Рәхим ит тәңкә борын!
Кош-корт хайван елы белән Үтә ул безнең гомер. Дуңгыз елы килә менә Тик ул безгә дус түгел. Моның белән санашмыйча Чучка үз елын белә. Капкаңны ябып куйсаң да Капка астыннан керә. Елның...
Кош-корт хайван елы белән
Үтә ул безнең гомер.
Дуңгыз елы килә менә
Тик ул безгә дус түгел.
Моның белән санашмыйча
Чучка үз елын белә.
Капкаңны ябып куйсаң да
Капка астыннан керә.
Елның шулай килүенә
Карышып булмый һичтә.
Дуңгызга сәлам бирергә
Туры килә бу кичтә.
-Синең ел бу, бер бәхәс юк
Рәхим ит тәңкә борын!
Ел буена безнең йортта
Табырбыз әле урын.
Урының түрдә булмаса да
Кычкырма мырык –мырык!
Яшә шунда, безнең нужа
Синнән башка да кырык!
Елың үткәч, бәхилләшеп
Сине суймый сатырбыз.
Табышыңа акча өстәп
Сыер алып кайтырбыз!
Автор: Рөстәм Арифуллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк