Логотип
Театр

Син мине бүтән җибәрмә!..

        К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов моны һич тә инкяр итмәс иде.      Агрономнан артистлыкка…    Һәр уены белән безне сокландырган бу т...

  
 
   К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Харис Хөснетдинов моны һич тә инкяр итмәс иде.
 
   Агрономнан артистлыкка…
   Һәр уены белән безне сокландырган бу талантлы егетебез Гилденстерн («Гамлет». Күренешләр, В.Шекспир), Илмар («Ничек кияүгә чыгарга?», Н.Гаетбай), Әхмәт («Гөлшаян», М.Әмир), Нур Али Ширин («Соңгы риваять», М.Маликова), Исмәгыйль («Сүнгән йолдызлар», К.Тинчурин) һ.б. кебек кырыктан артык каһарманнары белән кырык төрле образга кереп төрләнсә, гаиләдә аның мәңге уйнап туймаслык ике генә роле бар: хәләленең яраткан ире, газиз балаларының яраткан әтисе ул. Теләче районының Кече Мирәтәк авылында туып үскән Харис туган нигезеннән: «Мин артист булам», – дигән ният белән чыгып китми. Әти-әнисе аны җирдә эшләр дигән өметләр белән Казан авыл хуҗалыгы институтына озатып кала. Агроном һөнәре алып басу-кырларда иген чәчсә-урса, ата-ана өчен нинди зур шатлык лабаса! Әле колхозларның гөрләп торган чагы. Ләкин аяклар институтка таба атласа да, күңел театр училищесына тарта. Мәктәптә үк спектакльләр уйнап, җырлап-биеп йөргән егет өйдәгеләр тиргәсә тиргәр инде дип, бер очтан документларын училищега да тапшыра. Ә инде монда бер ел укыгач аны Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә – актерлык осталыгы бүлегенең икенче курсына күчерәләр.
 
   Егетем армиягә китә…
   Ә йөрәк хәлләре элегрәк башлана. Университетның тулай торагында авылдашлар яши. Аларга кунакка йөри Харис. Берсендә, чәй эчеп утырганда, бүлмәгә бер туташ килеп керә. Ишеккә арты белән утырган Харис: «Кызлар, карагыз әле, егетем армиягә китә, мин аңа истәлеккә кулъяулык чиктем, сезгә ошыймы?» – дигән сорау гына ишетә. Менә ул тавыш иясенә борылып карый һәм… йөрәге дөп-дөп итеп сикерергә тотына. Ул шунда үзенең гашыйк булганын аңлый. Гүя канатлар үсә, аяклар җиргә тими, өенә ул очып кайтып төшә. Икенче көнне тагын тулай торакка йөгерә. Авылдашы белән күрше бүлмәдә генә яшәгән Ләйлә исемле кыз бу юлысы аңа очрамый, әмма йөрәк басылмаган бит, аның үз хәле хәл, өченче тапкыр килүендә егет бер күрүдә гашыйк иттергән чибәркәйнең ишеген үзе шакый. Тик Ләйлә әллә ни ачылмый шул. Харис фотосурәтен сорагач та бирми. Ахырдан сурәтне урлый егет, урлый да, йөрәк түренә – түш кесәсенә яшереп куя. Югыйсә: «Моның егете бар», – дигән нәрсә юлына киртә корыр иде, юк инде, юк, яшь күңел бу хакта уйлап торамыни! Аңа үз туксаны туксан! Хәер, яраткан кеше өчен киртәләр була димени! Мәһабәт гәүдәле, сөйкемле Хариска кыз озак карыша алмый, билгеле, аларны әкрен генә дуслык җепләре бәйли.
«Мин аны күбрәк яратам ахры…»
 
   Саф, чиста хисләр өермәсендә бөтерелгәндә теге егет армиядән кайтып та җитә. Харисны бернинди шик-шөбһә борчымый, бит ул кулъяулыксыз гына китте инде, димәк, аралары өзелгән. Ләкин беркөнне Ләйлә авылдан күңелсезләнеп килә дә: «Мин аны күбрәк яратам ахры», – дип Харисның бәгырен телгәләп ташлый. Канатлар салына, кәеф бетә, уртак сукмаклар ике якка аерыла… Никадәр генә теләсәң дә, кыз онытылмый. Кайчак аларның юллары кисешә, әйтерсең, дошманнар, бер-берсе белән исәнләшмичә генә узалар. Ай чамасы шундый авыр халәт кичергәч, берсендә Мәҗнүнгә мәхәббәт кояшы янә елмая. К.Тинчурин театрында Саба үзешчәннәре концертында яшьләр кабат күрешә. Баскычта! Әйтерсең икесенә дә магнит ябыштырылган, Харис Ләйләне кочаклый, Ләйлә Хариска сыена… Кызның: «Син мине бүтән җибәрмә!» – дигән сүзләре янә йөрәктәге утны дөрләтеп җибәрә.
 
   Мәхәббәт дигән сакчы
   Нигезе иң көчле мәхәббәт белән корылган бу гаиләдә бүген ике малай, бер кыз тәрбияләнә. Һөнәре буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә үз бизнесын оештырган: ул «Орифлейм» косметика компаниясендә үз оешмасының җитәкчесе. Олы уллары, уналты яшьлек Арслан Казан төзелеш техникумында укый. Уртанчысы – Айнур, җиденче сыйныф укучысы, «Мирас» балалар-яшүсмерләр мәктәбендә футбол белән шөгыльләнә, Россиянең төрле шәһәрләрендә уздырылган ярышларда катнаша. Ә төпчек Алинәгә әле нибарысы биш кенә яшь.
 
   – Ләйлә миңа атап өч кулъяулык чикте, – дип көлә Харис. 
 
   Ә беренче тапкыр кыз кулында күргән кулъяулык кайда икән соң? Элегрәк бу табышмакка җавап табасы килгән аның. Әй, кайда ятса да барыбер түгелмени? Алар бергә, гомерлеккә бергә! Уллары-кызлары белән Мишә елгасында балык тотып уха пешерәләрме, чаңгы шуалармы, төрле бәйрәмнәрдә йөриләрме – аларны һәрвакыт Мәхәббәт дигән сакчы озатып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк