Логотип
Архив Материалов

«Ә син елама – көл!»

Янәшәбездә булмаса да, ул янәдән безне Кама Тамагына, туган авылы Олы Мәрәтхуҗага җыйды. Шулай итеп Татарстанның бу гаҗәеп матур җирләре мәшһүр драматург, җәмәгать эшлеклесе, татарның яклаучысы-с...

Янәшәбездә булмаса да, ул янәдән безне Кама Тамагына, туган авылы Олы Мәрәтхуҗага җыйды. Шулай итеп Татарстанның бу гаҗәеп матур җирләре мәшһүр драматург, җәмәгать эшлеклесе, татарның яклаучысы-саклаучысы Туфан Миңнуллинны искә алу урыны булыр, Иншалла.

Г.Камал исемендәге академия театры бу җирләргә инде өченче тапкыр килә. Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган чараларның 25 августка планлаштырылганнарын Олы Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йорты каршындагы мәйданда ачык һавада спектакль уйнап, нәкъ камаллылар йомгаклады. Драматург үзе исән чакта биредә «Шулай булды шул» һәм «Диләфрүз-remake» спектакльләре уйналган иде. Бу юлы Туфан Миңнуллин якташлары август кичендә йолдызлар астында «Гөргөри кияүләре» пьесасы буенча куелган комедияне тамаша кылды. Бик матур традиция оешып килә Кама Тамагында. Өстәвенә, авылда тиздән яңа мәдәният йорты төзеләчәк. Район җитәкчелеге бу эшнең, һичшиксез, башкарылып чыгасына тагын бер кат ышандырды. Туфан абый туган авылында салган йортта да төзекләндерү эшләре көн-төн дәвам итә – караңгы төшкәч тә эшчеләрнең чүкеч тавышы тынмый.

Туфан абыйны искә алу чаралары иртүк Яңа Татар бистәсе зиратында башланды. Мәрасимдә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да катнашты. ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Туфан Миңнуллин каберенә таш кую мәсьәләсе хәл ителүе, әдип турында истәлекләр китабы, әсәрләре тупланган җыентыклар басылып чыгачагы, драматургның исеме Түбән Кама Татар дәүләт драма театрына биреләчәге хакында әйтте. Аның бу сүзләрен Кама Тамагында мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова да тагын бер кат кабатлады. Димәк, әдип исемен мәңгеләштерү эше башланган. Мәрасим Туфан абый рухына дога кылу белән тәмамланды.

Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее төзелүе, аны ачу 25 августка планлаштырылу турында хәбәр иткән идек инде. Сүзләрендә тордылар – әдипнең туган көнендә Туфан абыйның туганнары, якташлары, Кама Тамагы районы җитәкчелеге, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашында музей ачу тантанасы узды. Музей экспозициясе булыр-булмас казанышлары өчен бөтен кешегә өләшенә торган сәгатьләр, башка кыйммәтле сувенирлар белән түгел, ә Туфан абыйның бөеклеген һәм гадилеген ачып бирә торган шәхси әйберләре белән кыйммәтле. Монда аның джинс курткасы, киеп йөргән бәләкәй генә кызыл түбәтәе, күпсанлы каләмнәре янында күпләрнең зар-интизарларын тыңлаган мобиль телефоны, «Сәхнә» журналында эш өстәлендә торган язу әсбаплары – барысы да Туфан Миңнуллин белән бәйле әйберләр. Диварларда – төрле җирләрдә төрле кешеләр белән төшкән рәсемнәр. Музей  ның икенче катында, Туфан абый теләгәнчә, әдәби очрашулар оештыру өчен бүлмә ясалган. Кызганыч, үзе белән очрашулар безгә калдырган әдәби мирасы аша гына мөмкин инде хәзер...

Киләчәктә музей фонды тагын да баер әле. Бинаны ачу тантанасына килгән кунаклар бу эшкә үз өлешләрен кертергә алынды да инде. Әйтик, Кама Тамагы районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе (бу вазыйфаны Туфан абый аңа күптән түгел генә үзе тапшырган иде) Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, шәхси архивыннан Туфан абыйның сирәк фоторәсемен табып, аны музейга тапшырды. Киләсе елга Кама Тамагына килгәндә музей экспозициясе тагын да баер, музей бинасы янындагы территория дә бизәлер, дип ышанасы килә. Хәер, якташлары истәлеген саклау өчен күп көч куялар биредә. Монысын да булдырырлар.

Сәнгатькәрләрнең Туфан Миңнуллинның туган көне уңаеннан Кама Тамагы халкына әзерләгән тагын бер бүләге бар иде. Кич район мәдәният йортында Салават Башкорт дәүләт драма театры Туфан абыйның «Нәзер» пьесасы буенча куелган «Әллә ялгыш, әллә язмыш» спектак  лен уйнады. Спектакльнең исемен режиссер Олег Ханов автор белән килештереп үзгәрткән. Премьера Салаватта 4 майга планлаштырылган була. Туфан абый Салаватка барырга җыена. Әмма 2 майда арабыздан китеп бара. Театр директоры Наилә Сәфәрголова бу вакыйгаларны һаман да күз яшьләре белән искә төшерә. «Беренче майда Туфан абый белән сөйләштек. Ул безгә премьерага киләсен әйтте, һәрвакыттагыча шаярып та алды, – ди Наилә ханым. – Икесе көнне аңа шалтыраттым, телефонында – хатын­кыз тавышы. Туфан абыйның вафат булуын әйтте. Ә мин, нәрсә булганын абайлап бетермичә, «ничек инде үлде, ул бит безгә премьерага килергә сүз бирде»,  дип арабыздан көтмәгәндә китеп барган Туфан агайны таптырам икән».

Туфан абый «Нәзер» пьесасы буенча Оренбург театры куелышында спектакльне бик яраткан, театр труппасының шул спектакль белән Татарстан районнары буенча гастрольләрен дә оештырган иде. Салават театрын да үз итә иде ул. Үткән елда театрның Казанга гастрольләрен оештырырга да ярдәм иткән иде. Бүген инде Салават театры, Туфан Миңнуллинга рәхмәт йөзеннән, ике ай дәвамында аның әсәрләре буенча куелган «Шулай булды шул», «Риваять» һәм «Әллә ялгыш, әллә язмыш» спектакльләрен уйнаячак. Мөгаен, Салават театры куелышында да ошатыр иде Туфан абый «Нәзер»не, Башкортстаннан очынып кайтып төшеп, актерларының осталыгы, актрисаларының чибәрлеге турында сөенә­сөенә сөйләр, шатлыгы белән уртаклашыр иде... Наилә ханымның Туфан абый иҗатына гашыйк театр сөючеләр өчен тагын бер яңалыгы бар. Киләсе елга ул ике тугандаш республиканың ике мәшһүр драматургы – Туфан Миңнуллин белән Нәҗип Әсәнбаевка багышлап, Татарстанның һәм Башкортстанның кече шәһәрләре театрларын «Нәҗип – Туфан» дип аталган фестивальгә җыярга ниятли. Татарга да, башкортка да Наилә Сәфәрголова кебек оештыручылар кирәк. Алайса, Туфан абыйның һәр нәрсәне үзе җайлап йөрүенә шулкадәр күнеккәнбез ки, бу юлы да үзенең туган көне уңаеннан чараларны үзе оештырыр, дип көттек сыман. Алга таба Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары, аларны оештыру бик югары, драматург үзе ирешкән дәрәҗә кимәлендә булыр дип ышанасы килә.

Сүз уңаеннан, Туфан Миңнуллинның туган көне уңаеннан чаралар Кама Тамагында гына түгел, Чүпрәле районы Мунчали авылында да үтте. Биредә Туфан абый тырышлыгы белән төзелгән мәктәп бинасы диварына мемориаль такта эленде.

P.S. Туфан абыйны сагынудан, юксынудан бу көнне күпләрнең күзләренә яшьләр килде. Урыны да шундый бит әле аның – табигатьнең сине тулысынча биләп ала торган сихри почмагы. Татар халкына Туфан Миңнуллинны үстереп биргән туфрак. Зиратта мәдәният министрлыгы вәкиле Кадрия Идрисова Туфан абыйның бик тә мәгънәле сүзләрен искә төшерде. Авырлыкларга чыдый алмыйча «елыйсы килә» дип йөргәннәргә «ә син елама – көл» дияр иде ул. Казаннан кузгалган вакытта күкне каплаган болытлар да Кама Тамагына килеп кергәндә таралды да бетте, кояш чыкты. Елыйсы түгел безгә, елмаясы. Бу сүзләрне Туфан Миңнуллинның васыяте, тормыш шигаре итеп аласы да, башны горур тотып, елмаеп яшисе!

 

«Сәхнә», 2012, №9 (сентябрь)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк