2019 ел Россиядә Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россиядә киләсе 2019 ел Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Татарстанның авыл...
(Казан, 20 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россиядә киләсе 2019 ел Авыл елы дип игълан ителергә мөмкин. Бу идеяне Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко тәкъдим иткән. Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бу тәкъдимне шатланып кабул итте. Бу хакта ул Арчада узган "Авыл хатын-кызы игътибар үзәгендә" темасына күчмә утырышта белдерде.
"Ничек инде шатланмаска? Әгәр дә бу теләк дәүләт ярдәмнәре белән ныгытылса, тагын да яхшы булыр иде. Бу авылдагы проблемаларны чишәргә ярдәм итәр иде", - диде министр.
Матвиенко идеясен "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар оешмасы да хуплады.
"Чыннан да, авыллар 2019 елны дәүләт югарылыгында Авыл елы дип билгеләргә лаеклы", - диде Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт" оешмасы җитәкчесе Татьяна Ларионова.
Аның сүзләренчә, әлеге идеяне тормышка ашыру авыл җирендә сизелерлек җанлану алып килә алыр иде.
Татьяна Ларионова шулай ук 2019 елны Авыл елы дип игълан итү турындагы мөрәҗәгатьне Федерация Советына җиткерәсен дә әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Голоса Казани - Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк