2018 елда Казанда 2 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы капиталь төзекләндереләчәк
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
2017 елда Казанда 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Тотылган акчаларның суммасы 668 млн сум тәшкил итә, шуларның 42 млн сумы – шәһәр бюджетыннан, дип хәбәр итте бүген Татарстан...
2017 елда Казанда 13 мәктәп һәм 9 балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде. Тотылган акчаларның суммасы 668 млн сум тәшкил итә, шуларның 42 млн сумы – шәһәр бюджетыннан, дип хәбәр итте бүген Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшинга Мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнар Һидиятов.
Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елда Казанда 2 мәктәп һәм 19 балалар бакчасы 596 млн сумга капиталь төзекләндереләчәк.
Моннан кала, шәһәрнең мәгариф учреждениеләрендә Россия Хакимияте тарафыннан кертелгән “Заманча цифрлы мәгариф мохите” өстенлекле проектын гамәлгә ашыру өчен нигез салынган.
“Казаның барлык мәктәпләрен дә “цифрлы” дияргә мөмкин. Мәктәпләрдә биш укучыга бер компьютер туры килә, кабинетларның 84 проценты интерактив һәм мультимедияле җайланмалар белән җиһазландырылган”, - диде чыгыш ясаучы.
Моннан кала, шәһәр мәктәпләре ведомствоара электрон документлар әйләнеше системасына тоташтырылган. Бу эшне бердәм мәгълүмати яссылыкта башкарырга ярдәм итә. “Видеоконференцэлемтә” шәһәр проекты да әһәмияткә ия. Узган елда мәктәпләр арасында әлеге режимда 43 уртак чара үткәрелде, диде И.Һидиятов.
2017 елда кертелгән яңалыкларның берсе булып идарә итүнең авария-диспетчерлык хезмәтен кертү тора. Хисап периодында хезмәт тарафыннан “Ачык Казан” системасы аша килгән 4,5 меңнән артык гариза каралган.
Аерым алганда, узган елда иске металл контейнерларны евро-контейнерларга алыштыру проекты гамәлгә ашырылган, авария хәлендәге агачлар киселгән, 14 велопарк оештырылган. Моннан кала, барлык учреждениеләр җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы белән тәэмин ителгән. “Әлеге сорауларны хәл итү 2018 елда да дәвам итәчәк”, - дип ышандырды И.Һидиятов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
23 мая 2025 - 18:25
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
Комментарий юк