Логотип
Сәнгать

Марсель Галиев: Миндә татар йөрәге тибә!

“Марсель Галиев - татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Аның җитди, катлаулы, телгә бай иҗаты инде күптән сәхнәдән сөй...

“Марсель Галиев - татар халкының язмышы, тарихы, бүгенгесе, теле, әдәбияты, мәдәнияты, хәтта мәзәге турында фәлсәфи фикер йөртүче әдип. Аның җитди, катлаулы, телгә бай иҗаты инде күптән сәхнәдән сөйләргә лаек. Һәм ул киң катлау тамашачыга танылырга тиеш”, - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Марсель Галиев төрле жанрда иҗат итә.  «Аның кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать гамәлендә калку итеп гәүдәләндергән лирик повестьлары һәм хикәяләре ике гасыр арасы татар интеллектуаль прозасының яңа бер казанышы итеп бәяләнергә хаклы. Әдипнең балалар әдәбияты, юмор-сатира, драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр текстлары иҗат итү өлкәләрендә дә  уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту», “Миләүшә”, “Шәрыкъ кызы”, “Елмай син”  кебек җырлары халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Ул шулай ук азәрбайҗан, япон авторларының аерым әсәрләрен, калмык галиме Әренҗән Карадауанның Чыңгыз хан турындагы тарихи монографиясен  татар теленә тәрҗемә итте. М.Галиев — үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Аның әдәби иҗаты ассоциатив чагыштыруларга, яңача, көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора. Әдәбият белгечләренең язучы иҗатына бәясе шундый.

 

 

Ике сәгатькә дә тулмаган тамашада бу шәхеснең иҗатын, фикерен    телен һәм милләтен онытып барган, тарихын нигездә белмәгән халыкка ничек аңлатырга? “Лайк”, “смайлик” һәм башка символлар белән аралашырга күнегеп барган безнең буынның күңеленә юлны ничек табарга? Таякның авыр башы куючы режиссер Ильяс Гәрәевкә төште.

 

Минем алты томлыкны режиссер уңнан сулга, сулдан уңга укып чыкты. Республикада башка  андый кеше юктыр. Ул  иҗатымны үземнән яхшырак белә, - дип шаярттыМарсель Галиев.

 

Әдәби тамашаның жанрын “манзара” дип билгеләү  әдипнең иҗат киңлегенә бер ишарә булса (әлеге терминны драматургия жанры буларак беренче тапкыр Галиәсгар Камал куллана), ут һәм музыкаль бизәлештә “күләмле” алымнар кулланып, икенче уңышлы адым ясады Ильяс Гәрәев. Манзарада 30 дан артык артистның катнашуы да  иҗатның үтә дә саллы булуын ассызыклый.

 

“Миндә татар йөрәге тибә… Татар – барча континентларга таралган дөньяви халык. Татар – нинди яңгыравыклы исем! Пышылдап кына әйтсәң дә тантаналы яңгырап кала. Бу сүздә космик куәт сулышы төенләнгән.  Ә син, милләттәшем, йөртергә хаклымы шундый да шәүкәтле исемне?! Дөнья картасында үз тамгаларын таш-мәрмәргә уеп калдырган бөек халыкның тарихын аң-вөҗүдеңә сыйдыра аласыңмы?” Манзара башында әдип исеменнән артист Динар Хөснетдинов залда утыручыларга шундый чакыру “ташлады”. Бу бераз киная белән әйтелгән  сорауның урынлы булуын артистлар  Марсель Галиевның Алтын Урдага багышланган әсәрләреннән өзекләр, Чыңгызхан монологы, “Дала хәтере” җыры белән дәлилләде. Борынгы бабаларыбызның куәтле чакларын, югалтулардан сызлануларын пластик күренешләр белән тасвирлады. Язучының татар җырына мәдхия булып яңгыраган “Галибәнә моң” һәм башка әсәрләре белән алар татарны данлады, милләтне күккә чөйде, якташыбызның туган ягына, газизләренә багышлап язылган җырларын, шигырьләрен ишеттереп, тамашачының күңелләрен йомшартты.  Әдипнең әдәбият-сәнгать әһелләренә, танылган замандашларына багышланган иҗади портретларын сәхнәгә күтәреп, хәйран итте, сатира әсәрләрен  уйнап көлдерде. Бер утка, бер суга салды.

 

 Шәп коткы, провокация булды бу манзара. Шул ук кичне социаль челтәрләрдә фикерләр күренә башлады. “Татар рухлы үзем белән очрашудан кайтыпкиләм. Театр тәкъдим иткән манзара татар кешесе нинди булган һәм нинди булырга тиеш дигән сорауга җавап бирә”, - дип язган берәү. “Күңелемдә әрнү. Манкортлыгым үзен кискен сиздерде. Татарча аз сөйләшәм, бөтенләй язмыйм һәм укымыйм, - дип сүзгә кушылган икенчесе. -Татар эстрадасындагы торгынлык тәмам туйдырды... Ә бит  “Су буеннан әнкәй кайтып килә” – гаиләбезнең иң яраткан җыры. Аны тыңлаганда мәрхүм әби,  әнисен искә төшереп, елый иде. Бу җырны ишетсә, хәзер әни моңлана. Әби белән бабайны юксынып мин дә елыйм... Милләтебезнең үз асылын югалта баруы йөрәкне әрнетә”...“Кеше Җиргә хот-дог ашарга гына килмәгән, ә игелек кылу, шулай ук көтү, ышану, бәяләү, сөю өчен яратылган. Һәм иң мөһиме - безнең тамырларыбызны онытырга хакыбыз юк”, - дип язган тагын берәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк