Логотип
Театр

"Тәрәзә төбендә сәгатьләр буе көтә иде"

Хатын-кызның бөтен матурлыгын үзенә туплаган бу ханым иҗатта да, гаиләдә дә бәхеткә тиенеп яши. Ул җырлы-моңлы Актаныш төбәгеннән. Меңнәр авылы кызы уку нияте белән Казанга килә дә, биредә гомерлек...

Хатын-кызның бөтен матурлыгын үзенә туплаган бу ханым иҗатта да, гаиләдә дә бәхеткә тиенеп яши. Ул җырлы-моңлы Актаныш төбәгеннән. Меңнәр авылы кызы уку нияте белән Казанга килә дә, биредә гомерлек ярын очрата.

«Бүтән исемә дә төшермим…»

16 яшьлек Гөлназ Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбенең виолончельләр төркемендә матур гына уку елын башлап җибәргәч, беркөнне аны якташы А. эзләп таба. «Без – актанышлар монда шактый, әйдәле, үзебезнекеләрне урап чыгыйк», – дигәч, Гөлназ шатланып ризалаша. Егет Казан Суворов училищесында хәрби оркестрда хезмәт итә икән. Азат исемле дусты бар икән. Азат бер үк вакытта параллель рәвештә консерваториядә – кларнет буенча укый икән. Бик тырыш икән. Бәлки йөзгә-йөз очрашмасалар, кыз мондый «уңган» курсантны бүтән исенә дә төшермәс иде, әмма якташы үз башына (чөнки ул кызга күз салып йөри) аларны таныштыра. Мөгаен, болар танышу белән генә чикләнер, аралашмас дип уйлагандыр. Тик Актаныш гүзәле, бер күрүдә Туймазы районы Кәлшәле авылы егетенең йөрәгенә ут «элә». Янсаң дөрләп ян, сүнәргә көчең җитсә – сүн! Һәм ул туташ белән күрешү җаен эзләргә тотына. Кесә телефоннары таралмаган чак, усал вахтер әбиләр егет-җиләнне интернатның ишегенә якын да җибәрми. Азат вахтага шылтыратып «свидание» билгели. Кулында – концертка дигән билетлар… Әмма Гөлназ гына ялындыра.

–        Бу кирелегемнең сәбәбен бүген дә аңлата алмыйм, –
ди артистка. – Ник алай эшләдем икән? Ул тәрәзә төбендә сәгатьләр буе көтеп басып тора иде. Кызлар аны бик кызгана. «Бар инде, кешене тилмертмә, чык!» – дип мине орышалар иде. Әллә артык тыйнак идем микән? Анысы, миңа хас сыйфат иде инде ул. Ир-егетләр күзенә чәчрәп керергә яратмый идем. Дөрес, без күрешә идек. Якташым А. аркасында аралар да бозылды әле. «Гөлназ янына барам, ул минем сеңелем», – ди икән. Менә китте чиратлашу: бер көнне якташ, икенче көнне Азат килә. «Азат, – дим, синең дустың туганым түгел, ул сине алдый», – дим, ә егетем ышанмады. Шуңа күрә мин аңа үпкәләдем. Май аенда авылга каникулга кайтып киттем. «Бетте, – дим, – бүтән исемә дә төшермим», – дим.

         «Тынычлыгым качты…»

…Язмыш мөнәсәбәтләргә нокта куярга ашыкмый шул. Мәгәр Аллаһы Тәгалә сиңа дигән парыңны якты дөньяларга тудырган икән, адәм баласы икесе ике кыйтгада яшәсә дә, аларны бергә кавыштыра. Гәрчә җәйге айларда Азат белән хәбәрләшмәсәләр дә, хатлар язышмасалар да, көз үзенең сюрпризлары белән көтеп тора икән. Тикмәгә генә ватылмый бит инде Гөлназның уен коралы! Ул виолончелен күтәреп консерваториягә – остага төзәтергә илткәндә коридорда Азатны күреп ала.

–       Миңа әллә нәрсә булды», – ди Гөлназ. – Аңа күзем төште дә, бөтен гәүдәмне кайнар дулкын чолмады. Ул да мине күрде, сәлам, диде. Шуннан соң тынычлыгым качты. «Мин бит егетне үзем кире каккан идем, үзем аңардан йөз чөергән идем, хәзер ничек кабат аның белән араны ялгарга икән?» – дим. Янына барыр идем, горурлыгым кушмый. Без бит шулай тәрбияләнгән идек. Ә күңел Азатка тартыла! Якташым А.ны Казаннан бүтән шәһәргә күчергәннәр иде, ул отпускада Казанга кайткан. «Гөлназ, әйдә, авылдашлар белән күрешик, – ди. – Борчылма, мин синнән берни дә таләп итмим, без дуслар булып кына калабыз», – дигәч, иярдем моңа. Әйе, без, танышларыбызда кунакта булдык, сөйләштек-гөрләштек. Әкрен генә җәяү Ирек мәйданыннан интернатка табан атлый идек, училище оркестры урамда репетиция ясый. 7 ноябрь бәйрәме якынлаша иде, шуңа әзерләнәләр икән. Якташым: «Туктале, бергә укыган иптәшләрем белән исәнләшим әле», – дип болар белән кул бирешкәндә, Азатны шәйләдем. Безнең хәлләр баш кагып исәнләшүдән ары узмады. Тагын күңел җилкенеп алды инде. Ишек төбенә кадәр озаткан якташым исә: «Гөлназ, син минем хисләремне санга сукмадың, – дип өзгәләнде. –
Мин синең өчен үләргә дә риза югыйсә! Әйт кенә, нәрсә телисең? – шуны эшлим. Синең хакка», – ди. «Чынлаптамы?» – дим. «Шаяртмыйм, валлаһи», – ди. «Алайса, Азат Латыйповка бар да әйт, миңа шылтыратсын», – дим. «Сүз бирәм, теләгеңне үтим», – ди. Үтенечемне тапшырмас, дустымнан көнләшер дигән идем. Юкка гына шикләнгәнмен икән. Кич белән Азат миңа шылтыратты. Әгәр шул чакта танышым аңа белгертмәсә – без, бәлки, елганың ике яры кебек аерым-аерым калыр идек.

         Себер җилләре генә сүндермәс

«Мин театр турында хыялланмаган идем…»

Сирәк артистлардан мондый сүз ишетәбез. Ә күңел почмагында үз сәгате сукканын көтеп яткан талант «мин!» дип, сөрән салса, сәхнәгә ничек очып менгәнеңне дә сизмисеңдер. 1990 елда Азат белән Гөлназ өйләнешә. Яшь ир Казан танк училищесына эшкә урнаша. Тик торак мәсьәләсе яшьләрне Казан-
нан
куптарып, Кәлшәлегә китәргә мәҗбүр итә. Кызлары Лилия туа. Азат Туймазы янгын сүндерү бүлекчәсендә эшли башлый. Озакламый гаиләгә Туймазыда тулай торактан бүлмә бирәләр. Ә бала исәя төшкәч, Гөлназ да эш турында кайгырта. Азат белән киңәшкәч, район мәдәният бүлеге мөдире Нурислам Яхинга керәләр. «Бездә театр ачылды, барасыңмы?» – ди мөдир. Театрның ул чактагы баш режиссеры Ильяс Гәрәев
аны җырлатып, сөйләтеп карагач: «Алабыз», – ди.
Бүген 25 ел буе сәхнә тоткан, кырыкка якын каһар-манга яшәү сулышы өргән Гөлназ Латыйпова Гөлчәһрә (У.Гаджибеков, «Аршин мал алан»), Гафифә (М.Фәйзи, «Ак калфак»), Ирида (М.Кәрим, «Ташлама утны, Прометей»), Илсөяр (Т.Миңнуллин, «Без бит авыл малае»),
Мәфтуха (Ф.Бурнаш, «Яшь йөрәкләр»), Йолдыз (Х.Вахит, «Яшьлегем сукмагы») һ.б. рольләре белән халыкка танылган талант иясе.

Язманың башында ук «гаилә бәхетенә тиенгән дип искәрткән идек. Ир җылысы тоеп, ир канаты астына сыенып яшәү хатын-кыз өчен бәхет түгелмени! Сәнгать бу икәүне тагын да якынайта бит әле: Азат 18 ел Туймазы театрында музыка бүлеген җитәкли.

42 яшеңдә, үзең дә кызлар кебек янып торганда, нәнә булулары да бәхетнең иң олысы түгелмени? Гөлназга ничек ике онык әбисе диярсең икән! Сафия белән Ясминә өчен нәнә ул, япь-яшь нәнә. Төпчекләре Энҗе, әти-әнисен шатландырып, гаилә корган очракта, әлеге статусның дәрәҗәсе билгеле, тагын да артачак.

«Бүген Азат Себергә йөреп эшли», – ди Гөлназ. Чакрымнар, чакрымнар… «Бер-берегездән көнләшәсезме?» – дигән сорау мәгънәсез булыр иде. Күп сынаулар аша узган мәхәббәт учагын салкын Себер җилләре генә сүндерми инде ул.

Фото: гаилә архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк