Ибраһим ага Гафуров турында
Татар Академия театрын беренче мәртәбә 1957 елда Мәскәүдә гастрольләре вакытында күрдем дип. Мин бу гастрольләрне гомеремдә онытасым юк
Нишләптер Ибраһим абый Гафуров турында бер-ике җылы сүз әйтәсем килүе күңелемә гел тынгылык бирми торды. Шуңа күрә кайчан да булса үземне борчыган фикерләрем белән уртаклашасым килүе кулыма каләм алырга мәҗбүр итте. Хәзер инде шушы яшемә җиткәч күп әйбер онытылган, шуңа күрә бик авырлык белән языла.
Мин инде язган идем: Татар Академия театрын беренче мәртәбә 1957 елда Мәскәүдә гастрольләре вакытында күрдем дип. Мин бу гастрольләрне гомеремдә онытасым юк, күрәсең, Татар Академия театрының иң матур гөрләп чәчәк аткан чагына туры килгәнмен. Театр сәнгате шундый ул, бер күтәрелә, бер төшә, гел үсеп кенә бармый. 1957 елгы Академия театрының афишасына гына күз салыгыз: «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл», «Миңлекамал», «Ташкыннар», «Король Лир». Артистлары турында күп яздым, кабатлап тормыйм, шуны гына әйтәсем килә, бу репертуар артистларга талантларын ачарга бөтен мөмкинлекләрен бирә. Телисең икән комедия, драма, хәтта, трагедия дә бар, бары тик талант кына кирәк. «Ташкыннар», «Хуҗа Насретдин» спектакльләре татар театрының иң зур уңышлары иде, һәрхәлдә минем күңелемә шулай кереп калган. «Зәңгәр шәл» спектакленә керәбез дип, тамашачылар театрның тәрәзәләрен, ишекләрен ватып бетерә яздылар, ахыр чиктә конный милиция чакырырга туры килде, минем мондый хәлне үз гомеремдә бүтән бер кайчан да күргәнем булмады. Без Щепкин исемендәге театр училищесының беренче курс студентлары «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл», «Король Лир» спектакльләрендә күмәк сәхнәләрдә катнаштык, шунда күрдем инде мин чын талантлы артистларның ничек уйнаганын. Хәзер уйлыйм, бу гастрольдә артистларның язмышы хәл ителгән күрәсең, я ул исем ала, яки орден, я булмаса артист буларак төшеп кала. Менә шушы «экзаменны» узар өчен, алар шул кадәр тырышып уйнадылар, мондый хәлне мин бүтән беркайчан да күрмәдем. Әйткәнемчә, бу гастрольләрдән соң бик күп артистларның язмышы яхшы якка үзгәрде, зур-зур исемнәр, орденнар, медальләр алдылар, теләгән максатларына ирештеләр. Мин әле ул вакытта исемнәр, дәрәҗәләр, артистларга уйнар өчен шул кадәр азык бирә торгандыр дип күз алдына китерә алмый идем. Театрда эшли башлагач кына аңладым, чөнки ул заманда артистның талантын бары тик мактаулы исемнәр генә билгели иде. Исем алыр өчен син карт большевикны, райком секретарен, ким дигәндә, бөтен күңеле, җаны белән партиягә бирелгән коммунистны уйнарга кирәк иде. Исеме булмаган артистның зарплатасы да, дәрәҗәсе дә булмады. Шулай да, тагын бер мәртәбә горурланып әйтәсем килә, СССРның иң югары бүләген – Ленин орденын Академия театрына юкка гына бирмәгәннәр, андый дәрәҗә автономия республикасы театрларына гына түгел, союздаш республикалар театрларына да сирәк эләкте.
Сез әйтерсез, боларның Ибраһим Гафуровка ни катнашы бар дип, чөнки бу гастрольдә аның таланты бөтенләй икенче яктан ачылды. Академия театрлары артистлары арасында үз урынын тапты дип, Мәскәүнең иң зур театр тәнкыйтьчеләре язып чыктылар. Сүз В. Шекспирның «Король Лир» трагедиясендә Шут образы турында бара. Бу спектакльне режиссёр Б.Бебутов 1956 елда куйган. Мин «Король Лир» трагедиясен украин, кыргыз, таҗик, төркмән театры артистлары башкаруында карадым, чын күңелдән гадел булып әйтәсем килә, миңа калса Татар Академия театрының спектакле бу союздаш республика театрларының спектакльләреннән һич ким түгел, шактый өстен иде. Ни өчен соң «Король Лир» спектаклен Мәскәүгә бөтен милли театрлар алып килгән дип сорасагыз, шуны әйтәсем килә, ул вакытта театрларның дәрәҗәсен В. Шекспирның трагедияләре билгели иде. Әгәр аны уйнарлык артистлары булса, андый театр бик зур уңышка ирешкән була. Әгәр Король Лирны уйнарлык артист булса, ул һичшиксез иң зур исемгә – СССРның халык артисты исеменә лаек була, шундый язылмаган закон бар иде. Ибраһим абый «Король Лир» спектаклендә Шут ролендә уйнап Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бөтен сәләтен ачты дияргә була. Әле дә күз алдымда, шундый җиңел сөякле, йөзендә ниндидер нур бар, сәхнәдә нәрсә тели шуны эшли, сикерә, кульбит ясый, тәгәри, хәрәкәте кискен, гомер буе циркта эшләгән диярсең. Кигән киеме, сөйләү алымы, кыяфәте шулкадәр килешеп тора, Король Лирның Шуты шулай гына булырга мөмкин дип уйлыйсың. Аңлатасым килә, корольләрнең үзләренә генә хас «тилесе», ягъни шуты була. Корольгә бары тик ул гына дөресен әйтә алган, чөнки ул тиле. Спектакльдә Шут Король Лирның фаҗигасен шулкадәр тирән кичерә, тамашачы аның «Тиле» икәнен оныта. Безнең күз алдында Лирның бөтен бәхетсезлеген аңлаган, чын күңелдән ярдәм итәргә теләгән, дошманнарыннан саклап калырга тырышкан Шут аркылы без Лирның бөтен фаҗигасен аңлыйбыз, ягъни Шут корольнең көзгесе. Кайвакытта актёрның кыяфәте, эчке дөньясы, темпераменты рольгә шул хәтле туры килә, бары тик рольнең мәгънәсен генә табарга кирәк. Ә бит күп очракта актёр рольнең мәгънәсен уйный белми. Моңа бик сирәк кенә артистлар ирешә.
Ибраһим абый Шут ролендә мәгънәсен аңлап камиллеккә ирешкән артист. Спектакльдә Хәлил абый Әбҗәлиловның Король Лиры белән Ибраһим абыйның Шуты арасында шундый уртаклык табылган, аларны бер-берсеннән һич кенә дә аерып булмый, гади генә итеп әйткәндә спектакльдә иң көчле сәхнәләрнең берсе иде. Шуңа күрә театр тәнкыйтьчеләре СССРның халык артисты Хәлил абый Әбҗәлиловның Король Лиры белән беррәттән, Ибраһим абыйның Шут ролен татар театрының иң зур казанышы дип язып чыктылар. Мондый тәнкыйтьне Ибраһим абыйның беркайчан да ишеткәне дә, укыганы да булмагандыр дип уйлыйм. СССРның халык артисты белән ТАССРның атказанган артистын бер дәрәҗәгә күтәрсенннәр әле, артист өчен моннан да зур бәхет юк. Миңа татар театры тәнкыйтьчеләре тарафыннан Ибраһим абый Гафуров турында андый мәкаләләр укырга туры килмәде.
Менә шушы урында язмамны тәмамлармын дигән идем, юк, түзмәдем дәвам итәргә уйладым. Шулай инде, 60 елдан артык гомер узгач күп нәрсә онытылган, бары тик кайбер сәхнәләр генә истә калган. Кызык бит, минем белән бергә «Зәңгәр шәл» спектаклендә яшь егет булып күмәк сәхнәләрдә катнашты, ә үзенә 47 яшь булган, ә миңа 17 яшь. Менә аермасын карагыз. «Зәңгәр шәл» спектаклендә иң истә калган сәхнәсе – урман пәрдәсендә качкыннар биюе. Шул хәтле оста итеп татарча бии, сәхнә эшчеләре, артистлар аның ничек биегәнен карарга җыелалар иде. Әйтерсең, гомер буе биюче булган, тамашачылар гөрләп кул чабалар, хәтта шушы биюне генә дә карарга килүчеләр булган дип сөйләделәр. «Хуҗа Насретдин» спектаклендә Хаммат – өйләнергә йөрүче 20 яшьлек егет. Бу ни дигән сүз, күрәсең, кыяфәте, сәхнәдә үз-үзен тотышы тамашачыны шул кадәр ышандырган, аны берничек тә өлкән яшьтәге артист итеп кабул итмәгәннәр.
Театрда кайвакыт әгәр артист бер рольне бик яхшы уйнаса, нишләптер ул артистка гел шундый рольләр бирергә тырышалар. Ибраһим абый белән дә шундый хәл булды. «Җилкәнсезләр» спектаклендә исерек ак гвардия офицеры Сәхипгәрәйне шул хәтле ышандырырлык итеп уйнады, шуннан соң бөтен исерек рольләрен аңа бирә башладылар. Әгәр пьесада берәр исерек роле булса, бу инде Гафуровка дип артистлар рәхәтләнеп көләләр иде. Ибраһим абый бөтен рольләрне дә уйный торган артист түгел, шуңа күрә әгәр роль аның табигатенә туры килмәсә, ничектер уены ышандырмый, аның өчен борчылып утырасың. Режиссёр роль биргән икән, бер ничек тә баш тарта алмыйсың, син эшләргә тиеш, театрның законы шундый. Менә шундый рольләрдән соң, ул бик уңайсызланып йөри иде. Шуңа күрә, безнең гомеребез театрда күңелебезгә туры килгән рольләрне көтеп үтә, ләкин ул безгә бик сирәк эләгә.
Миңа Ибраһим абый Әхмәт Фәйзинең «Тукай» пьесасында Тукай ролен искиткеч уйнады дип сөйләгәннәр иде. Мин моңа ышанам, чөнки аның бу рольгә тышкы кыяфәте, эчке темпераменты, романтик рухы туры килә. Тукайның характерын, кем нинди кеше икәнен күреп-белеп, аралашкан өлкән яшьтәге артистлар Ибраһим абыйга шундый итеп сөйләгәннәр, ул аның җанына, күңеленә кереп калган. Җитмәсә, сәхнәдәге Тукайга да 27 яшь, Ибраһим абыйга да 28 яшь, артистка уйнар өчен бу бик мөһим, яшьтәшләр. Режиссёр Ширияздан абый Сарымсаков юкка гына мондый зур рольне яшь артистка ышанып тапшырмас иде, әгәр роль аңа шулкадәр туры килмәсә. Тукайның вафатына да әле 25 кенә ел, спектакльне 1938 нче елда куялар. Залда тамашачылар арасында Тукайны белгән, күргән, хәтта, дуслары да булгандыр, яшь артист өчен бу зур имтихан. Менә шушы сынауны ул бик зур уңыш белән җиңеп чыккан дип сөйләделәр.
Ни өчен Ибраһим абыйның бу ролен искә төшердең дип сорасагыз, бары шуны гына әйтмәкче булам, кайвакытта роль артистның бөтен мөмкинлекләрен ачарга шулкадәр ярдәм итә, әгәр дә ул чыннан да талантлы булса. Ибраһим абый талантлы артист булмаса, моннан 80 ел элек уйнаган ролен искә төшереп утырмас идем. Кабатлап әйтәм, артистларның кайбер рольләре шулай хәтердә кала. Миңа театрга кайткач, ул катнашкан спектакльләрдә бергә уйнарга туры килмәде, рольләрен ничек эшләгәндер, күз алдына китерә алмыйм. Минем максатым Ибраһим абый Гафуровның татар театры сәнгатендәге урынын билгеләү түгел, бары тик артист буларак искә генә төшерү иде. 35 ел академия театрында эшләгән артистның искә алырлык рольләре булмый калмый, югыйсә ул артист булып эшләмәс иде. Әле дә хәтеремдә: Фатыйх Әмирхан хикәясе буенча эшләнгән «Фәтхулла хәзрәт» спектаклендә Фәтхулла хәзрәт, Юныс Әминовның «Гөлҗәннәтнең җәннәте» комедиясендә Лотфи, А. Островскийның «Соңгы корбан» комедиясендә Дергачев, Аяз Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» комедиясендә Якуб роле. Әйтерсең, бу рольләр Ибраһим абый өчен махсус язылганнар, ул аларны шундый югарылыкта уйнады, мин аның өчен сөенеп утыра идем. Бер әйберне аңлатасым килә, гадәттә, тәнкыйтьчеләр уңай образны уйнаган артистларны мактап язалар, Ибраһим абыйның геройлары артык катлаулы, кире образлар иде. Минем бер дә кире образны уйнаган артистны «он гениален» дип язганнарын укыганым булмады.
«Эңгер-меңгер» спектаклендә Якуб роле Ибраһим абыйның театрда соңгы эше булды. Ул кинәт авырып китте, инфаркт булды диделәр, озак тормады – вафат булды. Театрыбызның директоры Рәшидә апа Җиһаншина Ибраһим абыйны бик зурлап, хөрмәт итеп соңгы юлга озатты, алар дуслар иделәр. Тормышта ничек иде дип сорасагыз, шуны гына әйтә алам, мин аның кешеләр белән аралашканын күрмәдем, һәрхәлдә премьерадан соң сәхнә артына кереп, мине тәбрик иткәнен хәтерләмим. Театрда яңа ел бәйрәмнәрендә дә күргәнем булмады, ир-егетләр җыелып күңел ачканда да, алар белән бергә утырганы истә калмаган, гомумән, коллективтан читтәрәк йөри иде. «Исәнмесез» дип исәнләшәсе урында: «Нишлибез әле без?» – дип исәнләшеп, безне көлдертергә тырыша иде. Мин аның бер кайчан да рәхәтләнеп көлгәнен хәтерләмим, күңелен күтәргәндә дә үзе генә күтәргәндер. Андый кешеләр дә була бит, шәрабен кешеләр белән бүлешәсе килми.
Мин инде язган идем, театрда һәр артистның үз язмышы дип, Фоат абый Халитов, Габдулла абый Шамуков, Ибраһим абый Гафуров яшьтәшләр булганнар. Алар арасында ул югалып калмады, Академия театрында үз урынын тапты, әле һаман да аның тавышы колагымда яңгырый. 2020 елның 15 апрелендә ТАССРның халык артисты Ибраһим абыйның тууына 110 ел булды. Шуңа күрә искә аласым килде.
Автор Әзһәр Шакиров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк