Логотип
Шоу-бизнес

Артист күлмәге сатыламы?

Кайбер артистларны нәкъ менә шул күлмәге аркасында гына да истә калдырырлык. Юк тавышларын бар итеп, сәхнәдә боргаланучы гүзәл затларыбыз тиз шәйләп ала, изүе ачык күлмәкләргә, билдән аз гына түбән...

Кайбер артистларны нәкъ менә шул күлмәге аркасында гына да истә калдырырлык. Юк тавышларын бар итеп, сәхнәдә боргаланучы гүзәл затларыбыз тиз шәйләп ала, изүе ачык күлмәкләргә, билдән аз гына түбән төшеп торган итәкләргә, сыла­нып торган алтынсу латекс комбинезоннарга ир-ат халкының күзе төшми калмый бит. Җырын ишетмәсә дә, исемен истә калдыра ул аның. Шулай ук инде олыга­еп киткән апаларның, буй-сынын карамыйча, иңсәләре ачык, күкрәкләрен чак каплап торган стрейч яки күн күлмәкләрдән җырлавы да эчне пошыра. Яман кием яшь кызны әби итә, әбине пәри итә, диләр бит. Шуңа да сәхнәгә чыгарга атлыгып торучы гүзәл ханымнарга саграк булырга киңәш итәр идем. Ир-атларыбыз чагыш­тырмача гади киенә үзе. Әмма хәзерге яшьләр арасында төбе тезенә хәтле төшеп торган ямаулы ыштан белән сәхнәгә чыгучылары да, сүсәреп беткән, юылып тау­шалган иске футболкадан үрле-кырлы сикерүчеләре дә, хәтта чалбар каешын эләктермәгән, каптырмаган килеш җыр сузучылары да бар. Йөзләренә кызыллык ките­реп, килешле-килешсез сәхнә киемнәре хуҗаларының исемен телгә алып утырмыйм. Аннары үзем дә гади бер тамашачы күзлегеннән генә чыгып фикер йөртәм бит, бу өлкәдә белгеч түгелмен. Ә аларга килгәндә, бүгенге көндә бездә стилистлар белән эшләүче артистлар бик аз. Күбесе үз зәвыкларына таяна. Бу нисбәттән бәлки безгә дә урыслардагы кебек Александр Васильев, Эвелина Хромченко, Влад Лисовец кебек мода белгечләре белән эшләү кирәктер?

«Тукта. Сүз башым бит Шүрәле», дигәндәй, чүпрәк-чапрак тикшереп, юлдан адаша язганмын бит…

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында оештырыл­ган сәхнә костюмнары күргәзмәсенә аеруча кызык­сынып бардым. Әмма өметләрем тулысынча акланды дип әйтеп була микән? Әлбәттә, идеясе бик шәп. Моңа кадәр мондый күргәзмәнең бездә булганы юк иде әле. Сәхнә киеменең тарихын, аның ничек үзгәргәнен күрсәтү, бүгенге көндә иҗат иткән артистларыбызның күлмәкләрен киләчәк буыннар өчен туплап бару бик әһәмиятле эш. Әллә артистларыбыз чараның күләмен дөрес аңламаган, әллә оештыручылар күлмәкләрне ашыгыбрак халыкка тәкъдим иткән, күргәзмәдә экс­понантлар күбрәк булыр дип көткән идем. Шушы уй-фикер белән күптәннән янып йөрүче, оештыручы Айдар Садыйков әйтүенчә, күргәзмә әле тагын да тулыландырылачак. Бүгенге көндә ул берничә танылган башкаручы белән сөйләшүләр алып бара. Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева белән әлегә уртак фикергә килә алмаганнар. Хәния Фәрхи дә сәхнә киемен бирүдән никтер баш тарткан. Гомумән, киемнәр җыюны күп җырчылар аңлап бетермәгән булса кирәк. «Кайбер җырчылар сәхнә киемнәрен бирергә теләмәде. «Нәрсәгә инде ул?» дип аптырады­лар. Хәтта юк-барга ышанучылар да табылды. «Аукци­он ясап, син аларны сатарга җыенмыйсыңдыр бит?» – дип әйтүчеләр дә булды. Әмма әлегә андый максат куймадым», – диде Айдар Садыйков. Бу чара – таныл­ган шоумен, «Миллениум» радиосында тапшыру алып баручы, моннан тыш дипломлы театр белгече Айдар Садыйков һәм Татарстан Халыклар дуслыгы йортының уртак проекты. Сәхнә осталарының костюмнарын җыеп күргәзмә оештыру идеясен Айдарга Александр Васильев әйткән. Күптән түгел аңа танылган мода тарихчысының Казанда үткән мастер-классын алып бару бәхете елмайган. Коллекция өчен А.Васильев Айдарга үзенең муенга кия торган күбәләген һәм кулъяулыгын бүләк иткән.

Костюмнарын тапшырган артистлар үзләре дә бирегә килгән иде. Мәсәлән, Айгөл Бариева кулдан чигелгән милли өслүбтәге күлмәген 2007 елда уздырылган Халык-ара телевизион «Җиде йолдыз» фестивале өчен махсус тектергән. Ул чакта ук бәясе 30 мең була. Аннан соң да күп кияргә туры килә бу күлмәкне. «Ун ел дәвамында дөньяның кайсы гына почмагында булмадым. Чит илләрдә милли киемнәрне бик яраталар. Милли ко­лорит һәрвакыт популяр һәм кызыклы булды. Һәрбер җырчының үз йөзе булырга, костюмы аның образына, җырларына туры килеп торырга тиеш, әлбәттә. Үземә килгәндә, кечкенәдән үк зәвыклы итеп тәрбияләгәннәре өчен, әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Аларның киңәшләрен сәхнәдә генә түгел, тормышта да кулланам. Стилистым юк, сәхнә киемнәрен үзем сайлыйм. Кай­вакыт тормыш иптәшем дә булыша. Аллага шөкер, ул яктан аның зәвыгы бар», – ди Айгөл ханым.

Монан тыш күргәзмәдә Илһам Шакиров, Альберт Әсәдуллин, Ренат Ибраһимов, Айдар Галимов, Лилия Муллагалиева, Алсу Әбелхановаларның күлмәкләре дә урын алган. Резеда Шәрәфиеваның үзе теккән кайбер күлмәкләре дә бар. Радик Юлъякшинның костюмна­ры бик үзенчәлекле. Ул аларны Урта Азиядән, Көньяк Кореядан, Кытайдан, Тайваньнан алып кайта икән. Аның сәхнәгә иң беренче киеп чыккан «алтын плащы» – үзе бер тарих. Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың милли бизәкле костюмы белән янәшә Вероника Кузнецованың кыска итәкләре тора. Купшы күлмәкләр янында Илһам Шакировның костюмы артык гади кебек күренә. Шу­лай да күргәзмәдә татар җыр сәнгате легендасының бер костюмы да куелмаса, дөрес булмас иде. «Илһам ага Шакировның киемен табу авыррак булды, – ди Айдар Садыйков үзе. – Аның бер костюмы да сакланмаган. Чөнки ул филармониядә эшләгән вакытта алар әзерләгән костюмнар белән сәхнәгә чыккан һәм һәрберсен кире тапшырып барган. Шулай да ул миңа 2007 елда «Татар җырында» чыгыш ясаган костюмын, шул концертка дип алган түбәтәен, аяк киемен табып бирде. Ренат Ибраһимов исә күргәзмәгә барлыгы биш костюмын бүләк иткән. Әмма биредә аларның берсе генә тәкъдим ителгән иде. Челтәр яка белән бизәлгән ефәк күлмәк, кара чалбар һәм җитен тукымадан тегелгән жакетның ефәк эчлегендә «Ив Сен Лоран» дигән язу күренә. Язучы Кави Нәҗминең шәхси әйберләре, аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың чигүле сумкасы, үзе бәйләгән салфетка­лары – коллекционер өчен аеруча кадерле. Язучының варисларыннан бу ядкярләрне вакытлыча алып тору өчен дә бик озак сөйләшүләр алып барырга туры килгән.

Күргәзмәнең ачылышында танылган рәссам-модельер, стилист Динә Лебедева да бар иде. «Садый­ковны якыннан белмим, әмма мондый чарага килми кала алмадым. Идеясен хуплыйм. Казанда сәхнә костюмнары музеен булдырырга күптәннән хыялланам. Әлегә экспозиция зур түгел. Әмма кызыклы костюмнар бар. Кайберләре вульгар булулары белән мине «үтерде». Әнә теге почмакта торган зәңгәр күлмәкне кемдер сәхнәгә киеп чыккан бит. Монда бары артист белән эшләүче стилистны гына гаепләргә мөмкин», – диде ул.

Моннан тыш, күргәзмәгә Татарстан Халыклар дуслыгы йорты тәкъдим иткән төрки халыкларның милли киемнәре үрнәкләре дә куелган иде. Танылган артистларның күлмәкләрен 10 көн дәвамында бушка тамаша кылырга мөмкин булды. Экспозициянең киләсе тәкъдим ителеше тагын да тулырак булачак, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Һәрхәлдә артистларның күлмәкләре сатылып беткәнче, киләчәк буыннар өчен тарихи кыйммәткә ия булырдай тулы бер коллекциягә тупланып баруы күпкә мөһимрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк