«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
2 июнь Казанның “Мәскәү” мәдәният үзәгендә беренче тапкыр “Алмаш” гаилә җыены уздырылды. Оештыручыларның берсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон әлеге чара турында сөйләде.
- Бу чара – безнең уртак идея. Моңа кадәр укытучылар өчен семинарлар үткәрәлде. Мэрия тарафыннан укытучылар өчен татар телен укыту буенча, телне укытуның эффектив, нәтиҗәле алымнарына кагылышлы семинарлар циклы берничә ел рәттән эшләп килде. Анда төрле юнәлештәге белгечләр үз тәҗрибәләрен укытучылар белән уртаклашты, башка регионнардан да белгечләр чакырттык, алар укытучыларны төрле алымнар белән таныштырды. Алга таба уйлый башладык һәм быел татар телен тагын да популярлаштыру, балаларны кызыксындыру өчен без тагын нәрсә эшли алабыз, дигән сорау туды. Укытучылар белән эшләдек, шуңа инде хәзер гаиләләргә мөрәҗәгать итәргә булдык. “Алмаш” гаилә җыены шул рәвешле барлыкка килде. Бер яктан караганда, ул үзебезнең проектларны күрсәтү мәйданы. Ник дигәндә, монда “Үз телем” бәйгесендә җиңгән китаплар бүгенге күргәзмәдә урын алды; “Апуш” остаханәсе дә бүген биредә эшли; “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты да үзен кабат тәкъдим итә – бәйрәм ахырында күмәк бию оештырылачак. Тагын башка татар проектларын да барлап бирегә чакырдык, алар остаханәләр оештырды. Шул рәвешле, без әти-әниләргә балаларны һәръяклап татарча тәрбияләргә, татар мохитен булдырырга мөмкин икәнне күрсәтергә телибез. Татар телендә китапларыбыз, уенчыкларыбыз, түгәрәкләр, остаханәләр бар. Бүгенге лекторлар да кызыктан-кызык темаларга чыгыш ясый бит. Нейропсихолог “Баланың сәләтен ничек итеп ачарга һәм үстерергә?” дигән теманы кузгата. Полиглот Алексей Арзамасов әти-әниләр каршында чыгыш ясап, татар телен өйрәнүнең кызыклы алымнары белән уртаклаша. Аның бу чыгышы үзенә күрә бер мотивация, чөнки ул милләте буенча удмурт һәм аның бер мизгелдә төрле-төрле телләргә күчеп сөйли алуы гаҗәп һәм илһамландыра. “Татар баласын тәрбияләүдә әти кешенең роле” темасына дискуссия дә оештырабыз. Без гел Ана теле дип әйтәбез, бөтен юнәлешләрдә дә гел ана гына күтәреп күрсәтелә. Милләт баласын тәрбияләү ана җилкәсенә генә төшкән кебек. Ә әти кеше кайда? Аның әһәмияте, роле нинди? Шуңа күрә без шушы дискуссиядә әти кешенең ролен ачыкларга омтылабыз. “Алмаш” дигән исем бирү дә юкка түгел. Без киләчәккә үзебезгә алмаш әзерлибез, “Киләчәк үзебезнең кулда” дигән шигарь белән эшлибез. Моны эшләмәсәк, безгә алмаш кем булыр? Зур җаваплылык тоеп шушы эшкә тотындык, дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Елга бер яки ике тапкыр үткәрелер дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк