Логотип
Архив Материалов

Тавыш – табигать бүләге

Матур аһәңнәрне тыңлап ләззәтләнү кеше яшәешенең күркәм мизгелләре рәтендә. Җырлый белүчеләрне җәмгыять һәрвакыт аерымлап куя. Аларга соклана, кадерли, күз угыннан төшерми. Соклангыч тавышка ия җ...

Матур аһәңнәрне тыңлап ләззәтләнү кеше яшәешенең күркәм мизгелләре рәтендә. Җырлый белүчеләрне җәмгыять һәрвакыт аерымлап куя. Аларга соклана, кадерли, күз угыннан төшерми. Соклангыч тавышка ия җырчыларның шөһрәте күп вакыт үзе яшәгән ил чикләрен генә түгел, үзе яшәгән вакыт чикләрен дә атлап чыга.

Сирәк һәм кадерле нәрсә булган затлы тавышны гына түгел, һәр кешенең дә тавышын саклау, тембр үзенчәлекләрен югалтмау өчен тавыш хакындагы гыйлемнәребез җитәрлекме соң? Ә бит тавыш ярдәмендә ризыгын таба торган кешеләр генә түгел, гади адәм балалары да «телдән калырга» мөмкин. Афония – тавыш югалу дигән нәрсә хисчән хатын-кызлар өчен бик хас нәрсә. Мәсәлән, хатын-кыз, алтын читлектәге сыман, өйдә генә утыра башласа, тавышын югалта. Бу очракта тавыш проблемасы гормональ проблемалар белән дә, зарарлы гадәтләр белән дә бәйле түгел.

 

Алай да тавыш нинди хикмәт соң ул?

Тавыш ярдәмендә элемтәгә керүнең асылы сүзләрдән бигрәк, интонациядән дә гыйбарәт. Шуңа күрә тавыш аһәңен дөрес бәяли белергә һәм аны сакларга тырышырга кирәк.

Тавышны ягымлы яки ягымсыз итә торган нәрсәләр дә бар. Иң беренче чиратта бу генетика. Еш кына ата-аналар белән балаларның тавышы охшаш була. Тагын бер мөһим әйбер бар. Монысы – вакытында дөрес күнекмәләр алу һәм тавыш ярыларының торышы белән бәйле. Физик күнегүләрдән башка матур буйсын булмаган кебек, тавыш ярыларын чыныктырмый гына матур яңгырашлы тавышка ирешү мөмкин түгел. Тавыш яңгыравыклы булсын өчен әле тагын дөрес туклану һәм әйбәт йоклау да мөһим.

Нилектән соң кайвакыт тавыш «утыра», карлыга? Күп очракта гаепне борын куышлыгындагы, тамактагы ялкынсынулардан эзләргә кирәк. Тавыш яңгырашына кешенең эндокрин һәм нерв системасының халәте дә тәэсир итә. Мәсәлән, җырчы ханым спираль йөртә икән, аның тавышының диапозоны, һичшиксез, тараячак. Калкансыман бизгә операция ясалган булуның да тәэсире бар.

Шулай да була. Җырчы фониатор янына ярдәм көтеп килә. Әмма аның тавыш ярыларына берни дә булмаган булып чыга. Шул чагында, җырчыны төрле табибларга йөртә торгач, тавышка читләтеп зыян сала торган чир ачыклана. Мәсәлән, психик яктан тынгысызлык тавыш яңгырашын бик боза.

Зарарлы гадәтләр, бигрәк тә тәмәке тарту тавыш яңгырашы өчен үтә дә зыянлы. Безнең илдә ирләрнең 60, хатын-кызларның 40 проценты тәмәке тарта. Әгәр элек тамакта яман шеш ир-атларда гына очрый торган булса, хәзер аның белән хатын-кызлар да авырый. Яман шеш авырулары арасында тамак рагы өченче урынга чыкты. Өченче урынга бит! Ә аны бит исәпкә алган кеше юк. Кешене тәмәке тартудан биздерү өчен онкология хастаханәсенең лор бүлегенә кереп чыгу да җитә. Бугазлары тишекле, тавышсыз кешеләрне күрү яман гадәтне оныттыру өчен бик җитә.

Сөйләү сәләтен югалту зур шатлыктан яки олы кайгыдан да булырга мөмкин. Бөтенләй өнсезлек берәр айга кадәр дәвам итә ала. Менә шул чагында кеше тавышның кыйммәтен аңлый башлый да инде.

 

Алтын тавыш белән гади тавыш ничек аерыла?

Фониаторлар әйтүенә караганда бернинди дә анатомик үзгәлекләр юк. Уңыш җырчының табигый таланты белән тырыш хезмәте нәтиҗәсендә килә. Дөрес, бөек җырчылар тавышларын бик оста идарә итә белгәннәр. Белгечләр Сергей Лемешовның вибратосы (авазның югарылыгы һәм яңгыравыклылыгы) язмасын күреп хәйран калганнар. Лариса Долинаның да вибратосы соклангыч. Бүген иң көчле тавыш аныкы.

Тавышларын көйләү өчен җырчылар чи күкәй эчә, дигән сүзләр бар. Чи күкәй тавышны яхшырта дигәннәре дөреслеккә туры килми. Ә болай сәламәт ризык ашау тавышка бик кирәк. Кайбер җырчылар, имеш, ул тавышны карлыктыра, дип, көнбагыш ашамаска тырыша. Хәлбуки, күп нәрсә кешенең индивидуаль үзенчәлекләренә бәйле. Алай да ара-тирә фониатор ишеген шакырга ярый.

Элек фониаторлар җырчыларга гына кирәк дип уйланыла иде.Чынында бит бик күп һөнәр ияләренә тавыш кирәк. Кеше алдында сөйләргә туры килә торган кешеләр фониаторларга еш мөрәҗәгать итә. Ирләрнең исә үз проблемлары. Кайбер ир-атлар калынрак тавыш белән сөйләшергә тели.

Тегеләренә дә, боларына да махсус күнегүләр ярдәмендә булышып була.

Фониаторлар карамагында махсус приборлар барлыгын да онытмыйк.

 

Бу малай җырчы булып калырмы?

Татлы һәм яңгыравык тавышлы малайларны сокланып тыңлаганда еш кына ишетергә туры килә шундыйрак сорауларны. Биш яшьтән җырлый башлап, җиде яшендә сәгать буе концертлар бирә алган Муса Маликовның тавышы «сынар» вакыт җитүен хәвефләнеп көткән идек. Татарстан Робертино Лореттие хәзер, чыннан да, җырдан ераклашты кебек. Дөрес, ул үзенә дөрес юнәлеш тапты. Алай да ике җырчыдан туган малайның җыр сәхнәсенә кабат кайтуына өмет зур. Әнә бит малай вакытта тавышы белән ләззәтләндергән Марат Фәйрушин тавыш үзгәрү чорын исән-имин кичеп, классик һәм эстрада җырларын да, халык җырларын да бердәй оста башкарып концертлар бирә.

Моңа кадәр 5-6 яшьтән җырлап, Халыкара конкурсларда катнашып, җиңүләр яулап йөргән, Мөслим Магомаев исемендәге конкурста гран-при алып кайткан Нариман Сәхәбиев тә 14 яшен тутырды. Димәк, җырлаудан тыелып торыр яшькә керде.

Малайларның тавышына ни була соң, моның хикмәте нидә? Моны аңлау өчен бераз гына медицина дәреслегенә күз ташлап алыйк. Тавыш организмның берничә әгъзасы – бугаз, тавыш ярылары, үпкә, күкрәк читлеге, борын-тамак куышлыгының күмәк хезмәте нәтиҗәсендә ясала. Үпкәдән чыкканда һава агымы тавыш ярыларын тибрәтә. Бу вакытта күкрәк читлеге белән борын-тамак куышлыгы резонатор вазыйфасын башкара. Тавыш ярылары калынрак булган саен тавыш та куерак, ягъни түбәнрәк була. Гәрчә кагыйдәдән тайпылу очраклары да булгалый. Мәсәлән, Карузоның тавыш ярылары кайбер басларны-кына караганда ике тапкырга калынрак. Ә бит ул бас белән җырлаган.

Малайларның тамагы кызларныкы кебек нечкә, тавыш ярылары нәфис, һәм һава дулкыны бу ярыларның кырыйларын гына тибрәтә. Белгечләр бу күренешне тавыш яралуның фальцет механизмы дип атый. Бугазны сыбызгы диярсең. Табигать тавыш ярылары әлегә көчсез булган баланы кешеләр ишетсен өчен шулай эшләгән дип уйларсың. Ә бит чыннан да бала-чага чыр-чуы әллә кая яңгырап тора.

13-14 яшьләргә, төрле гормоннар тәэсирендә малайларның тавыш ярылары үсә, озыная, калыная башлый. Тавыш ярылары гормоннарга бик сизгер структура. Хәрам аталарының (евнухларның) тавышлары, үзләре эре генә гәүдәле булсалар да, балаларныкы сыман югары булып калуның хикмәте аларның тавыш ярылары өлкәннәрнеке дәрәҗәсенә үсеп җитә алмауда.

Шул ук җенес гормоннары җитешмәү сәбәпле, карт кешеләрнең тавышлары нечкәрә башлый. Хатын-кызларның тавышы исә, киресенчә, өлкәнәя барган саен калыная төшә. Чөнки хатын-кызларның тавышын җенес гормоннары югарырак тембрлы итә.

Олы кеше тавыш аппараты нормаль булганда да фальцет белән сөйләшергә мөмкин. Әлбәттә, моңа ирешү өчен аерым күнекмәләр кирәк. Ясалма рәвештә тавыш тембрын югарырак итү белән кайбер җырчылар, радиотапшырулар алып баручылар мавыга. Ләкин олы кешенең табигый яңгырашлы тавышы колакка ятышлырак. Тавыш дулкынының тамак куышлыгын иңләп-буйлап агылуына ни җитә. Гадәти сөйләмдә без үз тавышыбыздан берничә тонга югарырак яки түбәнрәк диапазонда сөйләшә алабыз. Җырчы исә ике октаваны ала.

Үсмер кешегә фальцеттан нормаль тавышка күчү җиңел түгел. Монда физиологик проблемага караганда психологик проблема өстенрәк бугай. Яшүсмерне яңа тавышы куркыта. Сөйләшкәндә ул я иске тавышына күчеп, «әтәч очыра», я яңа тавышын сынап карый.

Балалар барысы да бертигез үсмәгәнгә күрә карыш буйлы малай бас белән, гүәрдин кебеге балалар тавышы белән сөйләшергә мөмкин. Менә шул –үсешнең ике чигендәге малайлар интегә дә инде тавыш үзгәрешләреннән. Әмма күпчелек физиологик үзгәрешләргә әзер була, бик сирәк очракларда гына фонопед – җырчылар белән махсус эшләүче кеше ярдәме кирәк була.

Алай да сәләтле малай үстерүче ата-аналарга тавыш үзгәрүгә кагылышлы кагыйдәләрне белеп тору кирәк:

1. Тавыш «сынган» вакытта тавыш ярыларына көч китерергә ярамый. Малайлар исә саклана белми. Көч килгән очракта тавыш ярыларында төеннәр барлыкка килә. Бу төеннәр тавыш ярыларының тибрәлешен үзгәртә. Нәтиҗәдә тавыш карлыга. Кайбер төеннәр вакыт узу белән үзеннән үзе бетә. Кайберләрен хирург алып ташлый.

2. Салкын тиюләр тавыш үзгәрү процессын суза. Яшүсмернең тамагы кызыл булу һәрвакытта да чир галәмәте булмаска мөмкин. Тамак зурая башлагач анда кан әйләнү процесслары тизләнә. Тамак кызаруны ларингит белән бутау гадәти күренеш. Малайны тырышып-тырышып салкын тиюдән дәваларга, табибтан табибка йөртергә керешәләр. Малай тәмам җитлегеп тә тавышы яңгыравык булып калган очракта гына чаң кагарга, аны фониаторга күрсәтергә ярый. Яшүсмер фальцет белән озаграк сөйләшкән саен аны дәвалау кыенрак.

3. Соклангыч тавышлы яшь җырчының үскәч нинди тавыш белән җырлыйсын белеп булмый. Бала вакытта дискант белән җырлаган малай, тавышы «сынганнан» соң тенор тавыш белән җырлап китәр дигән ышаныч юк. Ни булса – шул инде.

«Сәхнә», 2011, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк