Логотип
Хәбәрләр

117 ир-ат белән очрашып, 18+ өчен китап язган татар кызы Радмила Хакова «свидание»гә йөрү серләрен ачты

«Свидание»гә барганда бизәнергә кирәкме? – Әлбәттә, бар! Мин бит 117 очрашуга бардым (көлә). Әллә кем булып күренергә тырышмагыз, чөнки сезнең үзегездән башка беркемегез дә юк. Иртәме-соңмы сезнең ни...

«Свидание»гә барганда бизәнергә кирәкме?

– Әлбәттә, бар! Мин бит 117 очрашуга бардым (көлә). Әллә кем булып күренергә тырышмагыз, чөнки сезнең үзегездән башка беркемегез дә юк. Иртәме-соңмы сезнең нинди икәнлегегезне барыбер беләчәкләр. Үзегезнең һәм башка кешенең вакытын әрәмгә генә уздырачаксыз. Бу – мәгънәсез һәм ахмакларча. Мин, мәсәлән, беренче чиратта, егеткә ошарга теләдем – матур итеп киенә, бизәнә идем. Кулымда бер рюкзак кына булды – дөнья буйлап дүрт комплект кием белән йөреп чыктым. Һәр илгә килгән саен бер дус кызым очрый иде, һәркайсы миңа матур күлмәген бирде. Гади тормышта мин матур итеп күлмәкләр киеп йөрмим, бизәнмим, чәчләремне ясамыйм, үкчәле аяк киемнәре кимим. Шуңа күрә мин үземне кыенрак хис иттем. Әйе, бу алым миңа ярдәм итте. Тик гадәти тормышта төшке ашка каһвә эчәргә барганда сез бизәнеп-төзәнеп бармыйсыз бит? Һәм иң кызык вакыйгалар дуслар арасында була – кеше бер-берсен табигый халәттә күрә. Синең матур итеп бизәнгәнеңә, күлмәгеңне идеаль үтүкләгәнеңә түгел, ә кешегә гашыйк булалар. Мондый «фантик»ларның булуы мәҗбүри түгел.

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк