Логотип
Театр

Үзгәрешләр һәрчак алга илтә!

Бүгенге заман артисты нинди булырга тиеш? Тамашачыда зәвык тәрбияләүче, яңалыктан курыкмыйча һәрвакыт камиллеккә омтылучы, Аллаһы Тәгалә насыйп иткән һөнәренең чын остасы! Татарстанның атказанган арти...

Бүгенге заман артисты нинди булырга тиеш? Тамашачыда зәвык тәрбияләүче, яңалыктан курыкмыйча һәрвакыт камиллеккә омтылучы, Аллаһы Тәгалә насыйп иткән һөнәренең чын остасы! Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов кебек. Татарстан, Россиядә генә түгел, дөньякүләм танылган көчле тенор иясе – «Сәхнә» журналының кунагы.

Айдар, Сез балачакта хокук белгече булырга теләгәнсез икән?…

– Әйе, чыннан да, укып бетергәндә хокук, икътисад юнәлеше буенча китмәкче идем. Әмма әни: «Улым, җыр сәнгатен сайла, без сиңа булышырбыз! Юристлар күп, җырчылар да бихисап, әмма синең җырчы булырлык сәләтең бар», – диде. Шулай итеп, 11 нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, 2005 елда Казанга килдем. Берүзем, бу шәһәрдә туганнарым да юк, бер әйбер дә белмим. Казан матур, Казан кайный, гөрли! Музыка көллиятенә укырга кердем. Шунда гына әни әйткән сүзләрнең дөреслегенә төшендем. Минемчә, бала үзенең нинди һөнәр иясе булачагын сизми. Миндә җыр сәнгатенең күңелемә якын һөнәр икәнлеген 15 яшьтә генә аңлый башладым. 2002 елда «Созвездие–Йолдызлык» фестивале белән таныштым. Хәзер инде 15 ел дәвамында алар белән эшлим. Төп эшем дә шуның белән бәйле. Әлеге фестивальнең Гран-при ияләрен Мәскәүгә ГИТИСка укырга чакыралар. Мин дә илебезнең данлыклы уку йортында белем чарлау бәхетенә ирештем, моның белән горурланам.

– Сез Татарстаныбызны данлыклы «Тюрквидение» фестивалендә яклап,төрки дөньяны шаккаттырган идегез! Ул чарага әйләнеп кайтыйк әле, нинди хисләр калдырды фестиваль? Яңадан чыгыш ясау теләге булмадымы?

– «Тюрквидение»дән соң андый уйлар бар иде. Бер-ике елдан, бәлки, Алинә Шәрипҗанова белән дуэт җырлап, Татарстанга җиңү алып кайтырбыз дигән уйлар белән дә яндык. Ул вакытта чыгыш ясаганда репетицияләргә күп көч түгәргә туры килде. Кабатлаулар иртәнге дүрткә кадәр була иде. Шулай да минем өчен бу яшьтә Татарстанны яклау бик зур җаваплылык булды. Әлбәттә, тәнкыйть утына да эләктем. Чөнки гел мактап, «афәрин» дип торсалар, үсеш булмый! Мактаганны яратмыйм.Тәнкыйтьне хөрмәт итәм, ләкин аның да дәлилле, урынлы булса гына.

«Үзгәреш җиле»ндә чыгыш ясавыгызны беләбез. Татар халык җырларын яңа сулышта җырлау ничек ул?

Минемчә, татар сәнгатенең дөнья буйлап таралырлык даны, куәте бар. Без, җырчылар, җыр дигән хәзинәне йөртүчеләр. Милли җәүһәрләребезне башка илләргә дә күрсәтергә тиеш дип саныйм. Әлбәттә, безнең баян, курай кебек милли уен коралларыбыз бар, аларны бернинди аранжировкалар да алыштыра алмас. Ләкин «Үзгәреш җиле» – ул яңа караш, яңа тавыш, яңа бирелеш. Ул нәкъ шундый булырга тиеш тә. Алга барырга кирәк, юкса сазлыкта батып калуыбыз мөмкин. Әмма монда да җырның үзгәрешен түгел, ә аның сыйфатын, бирелешен күрсәтү мөһим. «Зәңгәр томан» җырын тыңлап карагыз әле… Ишетәсезме, ничек «тәмле» язылган! Менә андый җырлар белән Мәскәүне дә, Ауропаны да яулап була.

–Гаҗәеп тенорлы, классик музыка пәһлеваны итеп кабул иткән җырчы Айдар Сөләймановны «Тапшырылмаган хатлар» фильмында тамашачы бөтенләй яңа яктан ачты… Вәли роле рухи яктан сезнең кеше идеме? Режиссура белән дә кызыксынасыз дип ишеттек.

Хәзерге артист күпъяклы булырга, камиллеккә омтылырга тиеш. Җырлау белән генә чикләнергә түгел. Артист – ул биюче дә, актёр да, хәтта спортсмен да! Мин ГИТИСта укыганда һәр дәресне «сеңдереп» барырга тырыштым. «Тапшырылмаган хатлар»га килгәндә, анда кастинг үттем. Кеше күп иде. Киңәш сорап, Мәскәүдәге остазыма шалтыраттым. Кинода уйнауның серен ачыкларга тырыштым. Ул исә, үзеңне гадәти тот, ничек бар, шулай уйна, диде. Безгә өч секунд эчендә үзеңне күрсәтү бурычы куелды. Иң мөһиме – ясалма уйнамаска. Вәли роле минем рухыма якын булып чыкты. Гадел Кутуйның әлеге әсәре мәктәптән үк таныш иде. Кастингка барганда янә бер төн эчендә укып чыктым.Вәлинең халәте миңа таныш: мин дә бит 17 яшьтә Казанга килдем, бер әйбер дә белмим, туганнарым юк. Вәлинең кино башында халәте шундыйрак: оялчан, читтә йөри кебек. Аннары барына да ияләшә ул. Сер итеп әйтәм, Мәскәүдә тагын бер кастингта булып кайттым. Режиссура бик кызыклы. Сирәк кеше генә режиссёр була ала. Иң мөһиме – тормыш тәҗрибәсе булу. Режиссёр – төпле, уйлары, фикерләве белән бер адым алда бара торган көчле шәхес. Әгәр әлеге һөнәр йөрәгемдә ныклап төпләнсә, мин аңа алына алам. Әгәр инде көчем җитмәвен аңласам, алынмавым яхшырак. Һәр эшне ахырга кадәр җиткерәм, мине шулай тәрбияләделәр.

Лилия Туктарова

Сәхнә, №2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк