«Бер миллион сезнең өчен акча түгелмени?...»
Русия эстрадасы артистлары бер-берсе белән судлаша башлаган.
Русия эстрадасы артистлары бер-берсе белән судлаша башлаган.
Җырчы Сергей Шнуров продюсер Иосиф Пригожин өстеннән полициягә гариза язган. Шнуровның адвокаты Алексей Добрынин Пригожин белән каршылыклары турында сөйли. Интернет челтәрендә рокер һәм продюсер арасында озак вакытлы ызгыш нәтиҗәсе шушы гариза булган. Юрист Пригожин сүзләрен «Сәламәтлеккә авыр зыян китерү куркынычы» мәддәсе нигезендә квалификацияләнергә мөмкин, ди.
Киңкүләм мәгълүмат чаралары белдерүенчә, полициягә мөрәҗәгать итү өчен сәбәп Пригожинның Шнуровка карата физик көч куллану турындагы сүзләре булган. Пригожин ул вакытта, «Шнуров Валерияне мыскыллаган өчен рокерны тукмарга кирәк», дип җавап биргән иде. Йолдызлар арасындагы низаг Пригожинның Русия артистларының финанс яктан «коточкыч хәле» турындагы сүзләреннән соң башланган.
Әмма шул сүзләрдән соң Интернет челтәрендә Валериянең бер миллион сумга чыгыш ясаудан баш тартканы белдерелде. Шнуров нәкъ бу хакта Пригожинга дәгъвалар белдергән иде дә.
Интернетта утыручылар бу хәлгә ышанып бетми. Аларның уйлары буенча, артистлар бу низаг белән үзләренә игътибар җәлеп итәргә тырыша.
Чыганак: Кызыл таң
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк