Әлмәт театры Бурятиядән җиңү белән кайтты
Әлмәт театры 26 сентябрь – 1 октябрьдә Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә узган «Алтын Сәргә» халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. Өч елга бер тапкыр уздырыла торган фестивальдә әлмәт...
Әлмәт театры 26 сентябрь – 1 октябрьдә Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә узган «Алтын Сәргә» халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. Өч елга бер тапкыр уздырыла торган фестивальдә әлмәтлеләр «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов әсәрләре буенча, режиссер Искәндәр Сакаев) спектаклен тәкъдим итте. Жюри "Иң яхшы сәхнә бизәлеше" номинациясендә янәдән рәссам Димитрий Хильченко хезмәтен иң яхшысы, дип бәяләде.
Яңа сезонны театр 7 октябрьдә Кәрим Тинчурин әсәре буенча режиссер Ильяс Гәрәев куелышында «Назлы кияү» комедиясе белән башлап җибәрде. Рәссам – Димитрий Хильченко, музыкаль бизәлеш – Нәзирә Яппарова, балетмейстер – Наталья Соколова.
Ачылу тантанасында театрның "Ел актеры" премиясе Гөлнара Вәлиева, Эльмира Яһудина һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймовага тапшырылды. Зөлфия Газизова, Римма Гайсина һәм Гөлнара Вәлиев сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук тамашачыларга быел театр труппасына килеп кушылган яшьләр – Резеда Сафина, Илшат Агиев, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Динар Хөснетдинов һәм Ирек Шәрәфетдинов белән Илсур Хәйретдинов тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк