Логотип
Шоу-бизнес

Өмет бар бугай...

Татар театры кая бара? Мондый киң колачлы, авыр, борчулы, җавап бирүчедән күпмедер дәрәҗәдә күрәзәлек тә таләп иткән сорауга нәрсә әйтергә белми аптырабрак калуың табигый. Мин аңа, ихтимал, җавап би...

Татар театры кая бара? Мондый киң колачлы, авыр, борчулы, җавап бирүчедән күпмедер дәрәҗәдә күрәзәлек тә таләп иткән сорауга нәрсә әйтергә белми аптырабрак калуың табигый. Мин аңа, ихтимал, җавап бирергә базмам да. Ләкин кайбер процессларга күз ташлап, аларны бәһаләп карарга мөмкин саныйм. Билгеле, һәрвакыттагыча, гаять субъектив булырга тырышырмын. Театр, бигрәк тә милли театр яшәсен өчен нәрсә кирәк? Финанслау, тамашачының йөрүе... дип сәнгатьтән беркадәр читтәрәк темаларны тезеп китмик әле. Төптәнрәк, тупасрак, примитиврак уйлыйк? Беренче чиратта, милли телдә язылган (яисә, сирәгрәк очракта, сыйфатлы тәрҗемә ителгән) әсәр. Икенчедән, аны куярлык милли режиссер. Өченчедән, режиссер куйганны уйнарлык, халыкка җиткерерлек милли актер. Менә шушы өч шарт саклансын, үссен өчен нинди гамәлләр кылынудан, нинди эшләр башкарылудан чыгып, минемчә, милли театрның (безнең очракта – татар театрының) киләчәге турында сөйләшергә ярый. Фикерләп карыйк. 

Әдәбиятның (ә драматургия кәгазьдә килеш әдәбият өлкәсенә карый) көче бакыйлыкта. Режиссер бүген бар, иртәгә юк. Ул куйган спектакль бүген бара, иртәгә бара, берсекөнгә – юк. Актер турында әйтмим дә. Ул сәхнәдә роль башкарган мизгелдә генә яши. Ә әдәби әсәрнең гомере чиксез озын. Шөкер, безнең сәхнәләштерерлек материал бихисап. Аларны әледән-әле тамаша кылу бәхетенә ирешкәлибез дә. Ләкин театр бүгенге чынбарлыктан, бүгенге вазгыятьтән гайре яши алмый, димәк, ул үз исемен, үз бурычын акласын өчен хәзерге заман иҗатына дә мөрәҗәгать итәргә, хәзерге көн драматургларын да күтәрергә тиеш. Шул сүзне ишетүгә, гадәттә, режиссер халкы зыр кубып: “Тотып карарлык әсәр юк бит!” – дип зарлана. Ә аларны булдырыр өчен нишләргә соң? Бу җәһәттән узган ел «Һөнәр» фестивале кысаларында оештырылган драматурглар лабораториясе, ниһаять, бозның кузгала башлавын белдерде кебек. Театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский җитәкчелегендә дүрт потентциаль драматург җиде көн эчендә берәр күренеш язды, аны дүрт режиссер сәхнәләштерде – ягъни каләм ияләре сәхнә әһелләре белән берлектә эшләп карады, драматургиянең төп кануннарына төшенде. Гайбәт рәвешендә генә ишетеп беләм: быел да шундыйрак нәрсә оештырылырга тора бугай. Мондый чаралар, һичшиксез, файдага, киләчәктә ул үз җимешен бирер әле. Шөкер, тәү мәртәбә каләмен сынап караганнар өчен алга таба катнашырга да конкурслар, проектлар бар: Татарстанда моңарчы «Яңа татар пьесасы» иде, мәсәлән; хәзер тагын бер куаныч артты: кичә генә диярлек барлыкка килгән «Центр. Первый» яшь драматургия һәм режиссура үзәге быел җәй ике телле (татар һәм урыс) «Про/Движение» пьесалар бәйгесе игълан итте, октябрьдә нәтиҗәләр чыгарды, ноябрьдә без кыска исемлеккә кергән пьесаларны халык алдында укуга (читка) шаһит булдык. Бик сөенечле фал. Ә драматург өчен искиткеч зур тәҗрибә дә – язганыңны читтән күрәсең, кимчелекләрен чамалыйсың. Шәхси теләгем: бәйге алдагы елларда да уздырылыр, киләчәктә татар (бу сүзне ассызыклыйм!) режиссерлары, актерлары активрак катнашса иде – уртак эш эшлибез кана. 

Режиссурага килгәндә... Бусы, ни кызганыч, минем өчен караңгы урман. Шулай да, яшь режиссерларның әледән-әле борын төртүе, тырышып-тырмашып эшләве, шул ук «Һөнәр» фестивалендә катнашуы, өлкән, мәртәбәле хезмәттәшләре белән киңәш-табыш кылуы өметсезләнергә урын калдырмый сыман. Үземне шатландырган соңгы спектакльләрдән Рамил Гәрәевнең «Хафалы биюләр»ен (Салават Юзеев пьесасы буенча) атар идем. Бик мөкәммәл башкарылган эш, минемчә.

Ләкин телим дип кенә режиссер булып буламы икән ул? Укытып чыгару – кешедән әзер режиссер ясауга бәрабәрме? Ай-һай... Моның өчен бик күп белем, тырышлыктан гайре, табигый талант, эчке потенция һәм тагын бик күп без фәкыйрегез белеп бетермәгән сыйфатларны үзләштерү зарурдыр, мөгаен.

 Ә менә яшь, талантлы, өметле артистларыбыз бар безнең һәм иң куандырганы – шөкер, күп алар! Язмамның башында тулы бер дәвернең мәңгелеккә орынуын искәрттем. Үзеңнән соң лаеклы алмаш калганын күрү генә кешенең яшәвен, иҗат итүен, януын һәм, ниһаять... китүен аклый. Монда исемләп санап тормасаң да була: һәр театр – Әлмәт тә, Чаллы да, Түбән Кама да, Тинчурин да, Кариев та, башкасы да – яшьләре белән хаклы рәвештә мактана, горурлана ала. Ә Камал артистларының күз алдында үсә баруына (нишләтәсең, кимчелегем бу: нигездә, шушы театр тирәсендә йөрим шул) үзем шаһит булып яшим, берничә ел элек шөбһәләрем җитди иде, югыйсә: Эмиль Талиповның, Раил Шәмсуаровның, кызларның һәм, соңгы арада бигрәк тә Алмаз Сабирҗановның уңышларын күреп күңел бакчасы шау чәчәктә утыра. Дөрес, кайбер авазларны әйтеп бетермәү, сүзләрне дөрес кулланмау, шуның аркасында телнең сусыллыгын, татлылыгын җую бәгъзе яшьләрдә һаман очрый әле, филолог буларак анысына да тукталыйм, әмма тора-бара, өлкән абыйлар, апалар ярдәме белән, бу кимчелекләр дә тәмам телдән кичәр, юкка чыгар, дип ышанасы килә. Тагын бер киңәшем бар. Ярдәмгә күренекле композиторыбыз Нәҗип Җиһановны чакырам. Мәскәүдә яшәп вокал буенча белем эстәгән җәмәгатенә болай дип яза ул: «Матур әдәбият укырга тырыш, юкса, барлык музыкальлегең һәм әсәрне башкаруың, аның эчтәлеген тамашачыга җиткерүең (трактовка) нигезсез, буш булыр».

Ваклап караганда, күренә ки – өмет бар бугай.

Әлбәттә, һәр сәламәт кешенеке сыман, минем җанда да театрга бәйле сораулар яши. Кайберсенә җавап табам. Кайберсенә – юк әлегә... Тәрҗемә әсәрләре кирәкме безгә? Әлбәттә, кирәк! Тәрҗемәсе генә сыйфатлы булсын. Орхан Памукның Нобель премиясенә лаек табылган бердәнбер төрки халык вәкиле икәнен беләбез ич. Ул безгә читмени? Карыйк. Күрик. Белик! Яисә озак гомер татар әдәбиятына күп нәрсәдә үрнәк булган урыс классикасы артыкмы? Һич юк. Офыкларны киңәйтә ич ул! Читтән режиссер чакыру? Бик хуп! Әллә кая бармыйча гына Швейцария сәнгатькяре куйган тамашаны карау – начармыни? Тәҗрибәләрдән курыкмаска кирәк. Менә... бу сезонда Татарстанның ике иң гаярь театры Мольерның «Дон Жуан»ын сәхнәләштерә, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр»енә нигезләнеп яңа (ассызыклыйм!) әсәр куелыр дип көтелә... Алары нәрсә булыр? Нишләр? Кирәкме болар? Көтәргә кала. Вакыт күрсәтер. Кайбер сәнгать әхрамнарының үз кабыгыннан чыкмыйча гына, берәү язып, берәү тәрҗемә итеп, берәү шуны сәхнәләштереп (яисә барысын да бер кеше башкарып) әвеш-тәвеш килүләре дә шомландыра. Театрның халыкны авызлыкламыйча, киресенчә, халыкка (гавамга, дисәң дөресрәктер) ярашуы, аның артыннан ыштан күтәреп (кайчак күтәрергә онытып) чабуы – вакыт-вакыт куркыткалый да. Мондый һәм моннан зәһәр икеләнүләрдә йөзгән сәгатең туры килсә, «Татар театры кая бара?» соравының да гаять шөбһәле хисләр уятуы мөмкин, әлбәттә. Андый очракта, дога урынына, «кая барса да, исән-имин барып җитә генә күрсен», дип уйлап куясың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк