«МИН АНЫҢ ИСЕМЕН ДӘ БЕЛМИ ИДЕМ…»
Икәү корган оя… Сандугачлар оясы… Бу гаҗәеп кошлар бары тик парлы булса гына өздереп сайрый, диләр. Бәлки без генә шулай дип күңелебезне юатабыздыр?! Кеше дә табигать баласы, алар арасында да сандугач...
Икәү корган оя… Сандугачлар оясы… Бу гаҗәеп кошлар бары тик парлы булса гына өздереп сайрый, диләр. Бәлки без генә шулай дип күңелебезне юатабыздыр?! Кеше дә табигать баласы, алар арасында да сандугачларга охшаган моң ияләре очрый. Соңгы елларда эстрада сәхнәсендә яшь җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевларны бергә күргәч, күпләр: «Болар парлар микән әллә?» – дип баш ватты. Дөрес, алар аерым-аерым гына җырлаганда да тамашачы йөрәгенә ачкыч яратып өлгергән иде, ә инде бер сәхнәне уртак иткәч, талантлары тагын да ачылып китте. «Икәү корган оя… Сандугачлар оясы», – дигән идек, бу сүзләр нәкъ менә ирле-хатынлы Фазлыевларга карата әйтелгән кебек.
Әле очкын чәчрәмәгән…
Алар Казанга икесе ике тарафтан юл саба. Азат Әтнә районы Күшәр авылында, Алсу исә Балтач районы Куныр авылында туып үсә. Егет бәләкәйдән үк сәнгать дөньясына таба беренче адымнарын атлаган, «Йолдызлык» конкурсында катнашып җиңү яулаган, соңра «Сандугач керде күңелгә», «Ватан» һ.б. фестивальләрдә җырлап югары бәяләнгән, кыскасы, эстрада өлкәсендә шактый гына тәҗрибә туплаган. Кыз да аңардан калышмаган, Арча педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамлаган, матур-матур көйләр язган. Казан гуманитар-педагогика университетының музыка факультетына Азат: «Язмышымны җыр белән бәйлим», – дип укырга керсә, Алсу: «Киләчәктә авыл мәктәбендә укытам», – дип күңеленә беркеткән. Ләкин тәкъдирең ничек төзелгән бит! Безнең милли сандугачларыбыз ул чакта кияү-кәләш турында уйлыймыни! Әлегә яшьлеккә хас өмет-хыяллар җилкендерә, әлегә иҗат, җыр-моң дәртләндерә. Гәрчә университетның «Хыял» хорында җырлап йөрсәләр дә, бер-берсенә тартылу юк, чөнки мәхәббәт очкыны чәчрәп утларда яндырмаган.
Бүген Азат:
– Хорда мин аның исемен дә белми идем, – ди. Алсу шунда ук эләктереп ала: – Безнең «Хыял» бик данлыклы иде. Мәскәү хәтле Мәскәүләрдә чыгыш ясый идек. Хәзер фотоальбомны актарганда шуны искәрәм: Азат гел миңа караган икән. – Күзем төшкәндер инде! – Азат шунда ук үзен «сата»: – Чибәр идең, бүтән кызлардан гадилегең, тыйнаклыгың белән аерыла идең. Димәк, белгән! Белмичә ни! Алсу Дәүләтгәрәеваның «Саф төркем» төркеме үз заманында популяр, радиодан аның җырларын сораулар буенча даими тапшыралар иде. – Сине хорда гел минем артыма бастыралар, тавышың колак төбендә яңгырап тора иде», – дип көлә Алсу.
Җыр таныштыра
Кавыштыра дисәк, мөгаен, дөресрәк булыр. (Таныш бит инде егет белән кыз. Хорда җырлыйлар!) Беркөнне Азат Фазлыев университет бинасының коридорына «саркыган» сихри моңнарга колак салып тыңлана-тыңлана да, бер бүлмәнең ишеген ачып җибәрә. Алсу фортепианода үзе уйнап, үзе җырлап утыра. Кызыксыну көчле, егет: «Бу кемнең җыры?» – дип сорый. «Минеке», – ди кыз. «Миңа бир әле», – ди Азат. Алсу кырт кисә: «Юк, бирмим, ул башка җырчыга атап язылды». Җыр егетнең шул хәтле йөрәгенә тия ки, ул төн йокламый, иртән үк авторга шылтырата. Нәтиҗәдә кыз ризалаша. Билгеле, «Авыр чакта» дигән «шедевр»ны бүген Алсу алай ук югары бәяләми, әмма аның төбендә бер хикмәт ята: шушы җыр икәүне бер-берсенә якынайта, шушы җыр аркасында үзара мөнәсәбәтләр көйләнә.
– Икәүдән икәү очрашмый идек әле, Алсуның туган көненә чәчәкләр күтәреп бардым, – ди Азат. – Кич ул мине тулай торакка чәй эчәргә чакырды.
– Дус кызларым янына, – дип кушыла Алсу. – Оялып кына килде Азат. Аннары көтүебез белән кинога киттек. Аның хисабыннан.
– Тырышып эшләсәң, теләгеңә ирешерәсең ул», – ди Алсу. Алар иренми, юл алҗыта дими, Рәсәйнең иң ерак почмакларына хәтле барып концертлар куя. Туй мәҗлесләре, кичә-бәйрәмнәр оештыра, без танылган артистлар, дип йөз чөерми. Бу да күп көч һәм энергия таләп итә торган хезмәт.
Кайчандыр кияүгә чыгудан курыккан Алсу ханым нәтиҗә ясый: «Гаилә кирәк!» Әнә табигать кануннары нинди камил! Сандугачлар сайрап кына яшәми, нәсел турында да кайгырта. Иҗат та иҗат дибез, Фазлыевларның иң бөек иҗаты уллары – күз нурлары – Аяз белән Ильяс түгел микән әле!
Алсу әүвәл Азатның озатуларын өнәп бетерми. «Йөрмә минем артымнан», – дип куып та карый. Ә тора-бара хисләр җиңә: «Укыганда кияүгә чыксам кеше ни дияр?» – дигән икеләнүләр гүя җилгә оча: сигез айдан соң алар кызның әти-әнисе йортында никах укыта. Һәм мәҗлестән соң туп-туры Казанга ашыга, чөнки Азат кастингта катнашырга тиеш була.
Бал кортлары…
Сәхнәдә – алар сандугач. Фазлыевларның һәр концертыннан соң тамашачы рухи яктан баеп, күңеле нечкәреп һәм сафланып кайтып китә. Үз-үзләрен тотышына, әдәпле һәм зәвыклы итеп киенүләренә соклана.
Ә тормышта алар – бал кортлары дисәм, шәт, ачуланмаслар. Тырыш, булдыклы кешеләрне гадәттә шулай атыйлар. Ни Алсуны, ни Азатны Казанда кош- табакка аш сосып көтмәгәннәр, яшьләр уку белән беррәттән тир түгеп эшләп акча тапкан. Әйтик, Азат «Динамо» берләшмәсендә төнге кизү торса, Алсу мәктәптә укыткан. «Рәхмәт, безгә әти-әниләр булышты», – диләр җырчылар. Әгәр балаларың: «Алма пеш, авызыма төш» дип, кыл да кыймылдатмаса, күпме генә ярдәм кулы сузсаң да файдасыз, гаилә дигән дәүләт казнасына үзләре өстәмәми икән, әллә ни мантымыйсың.
Автор: Нәбирә Гыйматдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк