Логотип
Проектлар

«Сәйяр» һәм «Мәктәп сәхнәсе»нә йомгак ясалыр вакыт җитте

«Быел «Сәйяргә» узган елгысына караганда да күбрәк эш килде, барлыгы биш йөздән артык. Якынча хисап белән әлеге рухи чарада, димәк, биш меңнән артык яшь артистыбыз катнаша. Беренче тур тәмам, 7 нче ок...

«Быел «Сәйяргә» узган елгысына караганда да күбрәк эш килде, барлыгы биш йөздән артык. Якынча хисап белән әлеге рухи чарада, димәк, биш меңнән артык яшь артистыбыз катнаша. Беренче тур тәмам, 7 нче октябрьгә кадәр тәкъдимнәр кабул ителеп бетте, редакцияләр коллективы жюри белән берлектә видеоязмаларны карап чыгып, шулар арасыннан йөздән артык труппаны сайлап алды. Алар зона турына узучылар. Зоналар бишәү: Казан, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Арча. Жюри тиздән әлеге шәһәр, районнарга барып, яшь йолдызларны сәхнәдә үз күзләре белән күреп бәһаләячәк. Әлеге чара 29 нчы үктәбердән башланыр дип планлаштырыла. Һәм шул вакытларда икенче турга узган трупаларның исемнәре министрлык тарафыннан мәгариф бүлекләренә җибәреләчәк һәм мәгълүмат  «Сәхнә» журналы сайтында да урын алачак», дип бәян иткән иде фестивальнең жюри рәисе язучы-мөхәррир Зиннур Хөснияр үзенең әңгәмәсендә.

Зоналар туры да тәмамланды. Жюри әгъзалары районнарга барып, яшь йолдызларга үзләренең бәһаләрен дә бирде.

Ниһаять, әлеге көтелгән, тантаналы көн килеп җитте.

«Сәхнә» фестиваленең гала концерты 16 нчы ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак. Әлеге тантанада «Мәктәп сәхнәсе» бәйгесенә дә йомгак ясала. 

Катнашкан һәр кеше электрон почта аша дипломнарга ия булыр. 

Барлык яңалык, җиңүчеләрнең дә исемлеге sahne.ru  сайтында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк