1 июньгә Казанда 4 муниципаль пляж ачыла
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
1 июньнән Казанда су керү сезоны ачыла. Бу сезонда ял итү өчен 4 муниципаль пляж ачыла: “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Тирән күл”, “Комсомольское күле”. Моннан кала, 3 ял итү урыны оештырыла: Аккош һә...
1 июньнән Казанда су керү сезоны ачыла. Бу сезонда ял итү өчен 4 муниципаль пляж ачыла: “Локомотив”, “Түбән Заречье”, “Тирән күл”, “Комсомольское күле”. Моннан кала, 3 ял итү урыны оештырыла: Аккош һәм Зөбәрҗәт күлләре буйларында һәм Җиңү паркында. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов сөйләде.
Бүген плаяжларны су керү сезонына әзерләү эшләре дәвам итә. Чыгыш ясаучы сүзләре буенча, хәзерге вакытта пляжларда эшләү өчен 7 көймә, коткару корылмалары һәм медикаментлар әзерләнгән. Һәрбер муниципаль пляжда көн саен 4 коткаручы һәм бер медикның кизү торуы планлаштырылган. Алар су янында 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр торачак. Пляжларда барлыгы 60 коткаручы эшләячәк.
Узган ел нәтиҗәләре буенча, Казанда пляжларда бәхетсезлек очраклары саны буенча уңай статистика саклана. “Узган елда су керү сезонында муниципаль пляжларда бер кеше дә һәлак булмады. Коткаручыларның эшләре ярдәмендә 8 кеше, шул исәптән бер бала коткарылды һәм 149 ял итүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтелде”, - дип искәртте Ф.Тимурханов. Ул өстәгәнчә, 15 майдан 17 майга кадәр барлык пляжларда су төпләрен водолазлар тикшерде. Якын арада су һәм комның лаборатор анализларын алачаклар, мәгълүмат стендлары яңартылачак.
25 майга кадәр пляжларны әзерләү буенча чараларны тәмамларга планлаштырыла. Бүген территорияләр чүптән чистартылачак.
29 май көнне пляжларның һәм массалы ял итү урыннарының әзерлек дәрәҗәсе Башкарма комитет комиссиясе тарафыннан тикшереләчәк.
Казан Мэр Илсур Метшин Казан коткаручылары эшен билгеләп үтте һәм су керү сезонына кадәр калган эшләрне тәмамларга кушты. “Казан пляжларында уңай статистика беренче ел гына сакланмый: Аллага шөкер, батып үлүчеләр юк, унлаган кеше коткарылды. Кызганычка каршы, бәхетсезлек очраклары бар, ләкин алар, нигездә, санкцияләнмәгән ял итү урыннарында һәм “исерек баштан”. Бу очракта кешегә аңлатып карарга гына була”, - диде И.Метшин һәм шәһәрлеләрне җәйге сезонга әзерләнгән һәм тикшерелгән муниципаль пляжларда гына ял итәргә чакырды.
Ул билгеләп үткәнчә, пляж инфраструктурасын футбол буенча дөнья чемпионатына кадәр иң югары дәрәҗәдә әзерләргә кирәк. “Җанатарлар фестивале янында урнашкан муниципаль пляжларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Кунаклар күп булачак, җәйге эсседә су керергә теләүчеләр дә булыр. Өстәмә куркынычсызлык чараларын күрергә һәм инфраструктураны тиешле дәрәҗәдә әзерләвегезне сорыйм”, - дип тәмамлады И.Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк