Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Талипов Эмиль Мансур улы
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Студент елларында ук Эмиль Талипов “Зәңгәр шәл”, “Кыю кызлар”, “Гөлҗамал”, “Баскетболист” кебек спектакльләрдә массовкаларда катнаша. Сәхнәдә беренче адымнарыннан ук гаҗәеп таланты белән ул тамаша...
Студент елларында ук Эмиль Талипов “Зәңгәр шәл”, “Кыю кызлар”, “Гөлҗамал”, “Баскетболист” кебек спектакльләрдә массовкаларда катнаша.
Сәхнәдә беренче адымнарыннан ук гаҗәеп таланты белән ул тамашачыны үзенә җәлеп итте. Артистка табигыйлек, үтә дөреслек, ягымлылык һәм юморны нечкә тоемлау сыйфатлары хас. Үзенчәлекле сәләте, эмоцияләргә бай булуы һәм хезмәт сөючәнлеге ярдәмендә ул үзенә театр җәмәгатьчелегенең дә игътибарын юнәлтте. Аның Ялкын – “Бала” (И.Зәйниев), Фәйзулла – “Яшь йөрәкләр” (Ф.Бурнаш), Исмәгыйль – “Диләфрүз- Remake” (Т.Миңнуллин), Рафаэль – “Искән җилләр көенә” (З.Хәким) образлары югары бәяләнде.
Э.Талиповның иҗади диапазоны киң. Ул драматик рольләрне дә, шулай ук катлаулы характердагы геройларны уңышлы башкара. Ул тудырган образлар эчкерсезлеге, эмоцияләргә бай булуы, эчке бер тотнаклык, тирән драматизм һәм дөньяны үзгә күз алаллаулары белән аерылып тора.
2009 елда Эмиль Талиповны режиссер—куючы итеп билгелиләр. Ул Шәриф Хөсәеноның 80 еллык юбилее уңаенннан әдипнең “Зөбәйдә” әсәрен сәхнәгә чыгара. Театр тәнкыйтьчеләре яшь актерның эшен югары бәялиләр.
Һәр яңа эше саен Эмиль Талиповның таланты тагын да тулырак ачыла бара. Ул үз эшенә намуслы карый һәм үз-үзенә таләпчән. Ул иҗат иткән образлар ниндидер бер эчке көч һәм тормышчан дөреслек белән сугарылган, алар бик тиз истә кала. Артист бигрәк тә мөләем һәрчак изгелеккә омтылучы рольләрне уңышлы тасвирлый. Аның – Әсфәндияр – “Мулла” (Т.Миңнуллин), Ильяс – “Мәхәббәт FM” (И.Зәйниев), Зәйтин – “Минем исемем Кызыл” (О.Памук), Роберто – “Әтрәк-әләм” (Д.Джармуш), Равил – “Әрем исе” кебек рольләре актер буларак елдан-ел үсә баруын дәлилли.
Бүгенге көндә Эмиль Талипов тамашачы тарафыннан җылы кабул ителгән күп кенә спектакльләрдә катнаша. Эше күп булуына карамастан башка төрле иҗади эзләнүләргә дә урын калдыра, кинога төшә, күп кенә республика һәм шәһәр күләмендә уздырылган чараларны алып бара, эстрада өлкәсендә көлкеле номерлар белән чыгыш ясый.
2013 елда Эмиль Талипов Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләгенә ия булды.
{jlex}folder:http://old.sahne.ru/images/el-artist/kamal/mal{/jlex}
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк