Логотип
Тарих

Таҗи Гыйззәт чаткылары һаман яна

1895 елның 15 сентябрендә, әбиләр чуагының иң матур вакытында Татарстанның җырлы-моңлы Әгерҗе төбәгендәге шаулы урманлы, серле елгалы Барҗы Омга авылында бер бала дөньяга килә. Бу балага яратып, зур ө...

1895 елның 15 сентябрендә, әбиләр чуагының иң матур вакытында Татарстанның җырлы-моңлы Әгерҗе төбәгендәге шаулы урманлы, серле елгалы Барҗы Омга авылында бер бала дөньяга килә. Бу балага яратып, зур өметләр багълап Таҗи дип исем бирәләр. Таҗи исеме – таҗлы, Гыйззәт – кадер-хөрмәт, көч, кодрәт, дәрәҗәне белдерә. Әтисе үлеп китеп, гаиләдә ир затыннан иң өлкәне булып калган Таҗи укуын ташлап хезмәткә яллана. Башта якын-тирә авыл һәм шәһәрчекләрдә очраклы эшләрдә эшләп йөри, аннары Иҗау шәһәрендәге корал заводына урнашып, алты ел шунда эшли.
 
1917 елның җәендә егерме ике яшьлек Таҗины Иҗау шәһәрендә оешкан һәвәс-кәр татар театр труппасына суфлер итеп чакыралар. Тора-бара аңа спектакльләрдә рольләр дә тапшыра башлыйлар. Театр сәнгате, артистлык һөнәре эшче егетнең күңеленә хуш килә. Мәҗбүри гаскәр хезмәттә чагында ул инде үзе драма түгәрәге оештырып, солдатларга спектакльләр күрсәтеп йөри. Ниһаять, аны Самара шәһәрендәге Хәрби округ хозурында ачылган татар драма студиясенә укырга җибәрәләр. Студиядә уку Т.Гыйззәткә актерлык һөнәрен камилләштерүдә генә түгел, гомуми белем дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итә. Ул рус, Европа театр сәнгате тарихы һәм әдәбияты белән якыннан таныша.
 
Таҗи Гыйззәт чирек гасыр театр сәхнәләрендә актер булып уйнау дәверендә рус һәм дөнья әдәби-яты классикасы, татар драматург-лары, шул җөмләдән үзенең дә сәхнә әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә катнашып, истә калырдай дистәләрчә үзенчәлекле сәхнә образлары иҗат итә. 
 
Шулай да иҗади шәхес буларак, татар театр сәнгате тарихында Т.Гыйззәт иң беренче нәүбәттә үзенең сәхнә әсәрләре белән данлыклы. Аны драматург итеп таныткан тәүге әсәр – «Талир тәңкә» драмасы 1922 елда языла. Инкыйлаб алды татар авылы тормышын үзәккә алып, киеренке драматик конфликтлар бәрелешендә авыл кешеләренең кызыклы гына типларын гәүдәләндергән бу пьеса 1923 елның мартында Татар дәүләт театры сәхнәсендә куела һәм тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә. Соңрак автор пьесага яңа образлар, яңа вакыйгалар өсти, әсәрнең исемен дә үзгәртә, ул «Чаткылар» дип атала башлый. Шушы яңа исем белән драма 1934 елдан башлап бөтен татар театрларын гизеп чыга һәм бүгенгә кадәр сәхнәдән төшми уйналып килә.
 
Теманы дәвам итеп, драматург 1925 елда крестьяннарның азатлык өчен көрәшен күрсәткән «Наемщик» пьесасын яза. Аның тарихы бик кызыклы. Һәр спектакльне куйганда күршеләрдән, таныш-белешләрдән кием, өй җиһазлары җыя торган булганнар. Таҗи Гыйззәт күп очракта бар әйберне извозчик Кәлимулладан ала торган була. Әйбер биргән кеше театрга бушлай кергән. Шулай бер спектакльдән соң Кәлимулла агай Таҗи Гыйззәткә, «нигә син наемщиклар турында да кәмит язмыйсын?», – ди. Кечкенә чакта ук Таҗинең наемщиклар турында ишеткәне була. Бигрәк тә әнисеннән берәр нәрсә сорап аптыратса, ул аңа, «Әллә син наемщикмы?», – дип сорый. Шулай итеп Таҗи Гыйззәтнең күңелендә кешеләрне аптыратучы образ килеп баса. Кәлимулла абзыйның да кызыклы хәлләрен өстәгәннән соң «наемщик» образы туа.
 
Таҗи Гыйззәт – татар музыка сәнгатендәге беренче музыкаль комедия «Башмагым» либреттосының авторы. Бу әсәр буенча куелган спектакль Казан театрларында гына да бик күп тапкырлар уйнала, аны шулай ук Екатеринбург, Киев, Харьков, Улан-Удэ, Ташкент, Сәмәркәнд һ.б. шәһәр тамашачылары да яратып кабул итәләр.
Үз гомерендә Т.Гыйззәт 37 сәхнә әсәре язган, рус теленнән дистәгә якын пьеса тәрҗемә иткән, аның иҗат мирасында шулай ук татар театры тарихына, аерым сәхнә эшлеклеләренә багышланган тән-кыйть мәкаләләре, истәлек язмалары да бар. Драматург кабызган чаткылар бүген дә яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк