең Г.Камал, Г.Кариев  исемендәге театрлар, Чаллы, Әлмәт театр коллективлары спектакльләре күрсәтелде. “Нәүрүз” фестивале турында тулырак язманы киләсе санда укырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк