Логотип
Тарих

Тарих сабаклары

Шунысы куанычлы, “Калеб” чаралары һәрвакытта да татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята. Казаныбызда иҗат белән шөгыльләнүче яшьләргә очрашып аралашырга мөмкинлек биргән клубның булуы үзе зур нәр...

Шунысы куанычлы, “Калеб” чаралары һәрвакытта да татар җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята. Казаныбызда иҗат белән шөгыльләнүче яшьләргә очрашып аралашырга мөмкинлек биргән клубның булуы үзе зур нәрсә. “Калеб” яшьләрнең игътибарын милли мәдәният һәм сәнгать мәсьәләләренә юнәлтә. Моның өчен оештыручыларына зур рәхмәт, әлбәттә. “1926” проектына да халык күп килгән иде. Милли рухлы яшьләрне кичәнең темасы, формасы да җәлеп иткәндер, мөгаен. Яшьләр иҗаты белән танышу да кызык. Алар безнең киләчәгебез бит. “Калеб” очрашуларында кайбер нәрсәләр ошап бетмәгән очракта да, барыбер аннан алган тәэсирләр уйланырга, нәрсәдер эшләргә этәргеч була.

 

Алдан ук искәртеп куям: гәрчә кайбер катнашучылар һәркайсы үз өлкәсендә шактый үрләр яулаган һөнәрмәндләр булса да, театраль тәнкыйть күзлегеннән чыгып, тамашага бәя бирер өчен нигез җитенкерәми. Чөнки бу кичтә сәхнәгә чыккан яшьләрнең күпчелеге йя гап-гади театр сөючеләр, йя өйрәнчекләр генә әле. Бу сненарий авторына да, режиссерга да карый. Аларның белемнәрен камилләштерәсе, үстерәсе бар әле...

 

Кичәдә тамашачылар арасында җырчы Сара Садыйкова һәм режиссер Газиз Айдарскийның кызы балет остасы Әлфия Айдарская да бар иде. Аның килүе тамашаның әһәмиятен тагын да арттырып җибәрде кебек. Шул дәверне үз күзләре белән күргән, композициянең геройлары белән турыдан-туры бәйле булган шәхеснең соңыннан фикер әйтүен яшьләр дулкынланып көткәндер. Әлфия ханым кичәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде, әмма теманың өстән-өстен генә ачылуын да билгеләп үтте. Аның белән килешми мөмкин түгел. Шул ук вакытта татар сәнгате тарихына мөрәҗәгать иткән яшьләргә теләктәш тә буласы килә. Белем, тәҗрибәләре, әзерлекләре җитмәгәнгә алар гаепле түгел бит. Белем, тәҗрибә  эшли-эшли килә. Аларга хәлдән килгәнчә ярдәм итәсе, берочтан милли мәдәниятнең кайбер мәсьәләләренә ачыклык кертеп үтәсе килә.

 

Сценарий хатлар, мәкаләләр, истәлекләргә нигезләнеп төзелгән. Ягъни кичәнең жанрын документаль театр дип билгеләп була. Ләкин бу очракта тарихи дөреслекне саклау аеруча әһәмиятле. Спектакльгә бөтен документларны да кертеп булмаганы көн кебек ачык. Әмма аларны сайлау мәсьәләсенә объектив, җентекле, аңлы якын килү сорала. Бу бик авыр, билгеле. Әзер шаблоннарга иярергә ярамый. Үз алдыңа сорау куеп, аларга дөрес тавапны табу мәслихәт.

 

Мине баштан ук ел саны гаҗәпләндерде. Бу вакытта татар театры чәчәк ата, репрессияләр башланыр алдыннан борылышлы чор бу”, - дип җавап бирде оештыручылар бу җәһәттән залдагылардан берәүнең биргән соравына. Й.Миңнуллина бу мәсьәләдә театр белгече Нияз Игъламовның фикерен дәлил итеп китерде. Ниязны күптәннән беләм. Бу тема буенча нинди чыганаклардан мәгълүмат алганын да күзалдыма китерәм. Әмма 1920 еллар ахырында спектакльдә үзәккә алынган шәхесләргә карата репрессия чаралары куллану очраклары билгеле түгел. Шулай булгач, бу сан каян алынган соң? Уйлый торгач искә төште. Беренче татар театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Карамга багышланган диссертациямдә үзем үк, 1920 еллар уртасында иҗтимагый үзаң кискен үзгәрә башлады, дип язган идем. “1920 елларның икенче яртысыннан башлап республикабызда алдынгы театр белгеченең исеме газета, журнал битләреннән бөтенләйгә юкка чыга. 1926 елда Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендә  төзелгән “Татар театрына 20 ел”  җыентыгында бу авторның бер генә мәкаләсе дә булмавын искәртеп үтәргә кирәк. Моңа гаҗәпләнерлек түгел: яңа хакимият Габдрахман Карамның сәүдәгәр нәселеннән, Апанаевлар белән туган булуын, “Шәрык клубы” кебек “пантюркизмга, панисламизмга йөз тоткан” оешманың эшендә катнашуын, “Йолдыз”, “Казан мохбире” буожуаз, “милләтчел” газеталар белән хезмәттәшлек итүен һә тагын бик күп нәрсәләрне кичерә алмаган. Карамның безгә билгеле булган соңгы язмалары 1923 елда басылып чыккан. Безнең карашка, бу – очраклылык түгел. Нәкъ менә 1923-1924 елларда татар театрының юнәлешендә кискен үзгәреш күзәтелә. Беренче планга гомумкешелек һәм эстетик кыйммәтләр түгел, сыйнфый һәм идеологик карашлар чыга. Буржуаз-демократтан пролетарга әйләнеп, татар театры үзенең табигатен үзгәртә”, - дип язган идем. Вакытлы матбугаттан мисаллар да китердем. “Г.Карам һәм аның дәвере үткәндә калды һәм беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Фуат Туктаров һ.б. эмиграциягә китте һәм “халык дошманнарына” әйләнде. Г.Камал драматургиядән читләште. 1920 елда Габдулла Кариев, ә 1926 елда Фатых Әмирхан һәм Сәгыйть Рәмиев вафат булды. Яңа буын әдәбиятчылар һәм театр эшлеклеләре бөтенләй бүтәнчә фикер йөртте, бүтән кыйммәтләрне алга сөрде”, - дип нәтиҗә чыгардым. Ягъни кайбер татар мәдәнияте эшлеклеләренә карата эзәрлекләүләр була, әмма тамашада күрсәтелгән шәхесләрне алар читләтеп уза. Беренче чиратта барыннан да бигрәк милләткә йөз тоткан өлкән буын – Әхмәтгәрәй Хәсәни, Фәтхи Бурнаш, Җамал Вәлиди, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин һ.б. зыян күрә. Алар арасында композитор Солтан Габәши дә бар.  

 

Шулай итеп спектакльдә күрсәтелгән шәхесләрдән бары тик Солтан Габәши генә репрессиягә эләккән. Тикшерүне дәвам итик. Тамашада композитор турында Сара Садыйкова монологыннан билгеле булды. Ул консерватор, тар маңгайлы милләтче, музыкаль белемгә һәм һәртөрле яңалыкка карчы чыккан шәхес буларак күзалдыбызга килеп басты. Берьяклы гына фикер әйтелгәч, тамашачы аңа ышанырга мәҗбүр. Чынлыкта Солтан Габәши кем булган соң? Фактларга мөрәҗәгать итик әле.

 

Солтан Габәшинең музыкаль эшчәнлеге 1909 елда Уфада әдәби-музыкаль кичәләрдә катнашудан башланып китә. Озакламый ул музыкант буларак таныла башлый. Беренчеләрдән буларак иҗат  ителгән инструменталь пьесалары, Г.Тукай, С.Рәмиев сүзләренә язылган романслар һәм җырлар авторга дан-шөһрәт китерә. Аның исеме афишаларда һәм газета битләрендә еш күренә башлый. “Габәши әфәнденең  көйләре бик үзенчәлекле һәм матур”, - дип язган 1914 елда “Тормыш” газетасында шагыйрь С.Рәмиев. – Алар тыңлаучыларга нык тәэсир итә, зур кызыксыну уята. Автор үзе рояльдә “Кайгы”, “Яшьлек”, “Кайгыдан соң шатлык” пьесаларын башкарды; “Пикник” әсәрен скрипка, рояль, мандолина, гитарадан торган ансамбль уйнап күрсәтте. Бу әсәрләр безгә мәгълүм булган җырлардан аерылып тора. Әмма алар белән аваздаш, рояльдә бик нечкә яңгырый...  Габәшине беренче композитор буларак алкышлыйбыз”.

 

1917 елда “Сәйяр” татар театры труппасы Гаяз Исхакыйның “Зөләйха” әсәрен сәхнәләштерә. Тарихта беренче мәртәбә драма әсәре өчен музыка языла. Композиторы Солтан Габәши була. Аһәңсаз аны “музыкаль иллюстрацияле драма” дип исемли. Музыканы автор җитәкчелегендәге оркестр башкара. Бу вакыйга бөтен газеталарда “татар сәнгатендә яңалык” буларак бәяләнә, музыканың тамашачыларга тәэсир көче турында ассызыклап языла. 1918-1923 елларда бер- бер артлы яңа спектакльләр – “Таһир Зөһрә” (Ф.Бурнаш), “Бүз егет” (К.Рәхим), “Фәтхулла хәзрәт” (Ф.Әмирхан), “Йосыф- Зөләйха”, “Шах Габбас”, “Ләйлә- Мәҗнүн” (К.Әмири), “Сак-Сок” (А.Сәгыйди) һ.б. куела. Барысы бергә унлап спектакль. Һәркайсы өчен музыканы Солтан Габәши иҗат итә. Бу тамашалар, аеруча “Бүз егет” спектакле зур уңыш казана. Әйтергә кирәк, композито Салих Сәйдәшев спектакль өчен беренче махсус музыкасын 1928 елда иҗат итә (“Наемщик”, Т.Гыйззәт). Аңа кадәр 1923-1926 елларда К.Тинчурин әсәрләре буенча куелган  “Зәңгәр шәл”, “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар” спектаклендә аның татар халык җырлары эшкәртмәләре яңгырый. Бу мәсьәләне үзенең хезмәтләрендә музыка белгече Ф.Сәлитова бик җентекләп тикшергән. С.Габәшинең театр өчен язылган музыкаларының сыйфаты мәсьәләсе күтәрелергә мөмкин, әлбәттә, ә аларның күпчелеге юкка чыккан. Әмма замандашлары (мәсәлән, Галия Кайбицкая) истәлекләренә караганда, ул музыкалар искиткеч матур булган.  Күп көйләр халык җырлары булып киткән.

 

Солтан Габәшинең Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградовлар белән берлектә беренче татар опералары “Сания” (1925) һәм “Эшче”не (1930) иҗат итүе дә аның иҗат эшчәнлегенең зурлыгын искәртә. Ул елларда бөтен республика җәмәгатьчелеге бу композиторларга карап торган. Иҗат эше, тәмамланган өлешләрне күрсәтеп, премьералар, операларны яңартып кую вакытлы матбугатта киң яктыртыла. Милли операның тууы милли мәдәниятнең дәрәҗәсе үсү, аның бөтендөнья сәнгать процессында урын алу буларак бәяләнә. “Сания” операсы турында мәгълүмат Берлин музыкаль атналыгында (№ 51-52, 1925 ел) һәм Италия шәрык-европа институтында (30.10.1925) басылып чыга. Опера клавирлары һәм авторларның фотосурәтләре Франкфурт на Майне халыкара күргәзмәсендә күрсәтелә. “Эшче” Мәскәүдә СССР халыкларының театры һәм сәнгате бөтенсоюз олимпиадасында күрсәтелә. Беренче татар опералары милли көйләрне һәм Европа музыка классикасы формаларын берләштереп, опера спектакле иҗат итү мөмкин булганын күрсәтте, татар композиторларының опера иҗатына юл ачты.

 

Шулай итеп, беренче татар романслары, инструменталь пьесалары, хор өчен әсәрләр, спектакль өчен арияләр һәм балет номерлары, ниһаять, халыкара дәрәҗәдә танылган беренче татар операсының авторы музыканың үсешенә комачаулаучы консерватор булып чыгамы? Ул вакытларда әле яшь җырчы Сара Садыйкова кәефсез бер чагында кемгәдер язган хатында композиторны ямьсез итеп телгә алган икән, аннан гына җитди нәтиҗә чыгарырга ярыймы соң?!

 

Шунысы кызык, С.Габәши үзе музыка буенча махсус белем алмаган диярлек. Әмма нәкъ менә С.Габәши Татарстанда профессиональ музыкаль белемнең чишмә башында торган. Габәши 1920 елда оештырылган Шәрык консерваториясенең, аннары Шәрык музыка техникумы һәм музыкаль учиищеның беренче мөгаллимнәреннән (һәм оештыручыларының берсе) була.  1932 елда Казаннан китәргә мәҗбүр булган вакытка кадәр ул 10 елдан артык гомерен музыка укытуга багышлый. Композитор күп кенә җырчы, музыкантларга фатихасын бирә. Галия Кайбицкая үзенең 1992 елның 6 мартында “Шәһри Казан” газетасында басылып чыккан “Миңа канат куйган моң: Солтан Габәшинең якты истәлегенә багышлыйм” мәкаләсендә бу хакта бик тәфсилләп язган.

 

Сара Садыйкова Солтан Габәшинең иң яраткан шәкертләренең берсе була. Ул аны бала чагыннан ук, революциягә кадәр Ф.Аиторва гимназиясендә укытып йөргән вакытларыннан ук белә. “Сания” операсында төп героиняның партиясе нәкъ менә С.Садыйкова тавышы өчен язылган. Сара Садыйкованы Мәскәүгә консерватриягә укырга җибәрүләрендә Солтан Габәшинең дә роле зур була. Ул хәтта Сара Садыйкованың әти-әнисе белә очрашып, кызларын укырга җибәрүләрен сорый. Габәшинең Сара ханымга язган хатлары 1969 елда “Азат хатын” журналында басылган. Аларны күренекле артистыбыз Ренат Таҗетдинов радиодан бик матур итеп башкара иде. Хатлардан Габәшинең үзенең шәкертенә карата җылы, кайгыртулы мөнәсәбәте сизелә. Бу ике шәхеснең бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәте турында өлкән буын да яхшы хәтерли. Шуңа күрә “Сара Садыкованың” сәхнәдән Солтан Габәшигә биргән бәяләмәсе коточкыч ялган булып яңгырады. Аларны тыңлаганда минем башыма күсәк белән китереп суккандай булды.

 

Бу монолог тагын бер мөһим нәрсәне – татар сәнгатенең милли үзенчәлегенә караш мәсьәләсен билгеләде. Әйтергә кирәк, бу мәсьәлә һәрвакыт кызу бәхәсләр уяткан. Татар театрының милли үзенчәлеген төрле елларда Кәрим Тинчурин, Нәкый  Исәнбәт, Туфан Миңннуллин белән Марсель Сәлимҗанов та яклады... Әмма (Гаяз Исхакый исеме кебек үк) нәкъ менә Солтан Габәши исеме сәнгатьтә миллилек символына әйләнә. Ни өчен? Моңа объектив сәбәпләр дә бар, әлбәттә. Композитор традицияләргә карата үтә сак була, фольклор белән ныклап шөгыйльләнә ( беренче халык музыкасы җыентыкларыннан булган “Национальные мелодии. Тюркско-татарские песни”  китабын төзи) һ.б. Әмма барыннан да бигрәк 1930 елның 28 ноябрендә “Кызыл Татарстан” газетасында басылып чыккан “О”габашизме” в музыке” мәкаләсе хәлиткеч роь уйный. Әйтергә кирәк, 1930 елларда, Сталин репрессияләре киң колач җәйгәнчегә кадәр үк бер Габәшигә генә түгел, бик күпләрнең өстенә нахак яла ягалар. 1920 елларда  татар мәдәниятенең чәчәк атуына, ирекле үсүенә чик куючы һәм сәхнәдән Нияз Игъламов һәм Йолдыз Миңнулина тарафыннан тасвирланган борылышлы чор шушы була инде.

 

 

Үз халкыңның тарихына, мәдәниятенә йөз белән борылу бик мактаулы күренеш, лбәттә. Без тарих сабакларыннан гыйбрәт алырга, безгә кадәр яшәгән, иҗат иткән буыннарга хөрмәт белән карарга тиеш. Тарихыбызда уйдырмалар, ачыкланмаган мәсьәләләр, ак таплар байтак әле. Яшьләребезнең бу өлкәдәге иҗади эзләнүләре һаман саен тирәнрәк, җитдирәк, эчтәлеклерәк була барыр дигән өметтә калам.

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк