Логотип
Архив Материалов

Туфан абый сөйләгәннәрдән...

Бер авылда көнозын ял иттек. Якындагы күлгә су керергә бардык. Бер читтә театрның шоферлары, сәхнә эшчеләре чирәмгә ятып кәрт сугалар. Шулар янына килдем. Тегеләр бер-берсен үртәшеп уйныйлар. Бер...

Бер авылда көнозын ял иттек. Якындагы күлгә су керергә бардык. Бер читтә театрның шоферлары, сәхнә эшчеләре чирәмгә ятып кәрт сугалар. Шулар янына килдем. Тегеләр бер-берсен үртәшеп уйныйлар. Берсе:

– Син, кулыма су салырга да ярамаган башыңнан, пики җиде белән куркытмакчы буласыңмы? Синең җидеңне минем Галиябануым орып бирә, – ди дә дама белән җидене каплый.

– Канатларыңны бик җәелдермә, Исмәгыйль, миндә дә бар Галиябану, – дип, икенчесе кристи дама белән каплый.

– Галиябану барыбер минеке булачак, – дип беренчесе дамаларны күтәрә.

Мин болар сөйләшүенең мәгънәсен соңрак кына төшендем. Алар «Галиябану»ны уйный-уйный кәрт сугалар икән. Кайсы Исмәгыйль, кайсы Бәдри...

Бер сәгать чамасы вакыт үткәндер, «Галиябану»ны ахырынача уйнап чыктылар. Хәзер ничектер, ул чакта театрда эшләүче техник составта театр җене кагылган фанатиклар иде.

 

Белдек

Мәскәүдән театр училищесын тәмамлап кайткач, биш-алтыбызны Ватутин урамындагы бер агач өйгә урнаштырдылар. Газы-фәләне юк. Ашарга кемдер бүләк иткән иске керогазда пешерәбез. Бервакыт керогазны чоланга алып чыгып кабыздык та, өстенә кәстрүл белән бәрәңге куеп, үзебез кәрт сугарга утырдык. Уенга бирелеп, керогазны онытканбыз. Ә ул дулап киткән дә чолан тактасына ут капкан.

– Пожар! Пожар! – дигәнгә йөгереп чыктык. Анда күрше-күлән җыелып ут сүндерә.

Бер марҗа:

– Артисты! Паразиты! Фашисты! – дип кычкыра.

Кемнәр икәнебезне белми идек әле, шуннан соң белдек.

 

Рецензия

Сәхнәдә мин язган пьесаны уйныйлар. Мин тамаша залы ишеге янындарак хозурланып утырам. Кәеф шәп. Артистлар да җиренә җиткереп уйный. Тамашачылар да кул чапкалый. Шул вакыт өч-дүрт хатын урыннарыннан тордылар да ишеккә юнәлделәр. Минем янга туктадылар.

– Туфан Миңнуллин язган дигәч килгәниек, әллә кемнең чепухасын уйныйлар, – дип чыгып киттеләр.

 

Онык

Режиссер Равил абый Тумашевның оныгы туды. Кайсыдыр пьесаны Күчмə театр куярга җыена. Репети ция лəр бара. Репетиция барышыннан мин канəгать түгел. Ə Равил абыйның кəефе яхшы. Репетициягə килə дə оныгы турында озак итеп, тəмлəп сөйли. Оныгының ничек итеп тешсез авызын ачып көлүлəре, тибенеп билəүдəн чыгарга тырышулары, оныгы үсəрəк төшкəч утырырга чəчəкле чүлмəк алулары, оныгының инде кеше таный башлаулары... Артистлар мөкиббəн китеп тыңлый, репетиция вакытының əрəм булганына минем җенем котыра. Бара-тора Равил абыйның оныгы минем əче дошманыма əйлəнде.

Менə минем дə онык туды. И аның тешсез авызын ачып елмаюлары, и аның... Сөйлисе килə кешелəргə оныгым турында, ярый əле Равил абый искə төшеп, тыелып калам.

Равил абыйның оныклары, үсеп, менə дигəн кешелəр булдылар. Куанычка, теге чакта спектакль дə бик уңышлы булган иде.

 

Мин кем?

Театр белəн кайсыдыр шəһəргə гастрольгə бардык. Шəһəрнең түрəлəре килде. Үзара танышканда, Празат абый Исəнбəтне «атаклы драматург, галим Нəкый Исəнбəтнең улы, культура министры Булат Гыйззəтуллинның энесе» дип таныштырдылар. Празат абый, үзенə генə хас иронияле елмаеп:

– Ə үзем мин беркем түгел, – дип өстəп куйды.

 

«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк