Логотип
Тарих

Сәнгать аша – Җиңүгә!

КАБАТЛАНМАСЫН БУ ТАРИХ!.. ... Шып туктаган моңлы тальян, Бер матур җыр өзелеп калган... Ут эченә атылганнар, Мәхрүм булып тыныч таңнан...

Талант... сугыш…

Никадәр бер-берсенә ябышмый торган төшенчәләр болар... Каршылык, гайре табигыйлек уята күңелдә бу сүзләрнең рәттән торуы да... Сугышта гомерләре өзелгән артист, музыкант, шагыйрь, рәссамнәрне уйласам, ирексездән  шагыйрә Маргарита Алигер поэмасындагы юллар искә төшә: “...А как играл бы тот, который в то утро все-таки погиб?!.”

        “... 1941 елның октябрь аенда Мәскәү шәһәрендә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелү турында Совет хөкүмәте махсус карар чыгарды һәм театр коллективы 1940 елда ук зур дулкынлану белән бу мөһим һәм җаваплы иҗат отчетына хәзерләнә башлады. Тел белән аңлатып булмаслык күңелле, шатлыклы көннәр, сәгатьләр кичерә идек. Көннәрнең берендә, кинәт шул куанычыбызны кара болыт каплады... Немец фашист юлбасарлары Туган илебезгә басып керде. Күп кенә артистлар фронтка китеп барды. Декадага хәзерлек эшләре тукталды”. Бу юллар Татарстанның халык артисты Хәким ага Сәлимҗановның “Артист язмалары” исемле китабыннан.

         Авыр сугыш елларында т е а т р үлемнән дә өстен, кылычтан да көчле булган сәнгать дигән тылсым белән халыкның рухын ныгытып, ышаныч, көч, өмет өстәп яши, иҗат итә. Куйган максаты – Ил белән бергә Җиңүгә!

       1941нең июнендә үк театрдан дүрт дистәләп  кеше: яшь артистлар, рәссам, режиссёр һәм башка хезмәткәрләр фронтка җибәрелә. Сәхнәдә эш тукталмый. Сугыш елларында төрле жанрда 23 премьера (!) уйнала. Классик әсәрләр белән бергә сугыш темасын яктырткан беренче пьесалар дөнья күрә. Н. Исәнбәтнең “Мәрьям”е, М. Әмирнең “Миңлекамал”ы шундыйлардан.

          Артистларның эшчәнлеге сәхнәдәге иҗат белән генә чикләнми. Театрдан 20 артист донор булып, сугышның соңгы көненә кадәр яралы сугышчылар өчен кан бирәләр. 17 хатын-кыз тиз арада шәфкать туташлары курсын тәмамлап, сәхнәдән бушау белән, даими рәвештә госпитальләрдә дежур торалар. Һәр елны театр колхозларга кыр эшләрендә, уңыш җыеп алуда, урман кисүдә булыша. Сугыш чорында авылда 500 дән артык спектакль, концерт күрсәтелә. Ә планнан тыш куелган спектакльләрдән һәм ял көннәрендә оештырылган концертлардан килгән керем Җиңү фондына җибәрелә.

        Театр архивында сугыш вакытында илбашы И.В. Сталин җибәргән рәхмәт телеграммасы саклана: “Сотрудникам Татарского государственного академического театра, собравшим 120000 рублей на постройку новых видов вооружения мой братский привет и благодарность Красной Армии”.

        1942-1943 елларда театр җәмгыяте һәм  мәдәният министрлыгы фронтка җибәрү өчен концерт бригадалары оештыра башлый. Татарстаннан китүчеләр арасында Камал театры артистлары да була: “На основании приказа Управления по делам искусств при СНК ТАССР командировать для художественного обслуживания при фронтовых частей... Зиганшину Р., Гафурова И., Масаутову А., Таминдарову Р., баянистку Ибрагимову Р.”

“Күңелем түреннән” дигән китабында Рәшидә апа Җиһаншина болай яза:

“...Безне төньяк-көнбатыш фронтка, Ленинград ягына җибәрделәр. Кыр госпитальләрендә һәм аерым частьларда чыгыш ясарга маршрут билгеләделәр. Һәр көн 2-3 концерт куябыз. Күктә снарядлар сызгыруы, ерак түгел гөрселдәп туп шартлаулары еш ишетелеп тора... Сугыш дәһшәтен үз күзләребез белән күреп, 3 айга якын алгы сызыкта йөрдек. Сугышчылар концерт программасын бик бирелеп карыйлар, якташларыбыз безне кочаклап ала, тылдагы хәлләрне сорашалар, сагынуларын сөйлиләр. Иң якын кешеләрен озаткандай җылы итеп озатып калалар”.

      Илдәге театр артистлары тарафыннан фронтта куелган концертларның саны 1350000 гә җитә.

      Театрдан сугышка киткәннәрнең егермесе әйләнеп кайтмый. Яшь артистлар Бәкер Йосыпов, Хәсән Кәтиев, Гыйльметдин Газизов, Фирдан Князев, Гариф Салихов, Госман Сәгыйдов, Фаик Камалетдинов, баянчы Әсхәт Туктамышев.

       ...Петербургта бер фестивальдә “Петербургта татарлар” дигән китап бүләк иткәннәр иде. Блокаданы өзгән соңгы бәрелештә гомере, иҗаты өзелгән 21 яшьлек скрипач Тәлгать Туктамышев рәсеме дә бар анда. Г. Камал театрының музыканты, сугышта һәлак булган баянчы Әсхәт Туктамышевның энесе  икән ул. Пермь ягыннан. Икесе дә Казан музыка училищесын тәмамлаган, баянда, курайда да бик яхшы уйнаганнар. Әтиләре  гармунчы Мөхәммәт тә сугышта һәлак була. Гаять талантлы гаилә... Өч оста музыкант, өчесе дә сугыш корбаны... Сугышка бәйле документлар, фоторәсемнәр, хатлар арасында Пермь өлкәсеннән Туктамышевларның бертуган сеңлесе Фаика апа Мусина-Туктамышева язган хат та саклана:

”...Театрда мәрмәр хәтер тактасы куйган өчен, Бөек җиңүнең 50 еллыгына багышланган буклет өчен абыем исемен дә шулай мәңгеләштергән өчен – бөтен театр җитәкчелегенә без бик рәхмәтлебез. Әтием белән ике абыем фронтта ятып калды. Бу күтәрә алмаслык хәсрәттән соң, әнием дә күп тормады...Абыйларым сугыштан: “Сеңлем, баянда уйнарга өйрән”, – дип язалар иде. 56 ел дәвамында бу авыр ирләр уен коралын иңнәремдә йөрттем, мәктәптә җыр-музыка дәресләре укыттым. Васыятьләрен үтәдем шикелле. Абыйларым бик тә талантлы, яхшы кешеләр иде. Салих абый Сәйдәшев тә шулай дип әйтә иде. Шушы сугыш аркасында татар халкы күпме талантларын югалтты, гаиләләре гомерлек хәсрәт утында янды...” 

Галиәсгар Камалның да ике улы  Зөфәр һәм Фаик – Ватан сугышы корбаннары. 1919 елгы Фаик Камал Бөек Ватан сугышы алдыннан Казанда театр техникумын тәмамлый. Яшь талантлы артист әдәбият өлкәсендә дә бик өметле каләм иясе була, язучылык белән шөгыльләнә. 1941 елда фронтка алына һәм Ростовны азат итү сугышларында батырларча һәлак була.     Сузып-сузып җырлар иде, мәрхүм,

Бигрәк иркен иде сулышы,

Өзелепләр калды ярты юлда,

Каян гына чыкты сугышы!..

Әй ул көннәр, күпме газиз ирләр,

Әрәм булды ла соң, бәгырьләр.

Уелып-уелып “Уел” гына ага,

Җырлар озын – кыска гомерләр...

Халык йөрәгенә керергә, мактаулы исемнәр алырга өлгермәгән талантлар...

          Театрда эшләгән күп кенә күренекле артистларыбызның язмышларына да гомум афәт үзгәрешләр кертә... Газиз әтиләреннән аерып, ярым ятим итә. Халык артистлары Асия Галиева, Фирдәвес Әхтәмова, Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Гөлсем Исәнгулова ... Әти сүзен әйтә алмауда гына булмаган бу буынның фаҗигасе: ачлык, ялангачлык, тән һәм җан туңу, яшьли авыр хезмәт, көне-төне эшләгән әниләрдән дә җитәрлек наз күрмәгәндер алар бу кырыс чорда.

Хәлим Җәләлов: “Без җиде малайны әни бер үзе аякка бастырды. Мин төпчек бала, әтине хәтерләмим, ул сугышка киткәндә бишектә калганмын”.

Фирдәвес Әхтәмова: “Безнең әти хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Моны сугыш беткәч кенә белдек. Мин беренче класста укый идем. Гөнаһсыз тиле сабый: “Минем әти дә сугышта үлгән” дип, әтисез сабакташларым алдында мактаныпмы, шатланыпмы әйткәнемне истә. Әни бу кайгыны күтәрә алмады, урынга ятты. 1947 елда вафат булды. Мин абый тәрбиясендә калдым...”

Гөлсем Исәнгулова: “Әти каты яраланып госпитальдә яткан, аннан берничә көнгә өйгә кайткан. Мин дүрт яшьләрдә булганмындыр. Әтинең болында печән чапканын, мине кулында күтәреп “үчтекки” иттергәнен бер кинодагы кебек кенә хәтерлим. Бердәнбер бәхетле мизгелләр. Ул тагын сугышка китә, Сталинград ягында хәбәрсез югала. Ә әниебез сыер сатарга дип Уфага киткән җирдән әйләнеп кайтмады... Без өч бала тәрәз каршында бер ай көттек әнине, Бер хәбәр булмады, суга төшкән кебек юк булды. Энемә биш, абыйга унбер, миңа җиде иде...” Ятимлектән, туганнардан туганнарга йөреп, авыр эштән, ачлыктан гаҗизләнгән Гөлсем балалар йортына эләгә. Мәскәү театр уку йортында укыячак талантлы тырыш кыз 11 яшьтә генә беренче тапкыр кулына каләм, китап тота... Туйганчы ашауның ни икәнен укып, һөнәр алып, эшли башлагач кына татый ул. Әй, бу сугыш...

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы һаман шат күңелле Рауза апа Хәйретдинова: “Әти фронтка китте, 8 айдан суык тиюдән өзлегеп, әниебез вафат булды. Мин 13 яшьлек кыз, бер энем, бер сеңлем белән ялгыз өйдә торып калдым. Безне балалар йортына таратмакчы булдылар. Кайлардан көч тапканмындыр инде, сугыш беткәнче, әти әйләнеп кайтканчы өч ел ярым хуҗалыкны тарткатмадым. Мәктәпкә күрше авылга йөри идем, укуны ташларга туры килде. Кышлар искитәрлек салкын булды. Өй суык. Хатыннар белән төнлә урманга качып кына утын кисәргә барулар дисеңме, чанага, арбага төяп алып кайтулар, өч чакрымнан аркага асып кыш чыгарлык коры ботаклар җыеп кайтулар дисеңме, “Бөкрең чыгар, ул кадәр күтәрмә”, диләр иде миңа. “Похоронка” алган өйләргә барып, авыл хатыннарын, ятим калган гаиләләрне юата идек. Мин гармунда уйный идем. Ул елашулар... Әмма шулай да халык кара кайгыда, кара киеп кенә хәсрәтләнеп яшәмәде. Юкса, бетәр иде ул. Өмет белән яшәдек.Без бит хәтта ел саен болынлыкта гадәт буенча Сабан туе да үткәрдек. Малайлар көрәшә иде, чабышу, сикерү, йөгерүләр, бөтенесен кылана идек... “Яңгыр килә, торыгыз, көлтәләрне җыярга кирәк” дип, авыл буйлап тәрәзә шакып кычкырсалар, төнлә сикереп торып чаба идек... Ул елларда күргәннәрне сөйләп бетереп булмый... Әмма кеше чыдый, исәне яши икән... Атка атланган бер малай авыл буйлап “Сугыш беткән, сугыш беткән” дип кычкырган тавыш һаман колакта яңгырап тора сыман...”

        Бөек Җиңүгә, халкыбызның сугыш  елларындагы батырлыгына, фидакарь хезмәтенә, ватанпәрварлыкка багышланган сәхнә әсәрләре  һәрвакыт театр репертуарында. Алар тарих, алар – сабак, алар – үрнәк, алар – гыйбрәт, алар –  ХӘТЕР!..

      Талант, Сугыш  сүзләре бары тик хәтер яңарту уңаеннан, тарихи, иҗади әсәрләрдә генә янәшә килсеннәр иде...    

             

Г. Камал театрының музей директоры, Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021