2017 елда Роскомнадзор гаммәви мәгълүмат чараларына 353 мең сум штраф салган
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Диана Авакян). 2017 елда Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсе Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларына 353 мең сум күләмендә штраф салган, дип хәбәр иттеләр «Татар-ин...
(Казан, 1 март, «Татар-информ», Диана Авакян). 2017 елда Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсе Татарстан гаммәви мәгълүмат чараларына 353 мең сум күләмендә штраф салган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына әлеге ведомстводан.
Гаммәви мәгълүмат чаралары һәм телерадиотапшырулар өлкәсендә күзәтчелек эшчәнлеге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстан буенча Роскомнадзор идарәсе 2017 елда закон таләпләрен бозуның 371 очрагын ачыклаган. Идарә хокук бозуларны бетерү турында 190 хат юллаган, административ хокук бозулар хакында 135 беркетмә төзегән, алар буенча 353 мең сум күләмендә 48 штраф салынган, 40 кисәтү ясалган.
Аеруча еш очрый торган хокук бозулар арасында газета-журналлар чыгуга караган мәгълүматларны дөрес яки тулысынча күрсәтмәү, мәҗбүри нөсхәләрне аларны алучыларга җибәрү срогын бозу яки бөтенләй җибәрмәүне әйтеп үтәргә мөмкин. Теле- һәм радиоканаллар лицензиядә күрсәтелгән концепцияне үтәмәгән очраклар да бар, дип искәртәләр ведомствода.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
Комментарий юк