Əтнә районында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
24 июньдә Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр...
24 июньдә Əтнә районының Каенсар урманының Мәхәббәт аланында XI республикакүләм театрлар Сабан туе уздырылды. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашты. Сабан туе ТР Мәдәният министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Әтнә районы хакимияте тарафыннан оештырылды. Бәйрәмне күпсанлы тамашачылар, шулай ук Футбол буенча дөнья чемпионаты кунаклары да карады.
Сабан туен Əтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова ачып җибәрде.
Сабантуйның мөхтәрәм кунаклары арасында Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин дә бар иде. Ул бәйрәмдә катнашучыларга, тамашачыларга Мәскәү татарларыннан зур сәлам җиткерде. Равил Әхмәтшин Татарстан театр әһелләренә мөрәҗәгать итеп:
“Мәскәүлеләр сезне бик ярата. Аларның сезнең иҗатка булган кызыксынуы, ихтирамы елдан-ел арта. Чөнки театр – ул мәңгелек. Икътисадта авырлык туганда да, сугыш барганда да театр эшен туктатмый. Сезне Мәскәү каласында көтеп калабыз!”, – диде.
Театрлар Сабан туеның идея авторы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Фәнис Мөсәгыйтов Сабан туен оештыруга һәм уздыруга зур өлеш керткән Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимовка, аның командасына, барлык хөкемдарларга һәм ачык йөзле Әтнә халкына зур рәхмәтләрен белдерде.
Театр Сабан туенда Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова да катнашты. Ул һәр театр чатырына кереп, һәрберсе белән аралашырга мөмкинлек тапты.
Сабан туеның театральләштерелгән тамашасын быел да Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт театры күрсәтте. Соңрак бәйрәм традицион уен-ярышлар белән дәвам итте. Театр әһелләре йомырка куелган кашык кабып йөгерде, капчык киеп ярышты, чүлмәк ватты, аркан тартышты. Һәм, әлбәттә, Сабан туеның кульминацион ноктасы милли көрәш иде. Тинчуринлылар быел да сынатмады – Татарстанның атказанган артисты Алмаз Фәтхуллин 80 кг.га кадәрге авырлык категориясендә II урынны яулады.
Баш батыр булып исә Кариев театры артисты һәм музыканты Илдар Әхмәдуллин калды. Аңа, матур гадәт буенча, ТР Президенты бүләге – “Лада Веста” автомобиле ачкычы тапшырылды.
Мәгълүмат өчен. Республикакүләм театрлар Сабан туеның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, ТР Президенты ярдәме белән уздырыла башлый.
Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.
Әлеге бәйрәм Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.
Төрле елларда әлеге Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде.
К.Тинчурин исемендәге
Татар дәүләт драма һәм комедия
театры матбугат хезмәте
Фотолар: театрның матбугат үзәгеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк