Логотип
Театр

Дания Нуруллина: «Мин артыгы белән тыйнак идем»

Төп рольдә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина. Йа Ходаем, ничек шулкадәр йөрәк аша үткәреп, җанны тетрәндереп уйнап була икән?! Бернинди буш, коры сүз, ипсез хәрәкәт...

Төп рольдә Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина. Йа Ходаем, ничек шулкадәр йөрәк аша үткәреп, җанны тетрәндереп уйнап була икән?! Бернинди буш, коры сүз, ипсез хәрәкәт, ясалмалылык юк, барысы да табигый. Шуңа күрә залдагы халык вакыйгада үзе катнашкан кебек, тын да алмыйча, карап-тыңлап утыра. Күрәсең, талант сәхнәдәге күренешләрне чынбарлык белән бәйләрлек кодрәткә иядер. (Сүз 2011 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Р.Зәйдулла пьесасы буенча куелган «Үлеп яратты» спектакле турында бара). Ләкин күпләр белми шул әле, белми. Каһарман белән артистның шәхси тормышында охшашлык та бар: икесе дә ана, икесе дә бала югалту хәсрәтенә тарыган…

– Дания ханым, безнең әңгәмә бераз ямансулап башланды. Моннан биш ел элек бердәнбер кызыгыз Айсылу якты дөнья белән хушлашкан иде. Ярагыз тирән, аны төзәтер өчен җир йөзендә бернинди дәва да табылмас. Аллаһы Тәгалә Сезгә сабырлык һәм түземлек бирсен! Айсылуның, Сезнең төсле үк, йөзеннән нур балкый иде. Мин әле аның балачагын хәтерлим. Без Татарстан урамындагы унөченче йортта Сезнең белән күршеләр булып яшәдек. Айсылуга ун яшьләр чамасы иде. Безгә керсә: «Коймак бит» дип нәни кызымны яратып чыга иде. Ә инде аның «Әлдермештән Әлмәндәр»дә малай ролен башкарып, безне биһуш итүләре!


– Мәскәүдән театр тәнкыйтьчеләре килде. Ахырдан берсе: «Күрегез, малайны нинди талантлы актриса уйнады!» – дип мактады. Бәләкәй гәүдәле кызларны инженю дип атыйлар бит, ул да шулай дип уйлаган. «Юк, актриса түгел, минем кызым», – дигәч, аның исе киткән иде. Баш режиссер Марсель Сәлимҗанов аны театр училищесына бик кыстады. «Мин аның өчен генә «Ромео һәм Джульетта»ны әзерлим», – диде. Тик мин Айсылуны театр белән бәйләргә теләмәдем, медицина өлкәсенә җибәрдем. Үзе дә: «Гастрольләрдә тартма өсләрендә йок­лап туйдым», – диде. Безнең заманнарда авылдан-авылга күчеп йөрү иде. Клублар салкын, үзебез белән ашарга төяп барабыз, хәзерге яшь артистларга җәннәт инде.


– Кабат Мөхлисә Бубый образына әйләнеп кайтыйк әле. Аны революциягә каршы эшләгән, чит ил разведкасы белән элемтә тоткан дип гаеплиләр. Ул тарихи шәхес, ул – милләт анасы. Әсәрнең авторы Ркаил Зәйдулла: «Пьесаны язганда үк Дания Нуруллинаны күздә тоттым. Чөнки аңарда эчке бер җылылык һәм иман нуры күрәм. Аның фамилиясе дә Нурлы, исеме дә җисеменә туры килә», – дигән иде. Аның фикерен тагын да тирәнәйтеп: «Сез каһарманыгыз кебек үк зыялы, әдәпле, инсафлы», – дип тә өстәр идем.


– Мөхлисә искиткеч гыйлемле ханым була. Мин бу шәхес турында күп укыдым, өйрәндем. Аның сыйфатларын үземә күчереп карадым. Кара зинданнарда ничек чыдады икән ул? Тиздән үзен үлем җәзасы көтсә дә, аңардагы сабырлыкка шаккатырлык бит!


– Кызганыч, әлеге спектакль репертуардан төшеп калган икән. Иман кыйбласын җуймаган татар хатын-кызы образы бүгенге көннәрдә яшь буынга үрнәк, ул һич югы ике-өч айга бер мәртәбә уйналсын иде.


– Милләтебезнең мәшһүр затлары игътибар үзәгендә торсын иде шул.


– Дания ханым, Сез 1966 елда Казан театр училищесын тәмамлагач, Г.Камал театрына эшкә урнашасыз. Димәк, быел иҗат эшчәнлегегезгә дә ярты гасыр икән.


– Юк, мин 18 яшемдә үк сәхнәгә аяк бастым. 1964 елда, икенче курста укыганда ук мине Ширияздан абый Сарымсаков М.Кәрим әсәре буенча куелган «Ай тотылган төндә» спектаклендә уйнарга чакырды. Баш роль Шәфәкъкә берничә танылган артистка билгеләнгән, ә без – Наилә Гәрәева белән икәү Зөбәрҗәт идек. Менә репетиция ясыйбыз, мин бит инде тулы гәүдәле, мөгаен, бу рольгә бик үк батмаганмындыр, миңа әйтәләр: «Сине Шәфәкъкә алмаштыралар», – диләр. Ширияздан абый да моны җөпләде. Әллә ничек, өлкәннәр алдында уңайсыз да иде инде. Тик мин бит үзем сорамадым. Нәтиҗә дә шул: Шәфәкъне премьерада миннән уйнаттылар.


– Мостай Кәрим разый иде микән? Ник яшь кызны сайладыгыз, күренекле сәхнә осталары беткәнмени димәде микән ул?


– Аннан соң күп еллар узды. Без Уфада гастрольләрдә идек. Беркөнне белдерү күзгә чалынды: Актерлар йортында Мостай Кәрим белән очрашу була, дигәннәр. Шунда йөгердем. Фойеда шагыйрьнең китапларын саталар иде, икесен алдым да залга кереп утырдым. Анда Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабаев, Рафаэль Сафиннар җыелган иде. Тәнәфестә Мостай аганың янына килдем. «Мин Сезнең әсәрегездә уйнаган Шәфәкъ идем», – дигәч, ул мине кочаклап ук алды. Онытмаган! Димәк, уенымны ошаткан! Култамгасын болай дип язган иде ул: «Сөекле һәм сөйкемле Даниягә – минем сүнми торган Шәфәгыма иң изге теләкләр белән – Мостай Кәрим. 23.IV.99»


– Хуп, Сез студент чагыгызда ук театр белән дуслашасыз.


– Әйе, мин инде һәрбер кеше белән таныш идем.


– Башыгызга: «Хәзер миңа нишләргә икән?» – дигән шомлы уйлар килмәдеме соң? Азау ярган артистлар арасында яшь кыз балага читен түгел идеме?


– Мин килгәндә Марсель Сәлимҗанов баш режиссер иде. Нәкый Исәнбәт «Миркәй белән Айсылу» пьесасын аңа: «Дания кыздан уйнатсаң гына», – дигән шарт белән китерә. Бу хакта юбилеемда Марсель үзе дә әйтте. Аның эш ысулы шундый: ул труппаны эшсез тотмый, бер каһарманга ике-өч артистны билгели иде. Мин өченче Айсылу итеп тамгаландым. Ләкин тора-бара хәл үзгәрде: беренче урынга мине чыгардылар. Без бит героиня белән бер чамадарак яшьтә идек. Хәер, миңа дүртенчеме, бишенчеме, мөһим түгел иде. Оста итеп уйнавың хак булсын.


– Безнең халыкта «аш төрләндерү» дигән нәрсә бар. Тамашачы да төрлелек ярата һәм артистның бер генә эчтәлектән гыйбарәт рольләреннән бик тиз туя. Ә Сезнең иҗат сукмагыгыз әллә ничә якка тармаклана! Сез бер-берсенә охшамаган образлар тудырган сәхнә остасы, дияр идем. Саҗидә («Казан сөлгесе», К.Тинчурин), Мәрфуга («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Гөрпинәләр («Гөргөри кияүләре», Т.Миңнуллин) белән көлдерсәгез, Ирина («Баһадирлар», Н.Погодин), Сәлимә («Әни килде», Ш. Хөсәенов), Дилфүзә («Кичер мине, әнкәй», Р.Батулла), Гөлфинәләрегез («Әниләр һәм бәбиләр», Т.Миңнуллин) белән яшәү мәгънәсе турында уйланырга мәҗбүр итәсез. Тикмәгә генә Дания Нуруллина ул – дәртле, гайрәтле, уен-көлкеле, сагышлы һәм җитди артистка, дип бәяләмиләр бит инде.


– Мин үземнең сәхнә тормышымнан бик канәгать. Җәмгысы 68 гә якын ролем бар. Бервакытта да нигә болай, нигә алай түгел, димәдем. Режиссерларга үпкәләмәдем. Эпизод булса да, сөенеп ризалаша идем. Аны да ничек тамашачы күңелен яуларлык итеп уйнарга икән дип эзләндем. «Банкрот»та Фирдәвес Әхтәмова белән икебезгә гайбәтче хатыннар роле эләкте. Фирдәвес йомшак кына уйный, ә минем көч-гайрәте ташыган бистә хатынын гәүдәләндерәсем килә. Наилә Ибраһимовадан сорыйм: «Син – авыл кызы, сездә гаярь хатыннар бар идеме?» – дим. «Бар, – ди. – Берәү авызына гына каратып тора, ә үзе тамак төбе белән гөрелдәтеп бер генә көлеп куя», – ди. Репетиция вакытында көлеп җибәргән идем, режиссер Празат Исәнбәт: «О-о, шәп бит бу! Моны калдыр!» – диде.


– Димәк, актер режиссер кушканны гына көтеп ятарга тиеш түгел, Дания ханым?


– Юк, режиссер барыбер образның сызымнарын сыза. Марсель Сәлимҗанов сиңа шундый бурыч куя, каһарман шунда ук күз алдында терелә иде. Ул үзе уйнап күрсәтми, чагыштырулар аша аңлата иде. Мәсәлән, «Зәңгәр шәл»не әзерләгәндә ул: «Әйдә, Нуруллина, капкадан икеләтелгән хатын булып чык һәм күзеңне акайтып кара!» – диде. Ягъни мин – ишанның икенче хатыны Мәрфуга – көндәшләрем янына гайрәт чәчеп чыгам да: «Минем гайбәтемне чәйнәргә җыелдыгыз-мы?» – дип акырып салам. Тамашачы Мәрфуга сәхнәдә күренү белән, әле бер сүз әйтеп өлгермәстән, кул чаба башлый иде. «Казан сөлгесе»ндә Саҗидәгә дә бәләкәй генә деталь өстәдем, һәм образ тулыланып китте. Ул бит сеңлесеннән аермалы буларак, әзрәк акылга сай. Менә аларга егет килә. Мөршидә, без хәзер киенеп чыгабыз, ди. Саҗидә дә, әйе, без хәзер киенеп чыгабыз, дип кабатлый. Ә мин, янәсе, әтинең зур оекбашын кидем. Ул бик озын. Янәсе, оекбашымнан оялам, күрмәсеннәр дип, салынган башын таптый-таптый сикереп атлыйм.


– Гомердә дә карчыклар роленә кагылмаган артистның «Сөясеңме, сөймисеңме?» (Ф.Бүләков әсәре) спектаклендә әбигә әйләнүе безне гаҗәпләндерде әле.


– Мин аны бик яратып уйныйм. Башта курыктым. Режиссер Радик Бариевка: «Юк, булдыра алмыйм», – дигән идем, ул: «Дания апа, мин монда бары тик Сезне генә күрәм», – дигәч, баш тартмадым инде.


– Сез сугыштан соң туган бала. Ишле гаиләдә үскәнсез.


– Әйе, без сигез туган идек. Бүген өчебез генә исән. Йортыбыз Кабан күле буенда иде, хәзер төп нигездә абый яши. Миңа 13 яшь тулгач әниебез үлде. Әти сугыш ветераны иде. Ул пешекче хезмәтен үти, кыр кухнясында олы-олы казаннар белән дивизия сугышчыларына ашарга пешерә. Берсендә сазлыктан чиләк белән сөзеп су алырга төшкәч, фашист самолеты әллә кайдан гына очып килеп, кухня өстенә бомба ташлый. Ул урында тирән чокыр гына кала. Менә бит, әтинең гомере бетмәгән, мин туасы булган.


– Гафу итегез, тормыш, яшәү турында сүз кузгаткач үзегезнең гаилә хәлләренә дә кагылып узыйк инде. Сез – драматург Риза Ишморат килене идегез.


– Язмыштыр инде, мине Фәрит белән таныштырдылар, кызыбыз Айсылу туды. Ирем тормышка җиңелчә карый иде. Сайларга егетләрем дә күп иде анысы. «Саз» ансамбле җитәкчесе Рифкат Гомәров ошатып йөрде. Алар Илһам ага Шакиров белән биюләремне карар өчен театрга йөриләр иде. Бию дигәннән, театр училищесына шушы биюләрем генә алып килде дә инде.


– Сез яшь чагыгызда ук хатын-кызның бөтен матурлыгын үзенә туплаган искиткеч гүзәл кеше! Ялгызлык Сезне читләтеп үтәргә тиеш кебек иде.


– Мин артыгы белән тыйнак идем шул. Икенче тапкыр кияүгә чыгу турында уйлап та карамадым. Гастрольләр, рольләрем белән яшәүдән ямь таптым. Аннары, мин кызым Айсылу белән бик-бик бәхетле идем.


– Әгәр без миллионлаган-миллионлаган тамашачыдан: «Дания Нурлыга юбилей көннәрендә нинди теләкләрегезне ирештерер идегез?» – дип сорасак, аларның һәркайсы сокланып алдыгызда баш ияр иде. Сез – татар милләтенең талантлы бер кызы! Бу сүзләр, бәлки, әз генә булса да йөрәгегезне җылытыр: Без Сезне яратабыз!


– Рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк