Логотип
Театр

ТЕАТР ДӨНЬЯСЫ ДА БИК ЯКЫН МИҢА

Барлык булмышы белән сәхнә өчен туган затлар була, Гөлназ Гафурованы да шундыйлардан дип исәплим. Беркайчан да карьера ясауны тормышта беренче урынга куймадым, ди җырчыбыз. Ләкин табигать биргән сәләт...

Барлык булмышы белән сәхнә өчен туган затлар була, Гөлназ Гафурованы да шундыйлардан дип исәплим. Беркайчан да карьера ясауны тормышта беренче урынга куймадым, ди җырчыбыз. Ләкин табигать биргән сәләтләрен үстерүдә тырышлыклары күренеп тора.

— Гөлназ, җырчы булу балачак хыялың идеме?
— Чыннан да, бала чакта күпләрнең якты теләге җырчы булудыр ул. Мин дә искәрмә түгел.Ләкин рәсем ясауны күбрәк яраттым, дизайнер булырга хыялландым. Мәскәүгә модельер-дизайнерлыкка укырга керергә теләгем бар иде. Күп кенә күлмәкләрем үземнең сызымнар буенча тегелгән, сабакташларыма да төрле кием фасоннары ясап бирә идем. Түбән Камада сәнгать мәктәбендә укыдым. Шулай ук бию белән шөгыльләндем, музыка мәктәбендә фортепианода уйнау серләренә төшендем, нәкъ менә шул чорда укытучым Луиза Шакирҗан
кызы миндә җырлау сәләте барлыгын күреп алды, шул юнәлешкә кереп китүгә этәргеч бирде. Яхшы киңәшләре, белем бирүдәге тырышлыклары өчен аңа бик рәхмәтлемен. Гомумән, юлымда очраган һәрбер шәхеснең, һәрбер остазымның җырчы булып формалашуымда өлеше зур. 13 яшемдә Республикабыздан читтә уздырыла торган бәйгеләрдә катнаша башладым. Аннары Швейцариядә үткәрелгән җыр конкурсында чыгыш ясадым. Иң беренче Кырымда узган «Сөембикә варислары» Халыкара татар-төрек балалар иҗаты фестивалендә катнаштым,
бәйгегә укытучым Фәйрүзә Васыйл кызы әзерләде. Әлеге чарада хәзерге вакытта халыкка шактый танылган күп җырчылар белән дуслыкка нигез салынды. Татарстанның халык артисты Гөлзада ханым Сафиуллина ул чакта мине татар халык җырларын иң яхшы башкаручы номинациясендә билгеләп, искиткеч матур күлмәк бүләк итте. Әлеге күлмәк миңа бик кадерле, һаман да таман, аны киеп чыгыш ясыйм. Алтын төсендәге җепләр белән чигелгән ул ак күлмәгемне «Тәфтиләү» җырыма төшерелгән клипта да күрергә мөмкин. Гөлзада ханым И.Әүхәдиев исемендәге музыка училищесына укырга керергә өндәде. Канатланып киттем, әлбәттә, әлеге уку йортына юл тоттым. Искиткеч шәхес Ания Туишевада вокал дәресләре алдым. Төрле буын вәкилләре булсак та, бик тиз уртак тел таптык. Яшьләрчә фикер йөртә белгәнгә күрә, тормышыма кагылышлы төрле мәсьәләләрдән чыгу юлларын эзләргә булыша иде. Ания апаны икенче әнием кебек кабул итәм. Безгә ныклы белем биргән укытучыларымның тагын берсе — Камалова Эльвира Рафаэль кызы. Ул безне татар халык фольклоры белән
таныштырды, халкыбызның иҗат җимешләренә карата мәхәббәт уятты. Аңа имтихан тапшырганда йөз татар халык җырын яттан өйрәндек, шул рәвешле репертуарыбызга яхшы нигез булдырганбыз. Училищеда Наил Самат улы, Нурания Мөхәммәтхан кызы кебек дәрәҗәле шәхесләрдән сәнгатьле итеп уку, актёрлык осталыгын үстерү буенча да дәресләр алдык. Әлеге уку йортын тәмамлаган елны остазыбыз Нурания Җамали «Алтын балык» исемле фильм-әкият төшерде, анда мин дә катнаштым. Шул чакларда укытучым күңелемдә артист буларак
та ачыласы килү хисләрен уятты. Аның киңәше белән Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына килдем, танылган режиссёр Фәрит Бикчәнтәев драма актёрлары төркеменә укучылар җыя иде. Бер үк вакытта Казан дәүләт консерваториясендә белем алганлыктан, икесенә дә өлгерү җиңел булмады. Шул сәбәпле, барлык вакытымны һәм көчемне бары тик бер юнәлешкә — җырчы буларак үсешкә тупларга кирәк дигән фикергә килдем. Фәрит Бикчәнтәев һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының ул вакыттагы директоры Шамил Закиров: «Яхшылап уйладыңмы, әлеге адымны ашыгып ясамыйсыңмы? Әгәр укуыңны дәвам итәргә теләгең уянса, синең өчен безнең ишекләр ачык», — диделәр. Мин аларга һәм барлык
укытучыларыма, артистларга бик рәхмәтле! Кыска вакыт эчендә театр дөньясының бары пәрдә читен ачып карарга гына өлгерсәм дә, үзем өчен зур тәҗрибә тупланган.
— Консерваториягә килгәч, кемдә белем алдың?
— Казан дәүләт консерваториясендәге укытучым Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина минем өчен мәртәбәле шәхес һәм затлы хатын-кыз үрнәге булып тора. Мин аңа бик сокланып карыйм. Матур итеп көлеп җибәрүләре дә үзе бер сәнгать бит! Тыныч, ипле, ачуланганын күргәнем булмады — безгә аның бер күз карашы җитә иде. Зилә ханым шул ук вакытта шат күңелле, шаяртырга ярата, аның белән эшләве җиңел, рәхәт. Консерваториядә бик күп олпат шәхесләрдән белем алу насыйп булды. Музыка училищесында,
консерваториядә алган белемнәремә нигезләнеп, бүгенге көндә төрле жанрларда (классика, ретро, эстрада) һәм чит телләрдә (татарча, русча, инглизчә, итальянча, французча) җырлар башкарам.
— Ә үзеңнең холкың нинди, Гөлназ?
— Мин бик романтик рухлы, йомшак, өй җанлы кеше, һәрвакыт якыннарымны кайгыртып яшим. Ләкин һич иркә түгелмен, кирәк чакта, гадәттән тыш хәлләрдә калганда холкымда барлык көчне туплап, мәсьәләне тиз чишә алу, максатчанлык сыйфатлары бар. Җырчы тормышы читтән караганда гына бик җиңел тоела. Ерак чакрымнарны узу, кайчак техник сәбәпләр аркасында килеп чыга торган четерекле очраклар физик яктан да, рухи яктан да чыдам булуны таләп итә, һәрбер ситуация чыныктыра. Минем өчен гаиләм беренче урында тора, шунысы яхшы, эшемдә сайлау мөмкинлегем бар — вакытымны күбрәк гаиләмә багышлау өчен озак вакытлы сәфәрләргә чыкмаска тырышам. Мин матурлыкка гашыйк, аны тудырырга да яратам, ландшафт һәм интерьер дизайны белән мавыгам. Бәлки, киләчәктә һөнәремне алыштырасым килсә, бу өлкәдә ныклап эшләрмен. Халкыбызның милли бизәкләренә мөкиббәнмен, киемнең дә, аксессуарларның да шундыйларын сайлыйм. Шушы үзенчәлекләргә мәхәббәтне балаларыбызга да кечкенәдән сеңдерергә тырышабыз, күптән түгел кызыбызга бик матур курчак бүләк иттек, ул милли киемнән, догалар укый, барыбыз да сокландык. Җәннәтнең ничек сөенгәнен күрсәгез!..Туу турында таныклыгыма Регина дип язылган булган. Әти-әниемнең
туганнары татар исемен кушуны теләгән. Шуны исәпкә алып, исемемне сызып, Гөлназга үзгәрткәннәр. Татар эстрадасына аяк баскан мәлдә сәхнә исеме турында уйланганда, иң беренче чиратта, Регина исеменә тукталдым. Үз исемемнең иҗекләрен алыштырып, Назгөл булырга теләк бар иде. Ләкин, ахыр чиктә, үз исемем белән калырга булдым.
— Кызыгызга үзенчәлекле исем кушкансыз. Аны сайлау тарихы ничегрәк булды?
— Кечкенәдән җырчы Джаннет Джексонның исемен ошаттым.
Кызым туса, шулай кушар идем дип күңелемә салып куйдым. Кызыбыз дөньяга килгәч, исемнәрне барлаганда, ул исемнең мөселманча варианты да барлыгын белгәч, бик сөендем! Халкыбызның борынгы исемнәреннән берсе икән ул.
— Матур клип төшергәнсең, андагы образыңны бик ошаттым.
— «Тәфтиләү» җырын башкару күптәнге теләгем. Видеоклипны Габдулла Тукайның туган көненә өлгертергә дип максат куйдым, «Мәйдан» телеканалына тәкъдим иттем. Авторы — Илнур Абдуллин, аның эше миңа бик ошады. Шулай ук анда кигән күлмәкләремнең дизайнеры Гүзәл Вәлишина белән иҗат итәбез, кием коллекцияләренә, идеяләренә бик сокландым. Аның
белән илһамланып, килешеп эшлибез. Гүзәл Яр Чаллы шәһәрендә яши, үз кибете бар, кәләшләр өчен искиткеч матур, үзенчәлекле никах күлмәкләре әзерли. Тиздән тагын бер җырыма клип төшерергә ниятлим.
Язманың ахырын "Сәхнә" журналының август саныннан укый аласыз.
Автор:Рәйсә Борһаниева
Фото: Гөлназ Гафурованың шәхси архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк