Логотип
Архив Материалов

Сәнгатьтә провинция юк

Иң беренче чиратта, мин сәнгать­оештыру принципларын яңарту һәм театраль җәмәгатьчелек аңында уңай үзгәрешләр турында әйтергә телим. Күңелле сүздән башлыйм. Үзегез уйлап карагыз, «Тантана» респуб...

Иң беренче чиратта, мин сәнгать­оештыру принципларын яңарту һәм театраль җәмәгатьчелек аңында уңай үзгәрешләр турында әйтергә телим. Күңелле сүздән башлыйм. Үзегез уйлап карагыз, «Тантана» республика театраль премиясе икенче тапкыр бирелде. Бу чараның дәвамлылыгын дәлилләүче, киләчәктә ел саен үткәреләчәгенә өмет бирүче күрсәткеч. Әлеге чара ни сәбәпле шулкадәр мөһим соң? Республика җитәкчелегенең театр сәнгатенә игътибары кыйммәт. Актерларның уңышлы хезмәтләрен матди яктан бәяләү – лаеклы хезмәт хакы алмаган актерларны үсендерү чарасы. Иң мөһиме – ул конкурс нигезендә республиканың бөтен театрларын аралаштыру мөмкинлеге, тәҗрибә уртаклашу һәм иҗади конкуренция мәйданы да. Бүген театр коллективлары еш кына күршеләренең ничек яшәвен белми, театр сәнгате төрләрен – курчакларны, опера, балет, драма, пантомиманы, dance theatre дип аталган агымны бетоннан коелган дивар аерып тора. Зурлар театрлары балалар театрлары тормышы белән аз кызыксына, милли коллективлар – рус, рус театрлары – милли театрларның көнкүрешен белми. Ә күптән түгел оештырылган дәүләт театрлары театр процессының алдынгы коллективлары тарафыннан кимсетүле караш тоеп яши. Бар да катлаулы. Бер әйбер генә төгәл билгеле: Татарстанның шулкадәр төрле булып тоелган театрларының уртак яклары без уйлаганнан да күбрәк. «Тантана» йогынтысында театрлар бер-берсе белән күбрәк кызыксына, проект мөнәсәбәтләренә активрак керә башлады. Әмма бу фикерне тагын берничә елдан гына ачык әйтеп булачак. Һәр хак фикер сафсата булып туа да банальлек дәрәҗәсендә үлә. Берникадәр вакыттан «Сәхнә» журналы битләрендә репертуар театрларының проблема  ла  ры һәм үсеш перспективалары турында дискуссия булыр әле. Проект театры (антреприза белән бутамагыз) кебек күренеш турында да әйтергә кирәк. Берникадәр вакыттан безнең театр эшчәнлеген оештыру формаларын күзаллауларыбыз төгәл чагылыш табачак, дип уйлыйм. Мисал өчен, Юлия Захарова Актерлар йортында сәхнәләштергән «Катыргы дөнья» спектакле. Әлеге куелышта Рус яшь тамашачы театры актрисасы, Татар яшь тамашачы театры актеры, һәвәскәр актер һәм театр училищесының эстрада бүлеге студенткасы катнаша. Спектакльнең җитешсез яклары бар, әмма, гомумән, бу сәнгати яктан оешкан сәхнә әсәре. Нәтиҗәдә, яшь режиссер спектакль сәхнәләштерү өчен Стәрлетамак баш   корт театрыннан чакыру алды. Башка мисал. Иң яшь та  тар театры – Әтнә театры башкорт драматургы Флорид Бүләков әсәре буенча куелган спек  такльдә уйнау өчен Камал театрының атаклы актерларының берсе Наил Дунаевны җәлеп итә. Яисә Минзәлә театры режиссеры Дамир Сәмерханов төрек авторы Түнҗәр Җүҗәнуглының «Ташкын» пьесасы буенча куелучы спектакльгә Чаллы татар театрының алдынгы актеры Инсаф Фәхретдиновны чакыра. Ә аңа кадәр Кариев театры Ренат Харисның «Умырзая»сын сәхнәләштергәндә бай тәҗрибәле актриса Гөлсем Исәнгуловага мөрәҗәгать итә. Моңа өстәп, режиссерлар, сценографлар, композиторлар, хореографлар театрдан – театрга, бер куелыштан икенчесенә күчеп йөри! Мондый шартларда республикадагы театраль процессның бер яклы гына үсүе һәм аерым коллективларның үз эченә бикләнеп яшәве, рус һәм татар театрлары арасында демаркация чиге узу турында сүз йөртү сәер. Бердәмлек болай да бар иде, «Тантана» соңгы елларда тупланган тәҗрибәне гомумиләштерде генә.

Күптән түгел тәмамланган сезонның тагын бер үзенчәлеге республика коллективларының актив гастроль-фестиваль эшчәнлегеннән гыйбарәт. Элек фестивальләрдә берничә театр гына катнашса, бүген бөтен театрлар да диярлек бу процесска кушылды. Сезон лидерлары арасында – Әлмәт белән Түбән Кама. Республиканың нефть башкаласы театры фестивальләр хәрәкәте юлына берничә ел элек үк аяк атласа, нефть химиясе башкаласы театры бу юнәлештә беренче адымнарын гына ясый. Әмма бу кыю адымнар. Быелгы сезонда театр коллективы Казан, Улан-Удэ, Коньяда узган фестивальләрдә булып кайтты. Хәзер аларга фестиваль репертуарын кинәйтергә кирәк. «Бүре каны» – һичшиксез, көчле спектакль, әмма аңа фестиваль форматында куелган башка спектакльләр белән «ярдәм итү» кирәк. Кама аръягының башка театрлары бу мәсьәләдә әлегә пассиврак, әмма бу вакытлы күренеш, дип уйлыйм. Минзәлә театрының Россиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленә сукмак салганын искә төшерик. Чаллы татар театрының да потенциалы зур. Курчак театрларының фестивальләрдә катнашу активлыгын да әйтми калып булмый. Чаллы курчак театры «Рабочая лошадка» халыкара фестивален быел өченче тапкыр уздырды. Россия курчак театрлары арасында иң яхшы бинасы булган «Әкият»нең дә тиздән үз фестивален оештырып җибәрүе ихтимал. Оештырылмаса, бу мине бик нык гаҗәпләндерәчәк. Соңгы елларда Татарстан коллективлары арасында Россия фестивальләрендә катнашу буенча лидер – Опера һәм балет театры, халыкара мәйданда чыгыш ясауда Камал театрына тиңнәр юк. Рус театрлары, Россиянең зур дәрәҗәле фестивальләрендә үк булмаса да, даими рәвештә төрле фестивальләрдә катнашып килә. «Алтын битлек», «Балтийский дом», «Реальный театр», «Арлекин» фестивальләрендә Казан театрларының күптән катнашканы юк. Бу мәсьәләдә кайчандыр әйдәп баручылар рәтендә булган Рус яшь тамашачы театры өчен күңел аеруча әрни. Чаллының «Мастеровые» театрының гастроль-фестиваль эшчәнлеге узган сезонда күзгә күренеп активлашты. Бөгелмә рус драма театрының да фестивальләрне яңгыратыр көннәре ерак түгелдер, дип уйлыйм.

Шулай да Бөтенроссия һәм Халыкара театраль хәрәкәтенә актив кушылу, иң беренче чиратта, нәкъ милли театрлар өчен кирәк. Татар театрларына фестивальләрдә катнашу нәрсәгә кирәк, дигән сорауга минем ике җавабым бар. Замана белән элемтәне югалтмас һәм халкыбызның театраль мәдәниятен иң югары дәрәҗәдә күрсәтү өчен. Әйе, Камал театры бу эшне бик күптәннән уңышлы гына башкарып килә. Әмма илебезнең алдынгы тәнкыйтьчеләре авызыннан башка татар театрлары турында да җылы сүзләр ишетү икеләтә күңелле. Моннан тыш, көч бирүче иҗади көндәшлектән башка театр коллективының тормышы мөмкин түгел. Бүген көндәшлек мәйданы киңәя бара. Интернет һәм югары технологияләр заманында «периферия» сүзенең мәгънәсе югала. Сәнгать өлкәсе өчен «провинция» төшенчәсе, гомумән, ят. Да Винчи Кло-Люседа иҗат иткән, Гёте – Веймарда, Лев Толстой – Ясная Полянада, Мильтинс – Паневежиста. Театр тарихында да, бүгенге театрда да мисаллар бихисап. Кешеләр үзләрен провинциал дип хис итмәгән җирдә, шәһәрдә ничә кеше яшәвенә дә, «үзәк»тән ерак урнашуына да карамастан, театрлар үсә һәм таныла. Кайда соң ул театр дөньясының үзәге? Минзәлә өчен Казан башкала, Казан өчен – Мәскәү белән Санкт-Петербург, Мәскәү өчен – Лондон белән Нью-Йорк, ә Европаның «баш» фестивале Авиньонда уза. Авиньон белән чагыштырганда, безнең Чаллы шәһәре – мегаполис. Исәпләүне кайсы ноктадан башлыйбыз соң? Андый нокта булса да, ул географик координатларда түгел, чын сәнгать һәм профессиягә тугрылык өлкәсендәдер... Кызганыч, татар театр эшлеклеләре арасында провинциальлек тамырлары киң җәелгән. Чагыштыруларны яратмыйм, әмма кайвакыт алардан башка да мөмкин түгел. Әйтик, 1,5 миллион халык яшәүче башкала шәһәрнең драма һәм комедия театрына караганда Кама аръягының кайбер театрларын бүгенге театраль Россиядә яхшырак беләләр. Ни кызганыч, бу – хакыйкать. Театр җитәкчелеген бу вазгыять канәгатьләндерә алмый, шуңа күрә алар «отышсыз» адым ясый – 90 нчы елларда популяр булган, соңыннан юкка чыккан Кәрим Тинчурин исемендәге фестивальгә яңа сулыш өрергә тели. Бу да өметсез юл түгел. Бөтен планнар тормышка ашса, Казанда яңа фестиваль барлыкка киләчәк. Әйе, әйбәт эш. Әмма театр репертуарында оештыру амбицияләренә туры килерлек, Россия һәм чит ил фестивальләрендә катнашырлык бер­ике спектакль барлыкка килсә, яхшырак булыр иде. Бу театрның моңа ирешү өчен иҗади көче бар.

Театр сезонының мөһим вакыйгаларының өченчесе, һичшиксез, Фәрит Бикчәнтәев ТР Театр әһелләре берлеге рәисе вазыйфасына билгеләнү белән Актерлар йорты эшчәнлегенең күзгә күренеп активлашуы. Һәрдаим эшләп килүче «Мин яратам сине, Казан!» темасына лаборатория, Бөтенроссия Г.Тукай исемендәге шигырь укучылар конкурсы, шактый кызыклы берничә спектакль, иҗади очрашулар, үз сайтын булдыру һәм креатив ребрендинг – сезон эчендә Актерлар йортында узган чараларның кайберләре генә. Театраль проектларга грантлар аша дәүләт субсидияләре белән ярдәм күрсәтү турында аерым әйтәсе килә. Моның мәгънәсе нидә? Хөкүмәт бер елга 4 спектакль куеп дәүләт бурычын үтәү өчен бирә торган «постановочныйлар» суммасы 60 мең сум (!) булуы беркем өчен дә сер түгел. Республиканың Президент грантларын алмаучы театрлары керемнәрен спектакльләр куюга кертергә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, хезмәт хаклары фондына зыян килә һәм кадр  лар эштән китә башлый, ә театрлар зур бурычларга бата. Хәзер исә Театр әһелләре берлеге исәбендә берникадәр күләмдә акча булачак, аны театрларга ярдәм итүгә тотачаклар. Әлбәттә, бу эш конкурс нигезендә башкарылачак. Фәрит Бикчәнтәевне рәис итеп сайлау шушы эш өчен генә булса да кирәк иде!

Ә иң мөһиме – Актерлар йорты янәдән, элекке еллардагы сыман, республика театрларын берләштерүче иҗади аралашу мәйданына әйләнә бара. Анда бүгенге тормыш пульсы тибә, чор чагыла. Бер ел эчендә Берлек әгъзаларының саны артты, аның составы яшәрде. Бикчәнтәевнең яшь командасы һәм, иң беренче чиратта, театраль матбугат хезмәтләренең иң яхшы җитәкчесе Айгөл Дәүләтшина тырышлыгы белән Актерлар йорты сезонның төп ньюсмейкеры булып торды. Бүген пиар – замана таләбе. Моны аңламаучылар, элеккегечә «чиста сәнгать» идеяләре белән генә яшәүчеләр – лузерлар. Шунысы кызык, чып­чын чиста сәнгать белән яшәүче коллективлар да пиар мөмкинлекләре һәм перспективаларыннан актив файдалана.

Сезон ахырында Казанда II «Нәүрүз» халыкара театраль­белем бирү форумы узды. Бу аерым игътибар таләп иткән чара, дип исәплим. Шулай да форум педагогларының дәрәҗәсе һәм катнашырга теләүчеләрнең саны, җитәкчелекнең оештыру сыйфаты һәм игътибарлылыгы, «Мено Фортас» театрының катнашуы һәм 5 сәгатьлек «Идиот» спектаклендә аншлаг булуы форумның бик тә кирәкле эш икәнен күрсәтте. Нәтиҗәләр дә озак көттермәс, дип уйлыйм. Сүз уңаеннан, фестиваль­форумда татарстанлылар арасыннан иң актив катнашучылар иң амбицияле һәм уңышлы театрларның вәкилләре булды. Күрәсең, башкаларга мич башында утырып уңышлар, грантлар, дәрәҗәле исемнәр яңгыры яуганын көтү күбрәк ошыйдыр.

Кызганыч, узган сезон җиңүләр һәм казанышлар белән генә истә калмаячак... Татар театры һәм әдәбиятының мәшһүр вәкилләре – Равил Бохараев, Фәнәвил Галиев, Фирдәвес Әхтәмова, Шамил Закиров, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров бер­бер артлы безнең арабыздан китте. Татар мәдәнияте ятимләнеп калды, йөрәкләрдәге һәм күңелләрдәге бушлыкны тутырырлык кешеләр әлегә күренми. Тулы бер буын китеп бара һәм аларга лаек алмаш әле  гә юк. Татар театрының бүгенге йөзен «Әлдермештән Әлмәндәр»дән һәм Туфан Миңнуллинның татар теле һәм сәнгате өчен көрәшеннән, Шамил Закировның кайнап торган күпкырлы эшчәнлегеннән, бөек татар актрисаларының иң тыйнагы башкаруында кәмитрәк йомышчы кыз Биби белән зирәк Бибинур әбидән, Кариев театрының алдынгы актерының пьесалары һәм рольләреннән, Равил Бохараев татар мәдәниятен Европада популярлаштыруга куйган тырышлыгыннан башка күз алдына китереп буламы? Шәүкәт Биктимеров соңгы елларда сәхнәдә уйнамады, әмма аның булуын белү генә дә актерларга киләчәкнең өметле икәнлегенә ышаныч биреп тора иде. Чөнки ул һәрвакыт коллегаларына ярдәмгә килергә әзер остаз, берничә буын актерлар һәм тамашачылар өчен әхлакый маяк иде. Ихластан ышанучан һәм зирәк төпсез зәңгәр күзләренең бу камил булмаган дөньяга балаларча саф карашын югалтмаган гениаль актер. «Йолдыз чире»нә абсолют иммунитеты булган йолдыз, гаҗәеп якты һәм яхшы кеше, татарның чып-чын интеллигенты һәм интеллектуалы. Тышкы гадилегенә карамастан, аның белән иң катлаулы темаларга да сөйләшеп була иде.

Бу шәхесләрнең һәрберсенә дә төрле мөнәсәбәт булырга мөмкин (фәрештәләр күктә яши), әмма алар – титаннар иде! Моны танымый мөмкин түгел. Шамил Закиров белән вак кына мәсьәләләр буенча да ничә тапкыр бәхәсләштек, ничә тапкыр үпкәләштек һәм янә дуслаштык, түрәләрнең юләрлегеннән, түбән күңеллеләрнең үзләре хакында югары фикердә булуыннан бергәләшеп ихластан көлдек, милләт язмышы өчен борчылдык һәм хезмәттәшләребезнең уңышларына сөендек, күпме театраль юлларны бергә уздык! Ул ахыргача театр эшенә тугры булды, аның җитәкчелегендә Камал театры әле күп еллар сакланып киләчәк югары дәрәҗәгә җитте. Ачык, шул сәбәпле тупаслык һәм тәрбиясезлек каршында гаҗиз кеше, китапка гашыйк зирәк шәхес. Беренче күргән кешегә дә бер үтенече буенча гына, ә кайвакыт хәтта үтенечләрсез дә ярдәмгә килергә әзер, вак кына булып тоелган әйберләрне дә йөрәге аша үткәрүче... Аңа карата кайвакыт тупасрак булуыма бүген күңелем әрни... Ә Туфан Миңнуллин – минем бәхәстәшем һәм тәнкыйть объектым. Аның белән соңгы сөйләшүебез башкаларыннан күпкә озынрак булуына һәм дустанә узуына, хәзер инде мөмкин булмаган киләчәк мөнәсәбәтләр өчен нигез салучы аралашу булуына мин бүген чиксез сөенәм. Бу тормышны яңабаштан яшәү мөмкинлеге бирелсә, иманым камил, мин үземә каршы килә алмас идем, әмма фикерләремне ничек җиткерүем хакында ныклап уйланыр идем. Өстәвенә, минем сүзләрем хакыйкатьнең соңгы ноктасы, дип кем әйтә ала? Авыр югалтулар йомшак күңеллелеккә һәм гафу итә белергә, исәннәргә карата игътибарлырак һәм саграк булырга өйрәтә... Фирдәвес Әхтәмованың гайрәтле эчке көчен һәм кеше алдында масаймыйча гына үз бәясен белеп яшәвен беркайчан да онытасым юк. Аның Бибинуры милли хәрәкәтнең лаф оручыларының чыгышларына караганда милли горурлык хисен үстерү өчен күбрәк өлеш кертте. Фирдәвес Әхтәмова турында бөтен кеше бер фикердә булды: кешеләр аның тыйнаклыгына таң кала иде, аны хөрмәт итәләр, аңа рәхмәтле иделәр. Яратмасаң да, хөрмәт итми булмый торган кешеләр була. Аны яраттылар да, хөрмәт тә иттеләр...

Бу югалтулардан күңелне тоныклык һәм боеклык баса. Җаваплылык авыр йөк булып безнең җилкәләребезгә төште. Быел мин, бик күп яшьтәшләрем сыман ук, шуны аңладым – яшьлек үтте, хәзер инде без урта буын... Укучы, син дә, бер мизгелгә тукталып, мәңгелек турында уйлан әле... Бу катлаулы кәбисә елында арабыздан китүчеләр мәңге хәтеребездә...

 

«Сәхнә», 2012, №7 (июль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк