«Нәүрүз» фестиваль-форумы якынлаша
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Бүген Камал театрының кече сәхнәсендә 18-23 июньдә булачак «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестивале карамагындагы II театраль белем бирү форумына кагылышлы пресс-конференция узды. Журналистларның...
Бүген Камал театрының кече сәхнәсендә 18-23 июньдә булачак «Нәүрүз» төрки халыклар театр фестивале карамагындагы II театраль белем бирү форумына кагылышлы пресс-конференция узды. Журналистларның сорауларына «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, фестиваль-форумның башкарма директоры Илфир Якупов, Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов һәм фестиваль-форумда сәхнә хәрәкәте буенча педагог, Казан театр училищесы укытучысы Рөстәм Фәтхуллин җавап бирде.
Дан казанган Литва театрының Казанга килүе журналистларның аеруча игътибарын җәлеп итте.
«Мено Фортас» 1998 елда режиссер Эймунтас Някрошюс тарафыннан ачыла. Някрошюсның үзенчәлекле иҗаты күп төрле бүләкләргә ия. Алар арасында Европа театрлары союзы премиясе, Таорминда (Италия) урнашкан Театр комитетының «Европаның яңа театр чынбарлыгы» премиясе, Россиянең «Алтын битлек» милли премиясе һ.б.
Литва театрының безгә төрки фестиваль кысаларында килүе очраклы түгел. Някрошюс гомумкешелек проблемаларын күтәргән классик әсәрләрне генә сәхнәгә куйса да, рухы белән ул милли режиссер. Фәрит Бикчәнтәев аны шаяртып авыл малае дип тә атады, чөнки тумышы белән Някрошюс Литваның кечкенә генә Жемайтия җирлегеннән.
Вильнюс театрының Казанга килүе хакында сөйләшүләр ике елга якын барган. Ниһаять, быел Камал театры тамашачысы Някрошюс куелышында «Идиот» (Ф.Достоевский) спектаклен карый алачак. Форумның «Театр тәнкыйте» секциясенә язылучылар исә спектакль турында фикер алышуда да катнашачак.
Форумга Эймунтас Някрошюс үзе дә килер дип көтелә. Камал театры җитәкчелеге атаклы режиссер белән киләчәктәге хезмәтәшлек турында сөйләшүләр алып барачак. Академия театры милли театр буларак мондый хезмәттәшлеккә өмет итә ала. Бәлки Камал театры тамашачысы киләчәктә М.Галәүнең «Мөһәҗирләр»ен Някрошюс куелышында карый алыр, дигән фикерен белдерде Фәрит Бикчәнтәев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк