15 яшьтә Казанга берүзем киттем дә бардым...
Олег Фазылҗанова белән әңгәмәдән өзек.
Кеше күңеле тирән дәрья кебек. Аны күпме чишәргә тырышсаң да, төбенә җитеп булмый. Моның өчен ул үткән юлны үтәргә, ул атлаган эзләр буенча барырга кирәк.
Әниемнең миңа бер тапкыр да кул күтәргәне булмады. Ул елый башласа, минем өчен кыйнаудан да болайрак иде. Холкым әтинеке кебек – кызу канлы мин. Ачуымны чыгарсалар, биш минутта тетмәсен тетеп атам, биш минуттан соң ул кызулыктан берни дә калмый. Әни шуны баса белде. Тыңламасам, үзе әрләде, ләкин миңа берәр кеше начар сүз әйтсә, ул бөтен ана хисен чыгарып яклый иде. Бер хыялыма да каршы килмәде. Театр училищесына укырга керәм дигәч, бик күп туганнарыбыз әнине «кирәкмәгәнрәк җиргә укырга кертәсең» дип кире үгетләде. Элек бит артистны күтәреп йөртсәләр дә, даны ул кадәр үк түгел иде. Абый да, 10 сыйныфка кадәр укысаң, матай алып бирәм, дип үгетләде. Мин, аяк терәп: «Казанга китәм», – дидем. 1983-1984 елларда шәһәргә агым көчле иде бит. Минем дә теләгем – «лишь бы авылда калмаска!» Ул вакытта тракторда эшләгән бер туганыбыз: «Бөтенебезгә дә авылда майга батып йөрергә димәгән бит!» – дип, әнигә мине җибәрергә кушты. Алар мине кире кайтыр, куркыр дип уйлаганнардыр. Ә мин 15 яшемдә, кулыма күршеләрнең бер туганының адресы язылган кәгазь кисәге тоткан килеш, берүзем Казанга киттем дә бардым...
Тулырак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк