1 гыйнвардан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 11280 сумга кадәр арта
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак. Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018...
Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күләме күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сум булачак.
Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшә һәм ул 11 мең 280 сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар-информ» Россия Президенты Владимир Путинның тиешле законны имзалаганын хәбәр иткән иде.
«Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы күтәрелү белән бәйле чыгымнар 2019 елда 5 млрд сумны тәшкил итә. Шул исәптән федераль дәүләт учреждениеләренеке — 1,4 млрд, икътисадның реаль секторындагы чыгымнар 13,7 млрд сум белән бәяләнә. Минималь хезмәт хакы күләменең артуы 3,7 млн хезмәткәргә кагыла», — диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Минималь хезмәт хакы күләме эшкә яраклы халыкның 2018 елның II кварталындагы яшәү минимумы күләменә тиңләшергә тиеш, диелгән 2017 ел ахырында кабул ителгән федераль законда.
Чыганак: tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк