Фәрештәләр юлдаш булсын!
Берсенең дә мин булып яшәп караганы юк. Әйе, мин Илфактан, баламны җитәкләп, урамга чыгып киткәнмен икән, димәк, сәбәбе булган. Мин ул чакта эшсез (репертуарсыз), фатирсыз, сәламәтлексез калдым. Ләкин мин Илфак турында бер генә начар сүз дә әйтмәячәкмен.
Татар эстрада сәхнәсенә моңа кадәр ишетелмәгән, әмма халыкны даими борчып торган социаль-сәяси темадагы җырлары белән килеп чыккан Илсөя Бәдретдинова үз вакытында тамашачыны шаккатырды. «Күңел», «Сәер кеше», «Алсу», «Путин кебек ир кирәк» (!) һәм башка шундый җырлары белән. Кыю җырчы кызның киемнәре дә «хулиганнарча» – күн чалбар, озын кунычлы итек, төрле чылбырлар... Җырлау стиле рок жанрына тартым.
Төрле төбәкләргә, авылларга гастрольләр белән килеп чыкканда, тамашачы мәдәният сарайларына ташкын булып агылды. Шул ук вакытта мондый стильне кабул итмәгән кайбер түрәләрнең бу концертларны тыйган чаклары да булды. Агым су юлын табар, дигәндәй, Илсөя җырлаудан туктамады. Ләкин... Әллә ялгыш, әллә язмыш, әллә күз тиде... Бу турыда кабат язып торуның кирәге дә юктыр, бәлки, чөнки Илсөянең иҗаты, яшәеше белән кызыксынып торучылар барысын да белә. (Дисәң инде...)
Лениногорск районының Иске Шөгер авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче кыз бала булып туган Илсөя килчәчәктә җырчы булу турында уйлап та карамый. Өченчесе һичшиксез малай булыр, дип көткән әтисе аны үзе тирәсендәрәк йөртеп, чыннан да малайларча итеп үстерә. Эшкә батыр, туры сүзле, уйлаганын эшли торган итеп. Җырларга ярата анысы, рәсемнәр ясарга да. Соңрак, ясаган карикатуралары районның «Заман сулышы» газетасында да басылып чыккалый. Әнә шунда киләчәк язмышында зур урын алачак кешегә – журналист Илфак Шиһаповка юлыга да инде ул. Танышлык иҗатташлыкка китерә, аннары – мәхәббәткә. Бергәләп төрле авылларга чыккан чакта, Илсөя һич тартынмыйча Илфак абыйсын үзләренә чәй эчәргә дә чакыргалый. Башта абый дисә, аннары шеф, босс дип эндәшүгә күчә. Беренче чиратта әнисе шик белдерә: «Кызым, бик тирәнгә кермисеңме? Хатын аерган, артында ике баласы бар. Әтиеңә ничек әйтик?» Анысын Илсөя үзе хәл итә. Ишегалдындагы пилорамда такта яру белән мәшгуль әтисенең пилорамын барып сүндерә дә: «Әти, сөйләшик әле!» – ди. Илфак белән кушылырга теләвен әйткәч, әтисе бертын эндәшми тора. Аннары: «Мин юк дисәм, ялгыз калырсың да, гомер буе мине гаепләрсең, мин синең холыкны беләм. Бергә булырга теләсәң, барыбер үзеңчә эшләячәгеңне дә беләм. Әмма аерылып, балалар ияртеп кайтасың икән, авыл башыннан да узмыйсың!» – ди. Шуннан соң алар, кушылып, Түбән Камага чыгып китәләр. Соңрак – Казанга. Илфак, журналист буларак, төрле газеталарда эшли, продюсер вазыйфасын үз өстенә алып, Илсөяне җырчы итеп үстерә. Җыр текстларын язганда, бер бәхәсләшеп, бер дуслашып, иртәнге сәгать дүртләргә, бишләргә кадәр утырган чаклары була.
– Ул чактагы үземне карап, җырларымны тыңласам, исләрем китә: мин бит дөньяга Илфакның карашын, аның фикерләрен алып чыкканмын, дим. Тик бер дә үкенмим. Ул мине сәхнәгә чыгаручы, ул – төсе-бите белән дә, карашлары белән дә нәкъ үзенә охшаган баламның әтисе. Тамашачының, иҗатымнан бигрәк, ни өчен аерылышуыбызны, Илфакның нидән үлүенә кадәр беләсе килә. Күбрәк беләсе килә! Әллә нинди гөманнар уйлап таба, мине гаепли. Югыйсә, берсенең дә мин булып яшәп караганы юк. Әйе, мин Илфактан, баламны җитәкләп, урамга чыгып киткәнмен икән, димәк, сәбәбе булган. Мин ул чакта эшсез (репертуарсыз), фатирсыз, сәламәтлексез калдым. Ләкин мин Илфак турында бер генә начар сүз дә әйтмәячәкмен. Без аны көткән идек, ул ашыкмады. Ә инде ике елдан соң ул үз фатирында йөрәк өянәгеннән вафат булды. Менә шундый аяныч язмыш.
Дәвамын «Сәхнә» журналының гыйнвар санында укый аласыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк