Театр
«Алтын битлек» милли театр премиясе
Нурбәк Батулла заманча «Әлиф» хореографик спектакле белән балет номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә ия булды! Спектакльнең идея авторы, режиссёры — Казан яшь тамашачы театрының баш р...
Нурбәк Батулла заманча «Әлиф» хореографик спектакле белән балет номинациясендә «Алтын битлек» милли театр премиясенә ия булды!
Спектакльнең идея авторы, режиссёры — Казан яшь тамашачы театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов, хореографы — Марсель Нуриев, композиторы — Эльмир Низамов. Авторларның идеясен сәхнәдә биюче Нурбәк Батуллин гәүдәләндерә — ул татар халкында 1927 елга кадәр гамәлдә булган гарәп имласын бии. Хореографик спектакльдә музыкантлар да катнаша. Сәхнәнең икенче ягында өч җырчы кыз Нурбәкнең хәрәкәтләрен — ул биегән хәрефләрне авазлар белән белдерә.
Нүрбәкне зур җиңүе белән котлыйбыз, алдагы ижади эшчәнлегендә уңышлар теләп калабыз!
Фото: Рәмис Нәҗмиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк