Логотип
Архив Материалов

«Язмышым юллары»

Жанры шигъри музыкаль спектакль дип билгелəнгəн. Бу спектакль театрның берничə ел элек Габдулла Тукай шигърияте буенча куелган спектакль белəн башланган репертуар сызыгының дəвамы булып тора....

Жанры шигъри музыкаль спектакль дип билгелəнгəн. Бу спектакль театрның берничə ел элек Габдулла Тукай шигърияте буенча куелган спектакль белəн башланган репертуар сызыгының дəвамы булып тора.

Без шигъри театр формалашуын күзəтəбез. Персонажлар – исемсез. Программкада бары катнашучыларның – Артём Пискунов, Илфак Хафизов, Резеда Сəлəхова, Лия Вильданова, Гөлназ Нəүмəтова, Тимур Баһаветдинов, Булат Зиннəтуллин, Айгөл Галиуллина, Зөлфəт Закиров – һəм, əлбəттə, инсценировка авторы Резеда Сəлəхова, режиссёр, үзе үк сценограф Рəшит Заһидуллин, режиссёр ассистенты Резеда Гарипова, нəфис сүз буенча педагог Гаптрəүф Нуриев исемнəре генə бирелə.

Сəхнə бизəлешенə лапидарлык хас: бөтенлəй буш диярлек сəхнə басма белəн каймаланган; артта ачык төсле тукыма эленгəн; уң кулиса янында пианино тора, сул кулиса янында – урындыклар. Тукымаларда төрле язулар барлыкка килə. Башта – автор исем-фамилиясе. Аннары – күренешлəр тематикасын билгелəүче сүзлəр. Əйтик, Əнием, Балачак, Бердəнберем, Сəнгать, Исем, Нəфрəт, Ватан, Дəүлəт.

Шигырьлəрне, проза əсəрлəрен, җырларны шул сүзлəр берлəштерə. Шулай итеп лирик геройның, югарыда аталган яшь актерлар башкаруындагы гадəти булмаган шəхеснең биографиясе хронологик тəртипкə тезелə, дисəк тə була.

Мондый əсəрне сəхнəлəштергəн чакта режиссёрның эше əллə ни юк та сыман. Шигырьлəрне, җырларны бер-бер артлы тезеп чык та актёрларга шуларны башкарырга куш. Əмма бу алай түгел. Режиссёр үзенчəлекле, əйтелгəнчə, шигъри-музыкаль спектакль куйган. Актёрлар шигырьне сəнгатьле уку белəн генə чиклəнми, алар һəр чыгышларында, һəр шигырьдə һəм җырда бу əсəрнең үзгə, үзенчəлекле яңа характерын, лирик образын тудыралар. Алар сюжетны эчке кичерешлəре, күңел халəтенең төрлелеге белəн уйнаталар. Моннан тыш, режиссёр һəрвакыт үзенчəлекле мизансценалар төзи. Шуңа да тамашачы подиум өстендə ак яулыклы ананы һəм аның тезлəренə елышкан улын аерымачык күрə; берзаман шул ук калкулыкка шаян, көр тавышлы малай йөгереп менə; берникадəр вакыттан бераз үскəн герой – инде студент егет үзенең мəхəббəтен очрата һ.б. Башка актёрлар ул арада, сул кулиса янында басып торып, дикъкать белəн сөйлəүчене тыңлый. Кызлар, əле берсе, əле икенчесе, пианинода уйный. Берзаман тагын берсе скрипкада лирик көй башлый, ул арада ике егет гармун тартып җибəрə, кемдер əкрен генə əле мандолина, əле гитара кылларын чиртə. Курай тавышы ишетелə...

Ə лирик геройның тормыш юлы дəвам итə. Менə аның беренче шигырьлəре языла һəм беренче шигырьлəр җыентыгы басыла. Шагыйрьнең тормыш турында, халык язмышы хакында җитди уйлары яңгырый. Югарыга менеп баскан артистканың речетативы нəкъ мөнəҗəт сыман яңгырый. Актёрлар шагыйрьнең төрле əсəрлəре аша геройның сөенечлəрен дə, сыкрауларын да, көенечлəрен дə җиткерə.

Лирик геройның бормалы тормыш юлларын театр шигърият һəм проза аша гына түгел, музыка, җырлар аша да күрсәтә. Разил Вәлиев иҗатында алар да бихисап. Дистәләгән шигъри юллар белән бергә танылган композиторларның сюжетка гаять туры килә торган көйләре яңгырый. Лирик геройның гомере барышында бер-бер артлы «Балачагым» (Р.Кәлимуллин көе), «Яшьлегем канатында», «Туачак кызыма, улыма» (Л.Батыр-Болгари), «Беренче мәхәббәт урамы» (С.Солтанов), «Мәхәббәтне җиргә яз китергән», «Сөембикә» (Р.Әхиярова), «Кояшлы җыр» (М.Шәмсетдинова), «Туган телдә дәшсәм» (Р.Абдуллин), «Елгалар саеккан чагында» (Ч.Зиннәтуллина), мәшһүр «Бер алманы бишкә бүләек» (татар халык көе), «Егерме миллион», «Җырлыйк әле» (Р.Абдуллин) җырлары яңгырый. Бу җырларны актерлар соло да, дуэт һәм трио белән дә, хәтта тугызы бергә хор булып та башкара. Алар әле сагыш-сагыну тулы, әле шук-шаян, әле, герой Сөембикә исеменең дөрес язылмавына дулаган чактагы сыман, кискен кырыс яңгырый. Актёрлар барысы бергә башкарган трагик яңгырашлы «Егерме миллион» җыры вакытында тамакка төер утыра.

Спектакльнең сәнгати үзенчәлегенең, дәрәҗәсенең бер ягы тагын шуннан да гыйбарәт, бөтен музыкаль номерлар җанлы тавыш белән башкарыла. Актёрлар бернинди фонограммасыз үзләре җырлый, үзләре уен коралларында уйный. Бу тагын бер кат яшь актёрларның төрле сәләткә ия булуларын күрсәтә. Ә нәтиҗәдә һичнинди замана технологияләренең катнашы булмаган җылы, якты, матур, лирик спектакль барлыкка килә.

Төрледән-төрле җырлар шигырьләр, музыка, биюләр белән алмашынып тора. Актёрлар әле шаян бию башкара, әле татар көенә бии башлый, әле лирик вальста әйләнә. Болар барысы бергә сәнгати яктан оешкан спектакль булдыра. Шуңа да тамашачы сәхнәдәге күренешләргә җаны-тәне белән кереп китә, һәр шигырьне, җырны алкышлар белән каршы ала. Ул күңелле эпизодларда рәхәтләнеп көлә, туган тел, милләт киләчәге турындагы җитди сүзләрне игътибар белән тыңлый, моңсулана. Спектакль программкасына шагыйрьнең мондый сүзләре кертелгән:

«Кеше дөньяга ни өчен килә? Билгеле инде, яшәү өчен, тормыш итү өчен, диярсез. Ә нәрсә соң ул яшәү, нәрсә соң ул тормыш итү? Яшәү ул – көрәш, тормыш ул – игелекле гамәлләр кылу, яшәү ул – мәхәббәт, тормыш ул – дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылу, үзеңнән соң якты хатирәләр калдырудыр.

Һәр кеше җиргә бер генә данәдә яратыла, һәр кеше бу дөньяда бердәнбер, һәр кеше кабатланмас зат. Менә шушы бердәнбер язмышыңны, бердәнбер гомер юлыңны ничек узасың, юлдагы киртәләрне ничек җиңеп чыгасың – шуларга карап гавам сиңа бәя бирә, шул бәя синең рухыңа мәңгелек юлдаш була».

Бу тирән, җитди уйланулар спектакльнең югары максатын һәм бөтен сюжет буенча сузылган вакыйгалар тезмәсен билгели.

 

Илмир Хәбибуллин тәрҗемәсе.

 

«Сәхнә», 2013, №4 (апрель)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк