Логотип
Конкурслар

Сәнгать аша – Җиңүгә!

“Төнге фәрештә – Мәгубә” “...Дөнья күгендә нур сибеп Балкыйлар безнең кызлар. Халкы өчен гомерен биреп Кабынган ул йолдызлар...” Сания Әхмәтҗанова “Төнге фәрештәләр”

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Башкортостанның Бәләбәй шәһәрендә туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1929 елда Ташкентта телеграфист булып эшли, аннары гражданнар авиациясенең Урта Азия идарәсендә һава линияләре технигы вазифасын башкара. Тбилисида аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый. 1941 елның июленнән Мәгубә Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабреннән ул Бөек Ватан сугышы фронтларында һава армиясенә караган полкларда очучы булып хезмәт итә һәм Берлингача бара. Батырлыклары өчен күп кенә орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Мәгубә Сыртланова 1971 елның 1 октябрендә Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән.

«Оч, оч, Мәгубә, Мәгубә Сыртланова...» дип җырларда җырлана торган татар халкының батыр кызы республикада Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган бердәнбер хатын-кыз. Аның батырлыгы турында күпме генә язсак та, сөйләсәк тә, кино төшерсәк тә аз булыр сыман. Каһарман милләттәшебезне киләчәк буыннар да белергә һәм аның белән горурланырга тиеш.

Мәгубә Сыртланова дошман гаскәрләрен юк итү өчен самолёты белән 780 очыш ясап, 190 тонна бомба ташлаган. Нәтиҗәдә, дошман оясында 128 көчле янгын чыккан, суны аркылы чыгу өчен хәстәрләнгән 2 корылма, тимер юлдагы 2 эшелон, ягулык склады, 3 артиллерия батареялары, 2 прожектор, ягулык тулы 4 машина юк ителгән. У-2 (По-2) самолётын (аларны Казанда җитештергәннәр!) һәм анда очучы кызларны  немецлар «ночные ведьмы» дип атаганнар һәм алардан бик нык курыкканнар. Әлеге очкычларның берсе Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана. Бу очкычлар тавышсыз гына килеп, төгәл билгеләнгән урынны төнлә бомбага тота алганнар. Мәгубә Сыртланова исәбендә 780 очыш. Очучыларга әсирлеккә төшәргә рөхсәт ителмәгән. Алар ут капкан самолёт эчендә янып үләргә, әгәр дә кулга алырга киләләр икән, үз аяк асларына бомба ташларга тиеш булалар.

Мәгубә Сыртланованың самолёты күп тапкырлар дошман утыннан качып котыла алган. Әмма 1944 елны апрель төнендә  алар очкычына немецлар  ут ачалар. Юк ителде дип исәпләп, дошман аларның экипажын ахыргача күзәтми. Кызлар дошман җиренә төшеп һәлак булганчы, диңгездә үлүне хәерлерәк күрә. Бәхетләре була, очкычны яр буена кадәр китереп җиткерергә өлгерәләр. Очкычның башы комда булса, койрык өлеше – суда була. Бу Мәгубәнең 780 очышы арасында мәңге онытылмаслыгы була. Соңгы тапкыр сугышчан бурычны ул 1945 елның 3 маенда үти.

1946 елның 15 маенда Мәгубә Сыртланованы Советлар Союзы Герое исеме, Ленин ордены һәм «Алтын йолдыз» медаленә лаек дип табалар. Ул ике тапкыр Кызыл Байрак орденына һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Сугыштан соң Грузиядә авыл хуҗалыгы авиациясендә эшли. Казанга кайткач кияүгә чыга, оборона заводларының берсендә ОТК контролёры була.

Татарстан Республикасы Милли музееның мәдәни-агарту бүлеге фәнни хезмәткәре – Данис Рәмис улы Хисмәтуллин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021