Уйланулар...
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Югалтулар зур... Шамил Зиннурович киткәч мин япан кырда ялгыз адашып калгандай аптырап калдым. Аннан соң Ту...
Фәрит Бикчәнтәев, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры
Югалтулар зур... Шамил Зиннурович киткәч мин япан кырда ялгыз адашып калгандай аптырап калдым. Аннан соң Туфан абый... Аның китүе ничә буын артистларның, тамашачыларның, гомумән, Туфан Миңнуллин заманында яшәгән кешеләрнең зур югалтуы. Аның оптимизмы, заман белән бергә атлавы, яшьләрдән чын егетләрчә көнләшеп, яшьләрчә яши белүе генә дә ни тора иде бит. Бер генә мисал. «Яңа татар пьесасы» конкурсында «Дивана» пьесасын укыйбыз. Исемнәр яшерелгән, чын исем язылган конверт әле ачылмаган. Мин бәхәсләшәм: бу әсәрне яшь кеше язган дим, Туфан абый язган дигән уй башымда да юк. Конвертны ачып, авторның ул икәнлеген белгәч, бик аптырадым, әсәр яшь кеше кулы белән язылган иде.
Мин аның кайчак артык кырыс булуына да тыныч карый идем. Әлбәттә, мин аның өчен Марсель абыйны алыштыра алмаганмындыр, ләкин аннан чын күңелдән киңәш сораган чакларым булды.
Сүзен, фикерен дәлилләп, милләте өчен көрәшә белгән яңа Туфаннар кайчан туар... Бу сорау әлегә ачык. Туфан абый вафатыннан соң күп тә узмый Шәүкәт абый Биктимеровның да китүе – йөрәккә тагын бер яра... Безгә – җирдә калганнарга рәнҗеп кенә китмәсеннәр иде.
«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк