Журналда укыгыз рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Карурман» спектакле үзенчәлекләре хакында
Салават Хәбибуллин белән интервью. -
Бер-беребезгә таянып
Театр училищесына керү белән тирә яктагы тынлыкка иттем, димәк, дәресләр әле бетмәгән. Кирәкле аудиторияне эзләп табып, ишеккә шакыдым – җавап бирүче юк. Кыюлыкны җыеп, аудиториягә керергә булдым, карасам, Низамиевлар икесе дә шәкертләр белән шөгельләнә икән... -
Без Илһамлы халык
Бүген татарларның бөек шәхесе Илһам Шакировка 85 яшь тулган булыр иде. -
Сүнмәс ут
«Минем урыным Яр Чаллы театрында. Бүгенге көндә башка театрда уйнарга тәкъдим итcәләр, мин гомумән актёрлык эшчәнлегеннән китәр идем» -
Фәрештәләр юлдаш булсын!
Берсенең дә мин булып яшәп караганы юк. Әйе, мин Илфактан, баламны җитәкләп, урамга чыгып киткәнмен икән, димәк, сәбәбе булган. Мин ул чакта эшсез (репертуарсыз), фатирсыз, сәламәтлексез калдым. Ләкин мин Илфак турында бер генә начар сүз дә әйтмәячәкмен. -
Туган җир кадере
Соңгы вакытта К.Тинчурин исемендәге театр тирәсендә барган ыгы-зыгы, шул исәптән баш режиссёрның китүе, киң җәмәгатьчелектә борчу уятып, театрның киләчәгенә шикләнеп караучылар да пәйда булган иде. Бәхеткә, зур тарихы булган театрыбызның көчле коллективы үз миссиясен тирәнтен аңлап яши һәм иҗат итә икән. Моны А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» пьесасы буенча куелган спектакль премьерасы тулысынча раслады. Театр коллективының әлеге гаять катлаулы әсәргә алынуы да үз көчләренә ышану билгесе булып тора. Спектакльне сәхнәгә режиссёр Илгиз Зәйниев куйган, рәссамы – Сергей Скоморохов, композиторы – Элмир Низамов, ут куючы – Илшат Сәяхов, сугыш сәхнәләрен куючы – Рөстәм Фәтхуллин. -
Мәхәббәтем якты маяк төсле...
«Юк, мин синең белән йөрмим!» – Мин мәктәптә укыганда егетләр турында уйламадым. Казан театр училищесына кергәч тә күңел маҗаралар эзләмәде. «Насыйп ярың яныңда гына бөтерелә», – дисәләр, кычкырып... -
Гөлназ Шәрипҗанова: «Илсур син бу холкың белән кияүгә дә чыга алмассың диде»
Әле күпләр хәтерлидер, заманында чишмә чылтыравыдай үзенчәлекле тавышы белән эстрадада балкып алган Светлана Сабирова исемле җырчы бар иде. Баксаң, ул беркая да югалмаган икән. Бүгенге көндә “Балала...