Логотип
Хәбәрләр

2 июнь «Чулпан» мәдәни үзәгендә 16 команда «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналында көч сынашачак

2 июнь 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының 2025 ел сезонының чирекфинал уены узачак.

2025 ел сезоны март аенда Зур фестивальдә сезонга 10 команда уза. Алардан тыш, «Алга» лигасының зона этаплары җиңүчеләре, шулай ук Казан яшьләре лигасыннан бер команда да кушыла. Шул рәвешле, чирекфиналда барлыгы 16 команда ярыша.

Бер көндә ике съёмка узачак. Беренче съёмка 18:00 башланып, анда «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Крәшеннәр» җыелма командасы,  «Апасныйлар» (Апас районы), «Ничек бар, шулай» (Саба районы),  «Дөбер-шатр» (Сарман районы)  командалары көч сынашачак.

Икенче съёмка 19.30 башлана һәм биредә «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Белем сакчылары» (Нурлат районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Казан яшьләр лигасы»ның җиңүчесе булачак.

Уенчыларга Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручы Лэйна һәм җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы,  лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәя бирәчәк.

Оештыручылар:

  • Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы комиссия
  • Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы
  •  «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021