Ул сәхнә өчен туган...
Лилия Зөфәр кызы кебекләр турында «Ул сәхнә өчен туган», – диләр. Аның чыгышлары тамашачы тарафыннан һәрчак көтеп алына. Күңелнең яшерен кылларын тибрәтүче моңлы җырлары аша да, район күләмендә иң җав...
Лилия Зөфәр кызы кебекләр турында «Ул сәхнә өчен туган», – диләр. Аның чыгышлары тамашачы тарафыннан һәрчак көтеп алына. Күңелнең яшерен кылларын тибрәтүче моңлы җырлары аша да, район күләмендә иң җаваплы чараларны алып баручы буларак та иҗатына гашыйклар көннән-көн арта. Моның сере гади: сәхнә һәрвакыт яктылыкны, матурлыкны һәм яңалыкны ярата бит. Бу өч сыйфат та аңа табигатьтән бирелгән. Лилия Зөфәр кызының холкын чагылдырган шул күркәм сыйфатлары җитәкче булгач та үзләрен һәрвакыт сиздереп тора.
Иң беренче көненнән үз алдына зур максатлар куеп башлап җибәрде ул эшчәнлеген. Бүлекнең матди-техник базасын ныгыту, районның үз кадрларын табу һәм үстерү, эш барышында заманча алымнарны куллану никадәр генә авыр булса да, Лилия ханым сайлаган юлыннан тайпылмый. Районкүләм үткәрелгән һәр мөһим чара шушы максатка якынаюның бер билгесе булып тора. Халкыбызның йөзек кашына әверелгән «Сабантуй» бәйрәме дисеңме, инде ничә ел рәттән меңләгән кунак җыйган «Иске-Казан түгәрәк уены» фестивале турында сүз башладыңмы, шушы урында Лилия Зөфәр кызының куйган бар хезмәтен, бар тырышлыгын әйтми мөмкин түгел. Хәер, аның хезмәтен күптәннән инде шул чараларның дәрәҗәсенә карап та
белеп була. Әле берничә ел элек кенә «Казан арты» паркында оештырыла башлаган язгы бәйрәм «Сабантуй» бүген инде мәдәни тормышның үткәнен һәм бүгенгесен тоташтыручы «Казан арты бренды»на әверелде. Лилия Борһанова «Созвездие-Йолдызлык» республика фестивале ачылуның беренче елыннан ук бихисап Биектау егет-кызларының исемнәрен Татарстанга яңгыратты. Соңгы елларда, җитәкчебезнең хәер-фатихасы аша, «Пирамида» сәхнәсендә мактауга лаек йолдызчыкларыбыз саны бермә-бер артты. Сезон тәмамлану белән үк яңа талантларны эзләүгә керешә ул. Ел дәвамында шул сабыйлар аша күңелендә булган бар иҗат чаткыларын тормышка ашыра. Шуңа да аның өчен яшь якташларыбызның җиңүе шәхси уңышлары кебек, бик кадерле. Таң туу белән эш урынына килеп җитеп, соң минутларга кадәр репетиция сәхнәсеннән төшмәгән көннәре бик күп аның. Кайвакыт, ирексездән, «Ничек ул үзен шулай тулаем эшкә багышлый ала икән?», – дип уйлап куясың. Беренче карашка ук нәфислеге, сылулыгы белән игътибарны җәлеп итә торган шушы сөйкемле хатын-кыздагы ихтыяр көченә ир-атлар көнләшерлек. Җир шары инновацион тенденция тәгәрмәчендә әйләнгәндә, безнең яшәеш башкаларга да кызыклы булсын өчен, заманадан артта калмау таләп ителә. Әлбәттә, җыр-моң сөюче якташларыбызның да бәйрәм чараларын җылы, уңайлы биналарда карыйсы, сабыйларын шәһәрнекеләрдән ким булмаган түгәрәкләргә дә йөртәсе, бер генә мәдәни яңалыктан да читтә каласы килми. Биектау җирлегендә уңышлы эшләп торучы сәнгать мәктәбе, төрле студия, түгәрәкләр – барысы да яшь буынның киләчәге өчен. Китапханә эшчәнлегендә халыкка күрсәтелгән хирыссыз хезмәт, акчага корылган заманда могҗиза кебек.
«Әйе, мин, чыннан да, чыгышым белән Биектау кызы түгел. Аннан күбесе мине «Саба кызы» дип тә йөртәләр. Минем әнием Саба ягыннан. Әтием чыгышы белән – Әтнәнеке. Алар кайчандыр, 70 нче еллар башында кавышып, мәркәзебез Казанда төпләнеп калганнар. Мин бертуган энем белән Казан шәһәрендә үстем, рус мәктәпләрендә укыдым. Биектау – минем тормыш иптәшемнең туган ягы», – дип сөйли Лилия ханым гадәтенчә йөзенә күркәм елмаю алып.
Елмаеп башланган көн уңышлы була, диләр. Ә ул, моңа өстәп, уңышның нигезен мәхәббәттә дә күрә.
Мин үзем кешеләрне бик яратам. Бәлки шуңадыр да бу мәхәббәт җаваплы. Кәефем булмаса да, мин аны беркайчан да кешеләргә күрсәтмим.
Нигә? Ул кешенең бәлки күңелендә әллә нинди ярадыр. Нинди генә чакта да матур яшәргә, елмаерга кирәк.
Бу гүзәл ханым якты дөньяларга тормыш матурлыгының гадилектә, күркәмлекнең холыкта икәнлеген тагын бер кат раслар өчен килсә, Биектау җиренә, «ташкын» булып, хезмәт белән хөрмәтне яулау үрнәген күрсәтер өчен килгәндер.
Автор:Гүзәлия Вафина
Сәхнә журналының 2019 елның июнь саны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк