Логотип
Шоу-бизнес

Тавыш - табигать бүләге

Аңа шул чакта ук иҗат бәхете һәм иҗат газабы юраганнар иде. Аңа шул чакта ук сәнгать күгендә урын билгеләгәннәр иде. Үз таланты белән кабынган якты йолдыз иде шул. «Туган ил», «Сагыну», «Янбикә», «Г...

Аңа шул чакта ук иҗат бәхете һәм иҗат газабы юраганнар иде. Аңа шул чакта ук сәнгать күгендә урын билгеләгәннәр иде. Үз таланты белән кабынган якты йолдыз иде шул. «Туган ил», «Сагыну», «Янбикә», «Гөлҗамал», «Зөлхиҗҗә», «Зөбәрҗәт», «Тәфтиләү» һ.б. күп кенә халык җырларын терелтеп, гомерләрен озынайткан Айгөл Хәйринең исеме барыбызга да таныш дип уйлыйм. Инде бүген үзе дә Җәмилә атлы кызчык әнисе ул. Балалар бакчасына йөргәндә беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан, алты яшендә төрле республика конкурс-фестивальләрендә катнашкан нәни Айгөл белән профессиональ җырчы дәрәҗәсенә күтәрелгән Айгөл арасында дистәләгән еллар ятса да, бала вакытта яралган моң дәрьясы саекмаган: тагын да тирәнәя генә барган. Чөнки халык бәгырендә гасырлар буе сакланган моң җыелмасы – сагыш, сагыну, юксыну, әрнү-сызланулар әйтерсең тулысы белән Айгөлнең йөрәгенә күчкән. Шулай булмаса, борынгы көйләребезне үзәкләрне өзәрлек итеп җырлар идемени ул! Минемчә, уку йортлары осталыкка гына өйрәтергә мөмкин, ә менә моң дигән нәрсәне адәм баласының күңеленә ничек үткезәсең ди? Тавыш – табигать бүләге, бу – бәхәссез. Ихтимал, ниндидер таләпләр үтәлергә тиештер. Әйтик, дипломлы белгеч саналыр өчен белем алу. Айгөл Әнвәр кызы да әүвәл музыка мәктәбен, аннары Казан музыка училищесын тәмамлый. 2005 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына керә. Аспирантурада укый. Берара язмышын сәнгать белән бәйләргә җыенган студентларны укыта. Ә җыр магнит сыман гел сәхнәгә тартып тора. 2011 елда Ак кирмәндә (ачык һавада!) «Казан көзе» дигән беренче халыкара опера фестивале оештырганнар иде, Айгөл анда безне таң калдырды: «Алтынчәч» (М.Җәлил либреттосы, Н.Җиһанов музыкасы) операсында төп рольне башкарды. Чишмәдәй челтерәп аккан гүзәл тавышны ишетеп болытлар йөзмәс, кошлар очмас кебек тоелды. «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендәге Мәйсәрәсе белән җырчы янә тамашачыга бүләк ясады. Монда инде аның артистлык таланты да ачылды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының солист-вокалисты, ышанам, киләчәктә яңадан-яңа рольләре белән сөендерер. Һәрдаим камиллеккә омтылган Әнвәр кызының хыял канатлары иҗат биеклеген иңләргә әзер: аның «Башмагым» (Т.Гыйззәт либреттосы, Җ.Фәйзи музыкасы), «Наемщик» (Т.Гыйззәт либреттосы, С.Сәйдәшев музыкасы) кебек операларда җырлыйсы килә. Консерваториянең опера студиясе солисткасы да бит әле Айгөл. Ә талантлар киң мәйдан сорый. Димәк, үзебезнең милли әсәрләребез күбрәк яңгырасын өчен Казанда музыкаль театрга тиенү зарур. Танылган җырчыбыз да шул хакта борчыла.

– Опера театрының репертуарында татар әсәрләре бармак белән генә санарлык, – ди Айгөл. – Ә музыкаль спектакльләр яшәргә тиеш! Ел саен консерваториядә ничәмә ничә татар җырчылары әзерләнә. Тик аларга эш табуы авыр, бездә, гадәттә, читтән чакыртып китергән артистлар җырлый.

Дөнья күләмендә сәнгать аша милләтеңне таныту өчен бик күп тырышырга кирәк. Татар халык җырларының башка халык вәкилләрен дә әсир итүен раслыйсы юк. Шөкер, чикләр киртә түгел: соңгы елларда Татарстан мәдәният көннәре яисә Сабантуйлар, бәйрәмнәр кайсы гына кыйтгаларда уздырылмый. Финляндия, Төркия, Франция, Чехия, Швеция, Германия кебек илләрдә булган Айгөл Хәйри моңа мең кат инанган инде: безнең моңлы көйләребезне тыңлыйлар, яраталар, сокланалар, ди ул. Бераз масаеп, өстән-өстән генә караган Мәскәү, әнә, сәләтле татар артистларын зур-зур чараларга чакыра башлады. Әйтик, 2015 елда «Татнефть Арена» спорт сараенда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасын оештыручылар Айгөлгә үзләре шылтырата. «Казаннан кемнәрне сайларга икән дип, исемлекне тикшергәч, Сезгә тукталдык. Сез халык җырларын бик оста башкарасыз, тавышыгыз милли аһәңнәргә бай. Тантананы «Туган як» (Г.Рәшитова сүзләре, У.Рәшитов көе) җыры белән ачарга уйладык. Аны Филүс Каһиров белән икәү җырласагыз иде дигән теләгебез бар», – диләр. Әлбәттә, безнең сандугачларыбыз бу тәкъдимгә ризалаша.

– Дулкынландыргыч мизгелләр иде ул, – дип искә ала Айгөл. –Балыкчы кармагы белән әкрен генә су астыннан шанлы Болгар шәһәрен тартып чыгара. Тамашачыларның күз алдында риваять җанлана. Әлеге күренеш безнең җыр белән тулылангач, тәэсире тагын да көчәя. Мәскәүлеләр чыгышыбызны ошатты. Ахырдан Игорь Крутой мактап кулыбызны кысты. Хәтта «Туган як»ны Россия телеканалы журналистлары да көйләп маташты.

Консерваториянең опера студиясе, чынлап та, Айгөл Хәйри, Филүс Каһировлар өчен бик кечкенә. Әмма кечкенә дә – төш кенә, диләр. Яшьләр зарланып кул кушырып утырмый, татар сәнгатенә тугры хезмәт итә. Быел Т.Гыйззәтнең «Наемщик» әсәрен куйсалар, киләсе елга Н.Җиһановның «Түләк һәм Сусылу» (Н.Исәнбәт либреттосы) операсын әзерлиләр.

Айгөлнең һәр минуты исәптә. Ире Салават Табаев белән ул продюсерлык үзәге һәм «Моң» мәктәп-студиясе оештырган. Аның максаты да изге: балаларга татар халык җырларын өйрәтү. Иншаллаһ, киләчәктә милли сәнгатебез күге Айгөл Хәйри кебек якты йолдызлар белән тагын да нурланачак икән әле!

Нәбирә Гыйматдинова

Моң дәрьясы саекмаган...

Табигать бүләге

Сәнгать күгендә җемелдәп янган йолдызларның исәбе-хисабы юк. Ләкин сизгер тамашачы аларның кайсы чын, кайсы ясалма икәнлеген бик тиз аера. Озын кара чәчләре шарлавык сыман иңнәренә агып төшкән зифа буйлы кызчык җырлап бетергәч тә, сихерләнгәндәй тып-тын калган тамашачы, кисәк кенә уянгандай гөрләтеп кул чабарга тотынды.

Аңа шул чакта ук иҗат бәхете һәм иҗат газабы юраганнар иде. Аңа шул чакта ук сәнгать күгендә урын билгеләгәннәр иде. Үз таланты белән кабынган якты йолдыз иде шул. «Туган ил», «Сагыну», «Янбикә», «Гөлҗамал», «Зөлхиҗҗә», «Зөбәрҗәт», «Тәфтиләү» һ.б. күп кенә халык җырларын терелтеп, гомерләрен озынайткан Айгөл Хәйринең исеме барыбызга да таныш дип уйлыйм. Инде бүген үзе дә Җәмилә атлы кызчык әнисе ул. Балалар бакчасына йөргәндә беренче мәртәбә сәхнәгә аяк баскан, алты яшендә төрле республика конкурс-фестивальләрендә катнашкан нәни Айгөл белән профессиональ җырчы дәрәҗәсенә күтәрелгән Айгөл арасында дистәләгән еллар ятса да, бала вакытта яралган моң дәрьясы саекмаган: тагын да тирәнәя генә барган. Чөнки халык бәгырендә гасырлар буе сакланган моң җыелмасы – сагыш, сагыну, юксыну, әрнү-сызланулар әйтерсең тулысы белән Айгөлнең йөрәгенә күчкән. Шулай булмаса, борынгы көйләребезне үзәкләрне өзәрлек итеп җырлар идемени ул! Минемчә, уку йортлары осталыкка гына өйрәтергә мөмкин, ә менә моң дигән нәрсәне адәм баласының күңеленә ничек үткезәсең ди? Тавыш – табигать бүләге, бу – бәхәссез. Ихтимал, ниндидер таләпләр үтәлергә тиештер. Әйтик, дипломлы белгеч саналыр өчен белем алу. Айгөл Әнвәр кызы да әүвәл музыка мәктәбен, аннары Казан музыка училищесын тәмамлый. 2005 елда Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетына керә. Аспирантурада укый. Берара язмышын сәнгать белән бәйләргә җыенган студентларны укыта. Ә җыр магнит сыман гел сәхнәгә тартып тора. 2011 елда Ак кирмәндә (ачык һавада!) «Казан көзе» дигән беренче халыкара опера фестивале оештырганнар иде, Айгөл анда безне таң калдырды: «Алтынчәч» (М.Җәлил либреттосы, Н.Җиһанов музыкасы) операсында төп рольне башкарды. Чишмәдәй челтерәп аккан гүзәл тавышны ишетеп болытлар йөзмәс, кошлар очмас кебек тоелды. «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин) спектаклендәге Мәйсәрәсе белән җырчы янә тамашачыга бүләк ясады. Монда инде аның артистлык таланты да ачылды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының солист-вокалисты, ышанам, киләчәктә яңадан-яңа рольләре белән сөендерер. Һәрдаим камиллеккә омтылган Әнвәр кызының хыял канатлары иҗат биеклеген иңләргә әзер: аның «Башмагым» (Т.Гыйззәт либреттосы, Җ.Фәйзи музыкасы), «Наемщик» (Т.Гыйззәт либреттосы, С.Сәйдәшев музыкасы) кебек операларда җырлыйсы килә. Консерваториянең опера студиясе солисткасы да бит әле Айгөл. Ә талантлар киң мәйдан сорый. Димәк, үзебезнең милли әсәрләребез күбрәк яңгырасын өчен Казанда музыкаль театрга тиенү зарур. Танылган җырчыбыз да шул хакта борчыла.

Опера театрының репертуарында татар әсәрләре бармак белән генә санарлык, – ди Айгөл. – Ә музыкаль спектакльләр яшәргә тиеш! Ел саен консерваториядә ничәмә ничә татар җырчылары әзерләнә. Тик аларга эш табуы авыр, бездә, гадәттә, читтән чакыртып китергән артистлар җырлый.

Дөнья күләмендә сәнгать аша милләтеңне таныту өчен бик күп тырышырга кирәк. Татар халык җырларының башка халык вәкилләрен дә әсир итүен раслыйсы юк. Шөкер, чикләр киртә түгел: соңгы елларда Татарстан мәдәният көннәре яисә Сабантуйлар, бәйрәмнәр кайсы гына кыйтгаларда уздырылмый. Финляндия, Төркия, Франция, Чехия, Швеция, Германия кебек илләрдә булган Айгөл Хәйри моңа мең кат инанган инде: безнең моңлы көйләребезне тыңлыйлар, яраталар, сокланалар, ди ул. Бераз масаеп, өстән-өстән генә караган Мәскәү, әнә, сәләтле татар артистларын зур-зур чараларга чакыра башлады. Әйтик, 2015 елда «Татнефть Арена» спорт сараенда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты ачылу тантанасын оештыручылар Айгөлгә үзләре шылтырата. «Казаннан кемнәрне сайларга икән дип, исемлекне тикшергәч, Сезгә тукталдык. Сез халык җырларын бик оста башкарасыз, тавышыгыз милли аһәңнәргә бай. Тантананы «Туган як» (Г.Рәшитова сүзләре, У.Рәшитов көе) җыры белән ачарга уйладык. Аны Филүс Каһиров белән икәү җырласагыз иде дигән теләгебез бар», – диләр. Әлбәттә, безнең сандугачларыбыз бу тәкъдимгә ризалаша.

– Дулкынландыргыч мизгелләр иде ул, – дип искә ала Айгөл. –Балыкчы кармагы белән әкрен генә су астыннан шанлы Болгар шәһәрен тартып чыгара. Тамашачыларның күз алдында риваять җанлана. Әлеге күренеш безнең җыр белән тулылангач, тәэсире тагын да көчәя. Мәскәүлеләр чыгышыбызны ошатты. Ахырдан Игорь Крутой мактап кулыбызны кысты. Хәтта «Туган як»ны Россия телеканалы журналистлары да көйләп маташты.

Консерваториянең опера студиясе, чынлап та, Айгөл Хәйри, Филүс Каһировлар өчен бик кечкенә. Әмма кечкенә дә – төш кенә, диләр. Яшьләр зарланып кул кушырып утырмый, татар сәнгатенә тугры хезмәт итә. Быел Т.Гыйззәтнең «Наемщик» әсәрен куйсалар, киләсе елга Н.Җиһановның «Түләк һәм Сусылу» (Н.Исәнбәт либреттосы) операсын әзерлиләр.

Айгөлнең һәр минуты исәптә. Ире Салават Табаев белән ул продюсерлык үзәге һәм «Моң» мәктәп-студиясе оештырган. Аның максаты да изге: балаларга татар халык җырларын өйрәтү. Иншаллаһ, киләчәктә милли сәнгатебез күге Айгөл Хәйри кебек якты йолдызлар белән тагын да нурланачак икән әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк