Логотип
Театр

Әлмәт “Качаклар”ының һиҗрәте яки XXI гасырда – коллык

Казан тамашачыларына мелодраматик рухта хәл кылынган «Сигезле бию» (Р.Сабыр), «Кар астында кайнар чишмә» (А.Гыйләҗев), «Син кайда идең?» (Я. Пулинович) спектакльләре, «Бистә фәрештәсе» гыйбрәтле бәя...

Казан тамашачыларына мелодраматик рухта хәл кылынган «Сигезле бию» (Р.Сабыр), «Кар астында кайнар чишмә» (А.Гыйләҗев), «Син кайда идең?» (Я. Пулинович) спектакльләре, «Бистә фәрештәсе» гыйбрәтле бәяны (Б.Брехт), «Качаклар» комедиясе (Н.Исәнбәт), «Кибет» камера спектакле (О. Җанайдаров), балалар өчен «Шүрәле- шоу» тамашасы күрсәтелде.

Гастрольләр жанр төрлелеге, театраль техникаларның байлыгы белән истә калды. Әлмәтлеләр күңел ачуга корылган тамашаларны яратучы күпчелекнең фикеренә иярмәгән, киресенчә, төрле кешенең зәвыгына туры килердәй спектакльләр сайлап килгән. Артистлар сәхнә осталыклары белән генә түгел, сүзләрдә, җөмләләрдә басымнарны дөрес куеп саф татар телендә сөйләүләре белән дә күпләрнең күңелләрен сөендергәндер.

Гастроль спектакльләре арасында, безнең карашка, иң әһәмиятлесе, әлбәттә, «Качаклар» спектакле. Узган гасыр башында илебез язмышын, татар тормышын сурәтләгән бу спектакльнең бай сәхнә тарихы бар. Ул 1924, 1965, 1980 елларда Шакир Шамильский, Празат Исәнбәт, Мар- сель Сәлимҗанов тарафыннан куела. Аларда М.Әпсәләмов, Х.Уразиков, Р.Шәрәфиев (Гайнетдин), Ф.Ильская, Н.Гәрәева, Ф.Хәйруллина (Зөһрә), Х.Сәлимҗанов (Ишмурзин), Р.Хәйретдинова, Д.Нуруллина (Сания), С.Мифтахов, Н.Дунаев (Качкинский), Р.Таҗетдин (Баһави), А.Гайнуллина (Сәрби) һәм башка артистлар осталыкларын чарлый. Бу күренекле артист, режиссер- лардан соң иҗат эшенә алыну режиссердан да, театрдан да зур кыюлык сорый. Үткән гасыр башы татар тормышын сәхнәдә торгызу да җиңел булмагандыр. Шуларны истә тотып бәя биргәндә, Әлмәт театрына, һичшиксез, мактау тиеш. Татар театр сәхнәләребездә чит ил драматургларының әсәрләре күбәеп киткән заманда милли классиканы торгызулары да сөендерә. Сүз уңаеннан, Нәкый ага Исәнбәт «Һиҗрәт» пьесасын шул чор сәхнәләрендәге вәзгыять белән канәгать булмыйча язганын искәртеп узган. «Татар драма театры үзенең төп реалистик табигатен югалта башлады. Бу елларда җиңелчә генә язылган җырлы-музыкаль пьесалар сәхнәдә урын алып, бик нык үрчеп китте. …Бу формасызлыкны татар театрының чын милли йөзе, милли формасы шул, бу музыкаль синтетик театр дип, бөтен драматургияне шуңа борырга теләүче теоретиклар да күренә башлады», – дип язган ул. Бүген сәхнәләребездә музыкаль спектакльләр күп булмаса да, Н.Исәнбәт билгеләп үткәнчә, «җиңелчә язылган» пьесалар, караганның икенче көнендә үк онытыла торган арзанлы тамаша- лар тулып ятмыймыни? Димәк, «Һиҗрәт»нең язылуы никадәр мөһим булса, бүген сәхнәгә кайтуы да шулкадәр кирәкле.

(Дәвамын “Сәхнә” журналының апрель ае саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк