Логотип
Архив Материалов

«Урманнарга керсәң...»

Спектакль башланганда сәхнәдә өлкән яшьтәге өч кеше: Хәмдүнә (Башкортстанның атказанган артист Маргарита Содорова), Ризван (Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов), Галинур (Башкортстанның а...

Спектакль башланганда сәхнәдә өлкән яшьтәге өч кеше: Хәмдүнә (Башкортстанның атказанган артист Маргарита Содорова), Ризван (Башкортстанның халык артисты Айрат Солтанов), Галинур (Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәмәтдинов). Картлар бик йончу, хәлсез, гүя иңнәренә таш бастырып куйганнар, башлары түбән иелгән, бик акрын гына сүзләрен чак әйтеп сөйләшүләрендә өметсезлек, әрнү, үкенеч, рухи төшенкелек сизелә, чырайлары хәсрәттән каралган.

Картларның сөйләшүен тыңламый гына күзәтсәң дә, алар бик якын кешеләрен югалткан, дип уйларга була.

Якын кешеләре түгел, тамырлары, яшьлекләре калган, тормышларына шаһит булган туган авыллары «үлеп бара» икән. Авылга терәлеп торган калын урманны да мәктәпне көчкә «өч»легә тәмамлаган Хәсби (Башкортстанның атказанган артисты Данил Нурыйханов) кисеп сатып бетереп килә.

Бу күренешне күреп, берни эшли алмаган картлар чарасызлыктан бәргәләнә.

Артистлар образларын шул тиклем оста тудырганнар, тыштан сыкранып йөрмәсәләр дә, без аларның сызлаган тәнен сизәбез, аякларын көч-хәл белән җирдән шуыштырып атлаганда карт сөякләрен, каткан буыннарын тоябыз. Һәм, әлбәттә, һәркайсының күңел дөньясына сәяхәт кылабыз.

Урманны кисүе белән авылга зур бәләләр китереп, картларны кыерсытып яшәгән тракторчы, эшкуар Хәсби үзе аларны аз-маз хәстәрли дә: утын әзерләшә, урамны кардан тазарта, азык-төлек белән тәэмин итә, сукрангалап булса да хәлләрен белеп чыга.

Кышкы әче суыкларда билдән кар ерып утын кисеп, аны иске трактор белән ташыган Хәсби дә картлар артыннан олыгаеп бара. Авыр, физик эшләр эшләп аның саулыгы, авыр тормыштан нерв системасы да нык какшаган. «Дөрес юл»дан китмәсә дә, ул да яшәргә тырыша. Һәркем дә мәктәптә «өч»легә генә укымый. Мөмкинчелеге булса Хәсби дә шәһәргә китеп белем алыр, башкача тормыш алып барган бу лыр иде. Шуны уйлап Хәсбине бөтенләй үк яманлап, «бетереп» атасы килми.

Картлар балаларын көтеп яшиләр. Ниһаять, Галинурның килене Вера белән оныгы Айнур кайта.

Сәхнәдә бик аз гына вакыт күренеп калган арада Вера Ивановнаның без, артистка Динара Гыймадиева башкаруында, пырдымсыз, мәгънәсез, юньсез кеше икәнлеген шәйләп калырга өлгерәбез. Вера улын да артык яхшы тәрбияләгән дип әйтеп булмый. Без моны түбәндәге күренештә аңлыйбыз: Галинур иң кадерле әйбер, буыннан буынга амәнәт итеп тапшырыла килгән доганы Айнурга бүләк итә. Бабасы оныгына бу бүләкне тапшырырга озак әзерләнә, аны зарыгып көтә, исән чагында үзләренең нәселе хакында бик мөһим булган мәгълүматны оныгының хәтеренә салып калдырасы килә аның. Оныгының үз бабаларының бармак эзләре сакланган истәлекне нәсел төсе итеп сакларына чын күңеленнән ышана. Айнур бабасын ишетми дә. Айнурга әле моны аңлар өчен акылы, зиһене белән, йөрәге белән үсәргә дә үсәргә.

Дөрес, яшьләрнең үз дөньясы, олы кешеләр белән яшь кешенең кызыксынуы да бер булмас, җитмәсә Айнур – шәһәр малае. Шулай дип аны акларга да була. Тик Айнур инде өлкәннәр алдында үзен дөрес тотарлык, аларга хөрмәт белән карый белерлек яшьтә. Галинурның оныгын чиксез яратуын, әгәр сораса ике уйлап тормый йөрәген чыгарып бирергә дә әзер булуын сукыр кеше дә күрер иде. Башкортстанның атказанган артисты Фәндил Мөхәмәтдиновның, яшь артист Айнур Гайсаровның рольләрен төгәл итеп башкарып чыгулары, осталыклары нәтиҗәсендә сәхнәдә барган бу вакыйга беркемне дә битараф калдырмый. Тамашачының бер Галинурның хәленә кереп кенә түгел, олыгаеп, көче китеп, җылы сүзгә, игътибарга мохтаҗ, беркатлы бала өммәтендә калган картларны уйлап күзләре яшьләнә, Айнур йөзендә иркә, мактанчык, тәрбиясез, мәнсез, бәгырьсез булып үскән кайбер үсмерләрне күреп сискәнеп китә.

Әсәрдә янә тагын бер җансыз, йөрәксез «таш курчак» бар. Ул – Ризванның кызы Мәрфуга. Башкортстанның атказанган артисты Гөлнара Габидуллина башкаруындагы Мәрфуга – мал, байлык җыюдан тәм тапкан, шуннан да мөһимрәк берни күрмәгән яшь ханым.

Картлар мәрхүм булгач, Хәмдүнә янына ике авыл карты керә. Берсе – Шаһидә (Зәрия Даянова), аның күзләреннән нур, яшәү чаткысы чәчрәп тора. Ул Галинурны бик якты итеп искә ала. Шаһидәнең адымнары да җиңелрәк, алда әйтеп үткән картлардан күпкә сәләмәтрәк күренә. Икенчесе – Лотфулла, киресенчә, Галинур белән Ризванга, гомумән авылга эшләгән явызлыкларын, хөсетлеген искә алып Хәмдүнәнең йөрәгенә кадап чыгып китә. Алик Зәйлалов башкарган Лотфулла әнә шундый бозык күңелле, мәкерле карт буларак истә калды.

Лотфулладан башка картларның кайсын гына алсаң да, аларның күңел дөньясы матур, саф, нәзек. Олы буын кешеләре үзләрен генә хәстәрләп калмый, башкалар хакында да уйлый, киләчәк өчен дә борчыла. Аларда миһербанлылык, мәрхәмәтлелек сыйфатлары бар.

Өлкән буын кешеләре тормышта төрлесен күргән. Кешелеклерәк булыр, башкаларның хәленә керә белү кебек сыйфатларны үзеңдә булдырыр өчен тормышның әчесен, авырлыгын күрергә, үз җилкәңдә татырга кирәкме икән әллә?

Әйе, Ризванның улы Хәким белән Хәмдүнәнең улы Хәниф яманларлык кешеләр түгел. Шифаханәдә озак ятып, саф һавага чыкмаганлыктан, авыру-сызланулардан Хәкимнең йөзләре агарган. Алай гына түгел, аның керсез, йомшак күңеле дә йөзенә яктылык булып төшә төсле. Марат Хәсәновның әлеге роле зур түгел, тик кыска гына вакытка сәхнәгә чыккан арада хәтердә ул шундый булып уелып калды.

Хәниф (Шамил Рәхмәтуллин) максатчан, тырыш, кешеләргә ихтирамлы, сәләтле шагыйрь, тормышта үз урынын тапкан шәхес, җәмгыять өчен дә кирәкле кеше. Аның йөрәген дә авылның, урманның бетүе, картайган әнисенең язмышы борчый. Тик ул моңа каршы бер чара да таба алмый.

Исемсез генә, автор тарафыннан беренче, икенче кеше дип кенә бирелгән ике герой бар. Бу ике кеше Хәсбине куркытып, аңа янап китәләр. Шулай, Хәсби картларны куркытып тотса, икенче берәүләр – Хәсбине. Һәр көчкә карата аннан хәтәррәк, аннан яманрак көч бар. Бу ике исемсез геройны Лира Сөләйманова һәм Руслан Вахитов уйный.

Спектакльдән үз эчемә йомылып кайтып киттем. Геройларның йөзе, дөбер-шатыр ауган наратлар күз алдыннан китмәде. Хәмдүнәнең каралган бүрәнәле өе, аның диварында эленеп торган аклы-каралы иске фотолар үзәгемне өзеп күз алдына килде. Күптән мәрхүм булган әбием, аның өе искә төште. Бүгенге көн, киләчәк, фани дөнья, бакыйлык… Бу үзгәртеп булмаслык юлдан кемнәр дөрес бара, кемнәр – юк?

 

«Сәхнә», 2012, №12 (декабрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк