Бер-беребезгә таянып
Театр училищесына керү белән тирә яктагы тынлыкка иттем, димәк, дәресләр әле бетмәгән. Кирәкле аудиторияне эзләп табып, ишеккә шакыдым – җавап бирүче юк. Кыюлыкны җыеп, аудиториягә керергә булдым, карасам, Низамиевлар икесе дә шәкертләр белән шөгельләнә икән...
Театр училищесына керү белән тирә яктагы тынлыкка иттем, димәк, дәресләр әле бетмәгән. Кирәкле аудиторияне эзләп табып, ишеккә шакыдым – җавап бирүче юк. Кыюлыкны җыеп, аудиториягә керергә булдым, карасам, Низамиевлар икесе дә шәкертләр белән шөгельләнә икән. Түргә уздым да, шыпырт кына укыту процессын күзәтергә керештем. Миңа нинди бәхет тигәнен шунда ук аңладым: күз алдымда сәхнәдә роль башкаручы Татарстанның атказанган артистлары түгел, ә гади, үз эшләрен яратучы укытучылар иде.
Нинди темага сөйләшүләренә һич игътибар итмәдем, әмма укытучылар һәм шәкертләрнең никадәр җылы мөнәсәбәтләрдә булуын тоеп алдым. Укучыларның читенсенмичә киңәш сораганнары, Лилия ханымның тыныч җавап бирүләре, хәтта аның елмаюы һәм кулларының салмак хәрәкәтләре дә – болар барысы да гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтне хәтерләтә.
Һәрбер кешенең тормышы үзе бер иҗат, ә артистларның тормыш юлы тагын да кызыграк, ләззәтлерәк булып тоела. Кайвакыт бу юл бормалы да, котлаулы да булырга мөмкин... Озын сүзнең кыскасы – Низамиевлар гаиләсе белән якыннан танышып китик.
Низамиевларның аралашу тарихы Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясендә башлана. Гади авыл егете Илнар белән Казан кызы Лилия арасында тиз арада мәхәббәт учагы кабынырга ашыкмый әле. Киресенчә, кыз бала яшь Низамиевны беренче күрүдән үк ошатмый. Егетнең шаяруын Лилия аңардан көлү буларак кабул итә. Илнар уйнап йөрсә дә, Лилиянең чиста татар телендә сөйләшүенә, табигый талантка ия булуына чыннан да соклана.
Уку йортын тәмамлагач, икесе дә Яр Чаллы шәһәренең дәүләт драма театрында хезмәт куя башлыйлар, шунда ук өйләнешәләр. Ике ел дәвамында алар күп спектакльләрдә уйныйлар һәм сәхнәдә онытылмас образлар тудыра. Шул арада беренче мәхәббәт җимешләре Искәндәр дә дөньяга аваз сала.
Яр Чаллы театрында хезмәт иткән чакларны артистлар аеруча җылылык белән искә алалар. Ләкин тормыш мәшәкате авыр булу сәбәпле яшь гаилә киредән Казанга кайту ягын карый. Башкалада Илнар әфәнде берничә ел Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында эшләп ала. Тиздән артистлар бергәләшеп Габдулла Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театрына урнашалар, бүгенге көндә дә иҗат юллары әлеге театрда дәвам итә.
– Безнең театр күргәнне башка театрлар күрергә язмасын (елмая). Аллаһыга шөкер, бөтен авырлыкларны җиңеп чыктык, биналы да булдык. Без бинага җан кертүче, театрыбыздан әкият ясаучы Сәгыйтова Гүзәл Рәмзил кызына рәхмәтле. Без бик бәхетле артистлар, башкарган рольләрдән ләззәт алып, эшебезне яратып яшибез, – ди Илнар әфәнде.
Низамиевларның тагын бер бәхете: сөендереп торучы өч бөртек балаларның әти-әнисе булуы. Иң зурысы Искәндәр бүгенге көндә артист һөнәрен үзләштерә, уртанчысы Айсылу музыка белән шөгельләнә, ә кечкенә Исмәгыйль үзе дә коеп куелган артист: кинода төшеп, спектакльләрдә уйнарга өлгерә.
– Балаларыгыз иҗат юлын сайлаганга каршы килмәдегезме?
Илнар: Без беркайчан да махсус син бу һөнәрне сайла, ә син – монысын, дип балаларга йогынты ясаганыбыз юк. Моннан тыш, алар спорт белән дә шөгыльләнәләр.
Лилия: Әйе, Илнар дөрес әйтә, балаларыбызга төгәл юлны сайлап биргәнебез юк. Әмма гаиләдә ике артист җитәрлек, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә бер ара театрларга йөрмисез дигән сүз чыкты өйдә, күбрәк тыйган саен, аларның иҗатка тартылышы көннән-көн үсә барды.
Сәхнәдә күп очракта аларга парлы рольләр башкарырга туры килә: Исмәгыйль – Сәрвәр, Исмәгыйль – Галиябану... Күрәмсең, язмышлары шулдыр. Гадәттә, мантыйкый яктан карасак, эштә дә, өйдә дә янәшә булган парлар күбрәк бер-берсеннән арадыр дип уйлыйсың. Миңа калса, бу нәтиҗә Низамиевларга кагылмый.
– Сез 20 елдан артык бер-берегезгә терәк булып яшисез. Моның сере нәрсәдә?
Лилия: Безнең бар низаглар күбесенчә театр аркасында килеп чыга. Бу һәрбер артист гаиләсенә дә хас күренеш, дип уйлыйм. Өйдә ир белән хатын, театрда хезмәттәшләр дигән бүленеш юк. Эштә дә, гаиләдә дә иреңә юл бирә белергә кирәк.
Илнар: Бер-береңне хөрмәт итү, юл бирә белү – иң мөһиме. Моннан берничә ел элек Лилиягә Театр училищесында укытырга тәкъдим иттеләр. Мин аның педагог һәм режиссёр буларак сәләтле икәнен бик яхшы белә идем, шуңа күрә каршы килә алмадым. Шәкертләр укыту җиңел эш түгел. Лилия аларга бар җанын биреп эшли, мин аңа ярдәм итәм генә.
Лилия: Әйе, өйдә мин аңа булышсам, ул миңа монда шәкертләрне укытырга ярдәм итә. Илнар әлегә өй сала, миннән килеп киңәш сораган була, мин бу өлкәдә гомумән бернәрсә дә белмим...
Илнар: Ничек инде, әлбәттә, киңәшләшәбез! Башкача булмый.
Дәвамын «Сәхнә» журналының март санында укыгыз.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк