Логотип
Архив Материалов

"Татар җыры - 2011"

Фестивальнең бюджеты 10 миллион сум тәшкил иткән. Иганәчеләрнең саллылыгы хакында фестиваль алдыннан узган матбугат конференциясендә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да,«Яңа гасыр» телерадиок...

Фестивальнең бюджеты 10 миллион сум тәшкил иткән. Иганәчеләрнең саллылыгы хакында фестиваль алдыннан узган матбугат конференциясендә мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да,«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов та әйтеп узганнар иде. Техник якка күп акча сарыф ителгәнлеге күренми калмады. Сәхнәдәге боз һәм тамашачылар өстендә очып йөргән самолет үзе генә дә ни тора. Идеясе әйбәт, тик боздагы биюләр дә, кайбер җырчыларның тимераяк киеп чыгып: «хәзер егылам, хәзер авам» кыяфәтендә басып торуы да шаккаттырмады. Без бит инде телевизордан бозлы шоулар карап шактый талымлыга әйләнгән тамашачылар. Сәхнәдәге боз шул бозлы шоулар модасына иярү буларак кына кабул ителде.

Быел алып баручылар дүрт пар булып, һәрберсе бер ел фасылын тәкъдим итте. Беренче пар – «Татар җыры» тарихына исемнәрен алтын хәрефләр белән язган тандем – Гөлназ Сәфәрова һәм Искәндәр Хәйруллин, икенче пар – яшьләргә дикторлык дәресләре бирерлек камил сөйләмле Эльза Әхмәтҗанова һәм соңгы арада үзен бик күп өлкәләрдә сынаучы Рамил Төхфәтуллин, өченче пар – бер берсенә бик тә тиңдәш һәм шәһәрчә кимәлдәге Алсу Әбелханова белән Фәрит Таишев, дүртенче пар – Камал театрының яшь актрисасы Нәфисә Хәйруллина һәм бик яшь артист Ришат Әхмәдуллин иде. Алып баручыларга, шәхсән миннән, аерым «афәрин!».

Быелгы фестивальгә Мәскәүдән танылган җырчы Алсу да килде иде. Татар җырын дөнья күләменә чыгарган җырчыга, алтын белән көмештән ясалган, бриллиант-хрустальләр белән бизәлгән «Алтын Барс» сынын Татарстан Республикасы Премьер министры Илдар Халиков тапшырды.

Бүләкләнгән җырчылар арасында Айгөл Бариева, Илдар Әхмәтов («Елның иң популяр җыры»), Алинә Шәрипҗанова («Кабатланмас тавыш»), Алия Шәрәфетдинова («Иң яхшы видеоклип»), Алсу Әбелханова һәм Резидә Шәрәфиева («Иң яхшы дуэт»), Ландыш Нигъмәтҗанова («Иң яхшы танцеваль проект»), Ринат Рәхмәтуллин («Елның иң яхшы хиты»), Илназ Баһ һәм Гүзәл Уразова («Иң яхшы альбом»), Ләйсән Гыймаева («Хит парадлар лидеры»), Нәфкать Нигъмәтуллин («Халык мәхәббәте»), Зөфәр Хәйретдинов («Татар эстрадасында авторлык хокукларын яклауга керткән өлеше өчен»), Раяз Фасыйхов һәм Хәния Фәрхи («Тамашачы мәхәббәте»), Зөфәр Билалов һәм Зәйнәп Фәрхетдинова («Халыкчан җырчы»), Салават («Иң яхшы эстрада театры») исемнәре яңгырады. Кемнеңдер кулына уникенче тапкыр керүче «Алтын барс» сыны кайберәүләргә беренче тапкыр эләкте.

«Татар җыры» фестивале тәнкыйтьcез генә үтмәде. 12 ел эчендә ишетәсен ишетеп бетерде шикелле. Соңгы ике елда фестивальгә артык каты бәрелүчеләр юк. «Татар җыры» киңәшләрне тыңлап, елдан ел сыйфатын яхшырта баручы, гел яңалыкка, купшылыкка омтылучы тамаша буларак кабул ителә. Моң кирәкме – моңлы җырчы һәм аңа тәңгәл номинация бар. Сикереп торып биисең киләме, рәхим ит –иң яхшы танцеваль проект.

Кыскасы, төрледән төрле мөмкинлекләр фестивале булып чыкты ул «Татар җыры». Без кабул итмәгән җырчылармы? Алар бар. Ләкин кемдер аларны чын күңелдән кабул итәдер дигән шик тә бар. Димәк, фестивальгә дә, җырчыларга да уңышлар һәм үсеш теләп, киләсе елларда яңа сюрпризлар көтәсе, фестивальне гамәлгә куючы «Барс – медиа» инновацион эшлекле үзәге»нә «Респект!» диясе генә кала.

"Сәхнә", 2012, №1 (гыйнвар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк