Логотип
Тарих

Кабатланмас актриса

Искитмәле талантлы студия иде ул! Танылган режиссер, ГИТИС профессоры А.Д. Попов болар турында «талантлы коллектив, иң шәп чыгарылыш төркемнәренең берсе» дип язып чыкты. Педагоглар һәм курсның җитәк...

Искитмәле талантлы студия иде ул! Танылган режиссер, ГИТИС профессоры А.Д. Попов болар турында «талантлы коллектив, иң шәп чыгарылыш төркемнәренең берсе» дип язып чыкты. Педагоглар һәм курсның җитәкчесе О.И. Пыжова озын-мәһабәт гәүдәле, зыялы кыяфәтле Празат Исәнбәтне, Хәйдәр Гыйматдиновны, Гали Хөсәеновны, башкалардан аерылып торган Дилүс Ильясов, Рәфкать Бикчәнтәевләрне, хисле эчке дәрманы ташып торган Гәүһәр Камалованы, камыштай сылу Асия Галиеваны, какшамас холыклы Асия Хәйруллинаны, Асия Харисованы, Рауза Әхмәрованы озак вакытлар искә алачаклар әле. Һәм шулар арасыннан, әлбәттә инде, Шаһсәнәм Әсфәндиярованы да.
Чып-чын шаһинә
Алар төрлесе төрле язмышка дучар булды. Берәүләр, үзләре белән бигүк исәпләшмәүне күтәрә алмыйча, театр­дан китеп барды. Исәнбәт, Гыйматдинов, Бикчәнтәев һәм Хөсәеновлар соңрак режиссерлыкка кереп китте. Кемнәрдер озак еллар буена рольсез калып, күмәк күренешләрдә генә катнашып яшәргә мәҗбүр булды.
 
Әлеге афәтләр ГИТИСчылар арасыннан бер Әсфәндиярованы гына читләтеп узды дияргә мөмкин. Сәбәп, мөгаен, аның искиткеч чибәрлеккә, төз-зифа буй-сынга, күкрәктән чыга торган йомшак-моңлы тавышка ия булуындадыр. Сәхнә өчен менә дигән япь-яшь героиня инде. Һәм әкренләп-әкренләп ул Камал театрының кабатланмас үзенчәлекле актрисасына әверелә барды. Шунысы гаҗәпләндерә: татарга хас булмаган Шаһсәнәм исеме ничек бирелгән аңа шәрык хатын-кызларына хас гүзәллек каян килгән икән? Чып-чын шаһинә бит инде, валлаһи.
 
Ә бит Шаһсәнәмдә дөрестән дә шәрык, төгәлрәге, үзбәк, хива ханнарының каны ага иде. Аның Үзбәкстанда Термез шәһәрендә тууы очраклы гына хәл түгел бит. Шаһсәнәмнең үсмер чагы да Ташкентта үтә. Ул шундагы хореография училищесында белем ала һәм хәтта Үзбәк Опера һәм балет театрының берничә спектаклендә биюгә дә ирешә. 1940 еллар башында ул Казанга күчеп кайта. 1942-43 елларда музыка мәктәбендә укый, ә аннан соң Мәскәү. Аны нәкъ менә шул вакытта, исемен кыскартып, Шаха дип йөртә башлыйлар да инде. Һәм ул Мәскәүдә институтта укыганда да, Казандагы дуслары арасында да – Шаха, ә инде студентлар өчен (1960 еллар башыннан ул театр училищесында, консерваториядә укыта) Шаха апа булып кала.
 
Аның Шәрыктан килгән тамырлары холкында да чагыла иде – бер яктан, искиткеч дәрәҗәдә тәэсирләнүчән холык, икенче яктан – бераз оялчанлык һәм ачылып бетмәү… Ташкентта, Мәскәүдә, Казанда дус-ишләренең күплеге исә аның аралашучанлыгын, кунакчыллыгын күрсәтә иде. Шаха театрның үзендә, Актерлар йортында, училищеда узган кичәләрнең гел үзәгендә булды, рус театры актерлары белән уртак тел табып, якыннан аралашып яшәде.
 
Ә шәхси тормышы бик үк уңышлы барып чыкмады, дияр идем. Беренче ире Гыйматдиновның тупаслыгына түзә алмый аннан аерылырга мәҗбүр булса, икенче ирен яшьрәк хатын-кыз тартып алды… Аннары Шаха бандит һөҗүменә дучар булып, коточкыч тән җәрәхәтләре алуына карамастан, янә тормышка әйләнеп кайта алды. Әмма Ходай аны ана булу бәхетеннән мәхрүм итмәде: искиткеч тәрбияле, инсафлы итеп үстерде ул бердәнбер кызын – бүгенге көндә Татарстанның халык артисткасы дәрәҗәсенә күтәрелгән Җәмилә Әсфәндиярованы.
 
Эзләнү чоры
Яшь героиняларны уйнаудан башлаган Шаха үзе дә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы исемнәрен алуга, Тукай премиясе лауреаты булуга иреште. Уйнаган рольләре арасында иң саллысы, мөгаен, Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт»ендәге Луиза булгандыр. Менә шушы тәүге рольләренең берсе саналучы Луиза образын Шаха үзенчәлекле итеп, үзе күргәнчә тудырырга тырышты. Аның Луизасы акыллы һәм тирән кичерешләргә сәләтле иде. Мөгаен, лирик персонажга менә шушы рәвештә якын килүе үзе үк инде Әсфәндиярованың киләчәктә ачыласы талантына ишарә булгандыр.
 
Театрга килүенең беренче елларында актрисаны төрле-төрле планнарда сынап карадылар, һәм ул үзе дә үз темасын эзләү белән мәшгуль булды. Шуның өчен дә аның репертуар исемлегендә бөтенләй көтелмәгән рольләрне дә күреп гаҗәпкә калырга мөмкин.
Луиза образыннан соң аның капма-каршысы булган бозык вульгар хатын Надежданы иҗат итә ул (М.Горькийның «Соңгылар» әсәре буенча). 1953 елда исә дөнья драматургиясенең иң югары ноктасы – Шекспирның «Отелло»сы белән очрашу. Дездемона роле.
 
Битараф калу мөмкин түгел
Армый-талмый эшләүләр, туктаусыз эзләнүләр, иҗади тынгысызлыклар актрисаны беренче олы уңышына китереп җиткерә. 1953 елда Н.Исәнбәтнең «Зифа» дигән комедиясе куела. Әлеге пьесада Әсфәндиярова, соңрак уйналачак сатирик пландагы образларының иң беренчесен – Эсмеральданы башкара, һәм актриса инде үзен, үз темасын тапты дип уйларга да нигез туа. Әлеге образлар арасында К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» комедиясендәге комсыз, буш куык Дилбәр дә, Островскийның «Котырган акчалар»ындагы астыртын, җаһил Лидия дә бар.
 
Яшь, лирик героиняларны, шулай ук иркә холыклы, җилбәзәк кызлар образын тудыру буенча җитәр-лек тәҗрибә тупланганнан соң, Әсфәндиярова уйланулар арасында кала. Үткән иҗат юлына йомгак ясау, нәтиҗәләр чыгару чоры була ул аның өчен.
Әмма күп тә үтми, 1962 елда инде ул үзе өчен бөтенләй көтелмәгән Хупҗамал образын (Ш.Шаһгали. «Без аерылышмабыз») тудыруга ирешә. Әлеге катлаулы, каршылыклы фаҗигале язмышка ия хатын образын гәүдәләндергәндә Әсфәндиярова тамашачыга рольнең икенче планын да ача – героиняның фаҗигагә кадәрге тормыш юлын да күздән кичерергә мөмкинлек тудыра.
 
Шуннан соң инде хатын-кызның сизгер-нечкә, әмма какшамас күңеле темасы аның күпчелек эшләрендә чагыла башлый.
 
1966 елда Әсфәндиярова үзенең тагын бер искиткеч ролен – Ч.Айтматов әсәре буенча куелган «Гүзәлем Әсәл»дә Хәдичә образын иҗат итә. Ул башкарган Хәдичә – язмыш тарафыннан сындырылган, бәхетсез, әмма шуңа да карамастан, тормышта үз урынын, үз бәхетен табуга өметен югалтмаган кеше. Кайгысын үз эченә тирәнтен яшергән хәлдә, кеше күзенә гамьсез, ваемсыз булып күренергә тырыша ул. Актриса ялгыз хатынның каршылыклы, катлаулы эчке дөньясын искиткеч оста гәүдәләндереп, тамашачыда Хәдичәгә карата кызганулы хисләр уята.
 
Әлбәттә, кечкенә генә мәкаләдә актрисаның барлык рольләрен дә санап-күзәтеп чыгу мөмкин түгел – алар дистәләгән, ә бәлки йөзләгән дияргә дә буладыр. Әсфәндиярова – Камал театрының өченче буын вәкиле иде. Ул театр традицияләрен дәвам итеп, эчке кичерешләрнең психологик мәктәбен үстерүгә өлеш кертте. Хакыйкатьне, һәр образның асылын тирәнтен ярып сала белде. Аның рольләре күпкырлы, бай булу белән бергә, яхшы мәгънәсендә театраль, җете, шигъри рольләр иде. Әсфәндиярова тудырган образлар, җиренә җиткереп эшләнгән, шуңа да бер генә тамашачыны да битараф калдырмыйлар иде.
 
Әгәр ул егерме ел элек арабыздан китеп бармаган булса, быел сигезфевральдә Камал театры белән бергә үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итәр иде. Нихәл итмәк кирәк, язмаган шул…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк