Хәбәрләр
2. Чит илләрдәге банкларда акчасы булганнарның капиталына амнистия керә.
1 июньнән нинди үзгәрешләр көтелә?
Быелгы җәйдән сәяхәт итәргә яратучыларны бәхет баса - алар телефон өчен азрак түләячәк. Әмма машиналарын бизәргә яратучылар өчен кыенгарак туры киләчәк. Шулай ук чит илдән тәмәке кертеп, шул бизнес бе...
Быелгы җәйдән сәяхәт итәргә яратучыларны бәхет баса - алар телефон өчен азрак түләячәк. Әмма машиналарын бизәргә яратучылар өчен кыенгарак туры киләчәк. Шулай ук чит илдән тәмәке кертеп, шул бизнес белән шөгыльләнергә уйлаган булсагыз, бу ниятегездән кире кайтырга киңәш итәр идек.
1. 1 июньнән кәрәзле телефон операторлары челтәр эчендәге роумингны юкка чыгарырга тиеш. Ягъни, өегездә булсагыз да, Мәскәүгә, Камчаткага, Кавказга барсагыз, шалтыраткан өчен сумма үзгәрми.
2. Чит илләрдәге банкларда акчасы булганнарның капиталына амнистия керә.
3. ОСАГОга бәйле бәхәсләрне финанс омбудсмены ярдәмендә хәл итеп була. Кешеләр өчен бу бушлай, мөрәҗәгатьне электрон формада да, язып та биреп була. Мөрәҗәгать 15 көн эчендә карала.
4. Автотюнинг ясатырга теләүче кеше башта лабораториядә техник экспертиза ясатырга, аннары ГИБДДдан рөхсәт алырга тиеш.
5. 1 июньнән ир белән хатын милекләрен балаларына калдыру өчен уртак васыятьнамә яза ала.
6. Чит илдән тәмәке керткән оешмаларга акциз арта.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
17 декабрь «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы финалы узды!
-
Түбән Кама театрына 35!
-
Түбән Кама театры турында дусларча әңгәмә
-
Таныйсызмы?
-
Театраль гаиләләр!
-
Әлфия Авзалова мирасының кайтавазы әле дә яңгырый!
-
«Беренче коймак төерле була» (Г. Камал театрында режиссёр Әскәр Галимовның беренче адымнары)
-
«Сәхнә» декабрь!
Комментарий юк